Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Чистай районы кайда урнашкан, халык саны, район башлыгы

Чистай районы кайда урнашкан, халык саны, район башлыгы

Чистай — Чулман буендагы борынгы шәһәр.

Чистай муниципаль районы үзәге Чулман елгасының (Куйбышев сусаклагычы) сул ярында урнашкан, ул Татарстанның географик үзәге.

XIX гасыр ахырында Чистай ашлык сату буенча эре үзәк булган. 1917 елга кадәр Казан губернасының әһәмияте буенча (Казаннан кала) икенче шәһәре.

Бөек Ватан сугышы елларында Чистай Совет язучылары берлеге өчен сыену урыны була, алар арасында Борис Пастернак, Леонид Леонов та булган.

1952 елдан 1953 елга кадәр РСФСР автономияле республикаларының территориаль-административ составын өлкәгә үзгәртеп кору буенча эксперимент кысаларында Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясе үзәк комитетының 1952 елның 19 һәм 24 апрелендә кабул ителгән «ТАССР составында өлкәләр төзү турында»гы карарлары нигезендә Чистай өлкәсе оештырыла, ә аннары юкка чыгарыла, Чистай шәһәре өлкә үзәге була.

Чистай муниципаль районында 2019 елның 1 гыйнварына — 76,4 мең кеше, шул исәптән «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлегендә 59,8 мең кеше яши. Алар арасында шәһәрдә руслар — 37,5 мең кеше (62,0%), татарлар — 19,7 мең кеше (33%), башка милләт вәкилләре — 2,6 мең кеше (4,7%), районда руслар — 5,5 мең кеше (34,5%), татарлар — 10,0 мең кеше (58,2%), башка милләт вәкилләре — 1,0 мең кеше (7,3%).

2010 елда Чистай федераль әһәмияттәге тарихи җирлекләр реестрына кертелә. Ул Кама аръягындагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Биредә 144 мәдәни мирас объекты бар. Шәһәр читендә — Х гасырга караган борынгы Болгарның археологик һәйкәле — Җүкәтау шәһәрчеге урнашкан. Чистай районы территориясендә 250дән артык археологик һәйкәл бар.

Чистай районында авыл хуҗалыгы алга киткән. 2017 елда административ үзәк алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусын алды.

Чистай районы башлыгы — Дмитрий Алексеевич Иванов.