Чистай районында туризм
Чистайда кая барырга мөмкин? Шундый сорау туа икән, үзең өчен кызыклы урыннар турында укы һәм билгеләп куй.
Чистай еш кына үзендә туристлар кабул итә. Аеруча аларны шәһәрдә җәен еш күрергә мөмкин. Ни дисәң дә, җәй күңелле яллар, онытылмас тәэсирләр өчен менә дигән вакыт!
Чистай туристларга һәм җирле кешеләргә ял итү өчен нәрсәләр тәкъдим итүе турында безгә туризмны үстерү бүлегендә сөйләделәр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге бүлек яңа маршрутлар һәм урыннар булдыру, булганнарын үстерү буенча актив эш алып бара.
— 2023 елда «Квест-экскурсияләр» эшкә кертелде, ул укучылар һәм студентлар арасында зур популярлык казанды. Аларның күбесендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында катнашырга мөмкин. Шундый экскурсияләрне планлаштырган вакытта Чистай тарихы турында танып-белү викториналары үткәрүгә басым ясадык.
— Безнең шәһәрдә туризмның нинди юнәлешләре бар?
— Чистай — уникаль шәһәр. Бездә туризмның төрле юнәлешләре бар, алар җирле кешеләр һәм шулай ук кунаклар арасында да популярлык белән файдаланыла.
Танып-белү туризмы
Ул үз эченә шәһәр музейларында, тарихи урыннарда булуны ала. Бу юнәлешкә шулай ук яңа урыннар: Ислам үзәге, музей экспозицияләрендә, 19 гасырның милли татар хатын-кыз киемнәрен һәм бизәнү әйберләрен карау, картина галереяларында булу, төрле мастер-классаларда һәм мавыктыргыч квестларда булу мөмкинлеге биргән «Камалия» ял итү-үсеш үзәге дә керә.
Авыл хуҗалыгы туризмы
Бу юнәлеш чагыштырмача яңа, әмма үзен яхшы яктан күрсәтеп тә өлгерде инде. Узган елның маенда Чистай районында зоопарк белән ферма ачылды, анда экзотик хайваннар да бар. Узган елның маеннан декабренә кадәр ул 5000 туристны кабул иткән.
Кышын фермада интерактив сәхнәләштерелгән программа күрсәтелде.
Сәнәгать туризмы
Соңгы вакытта бу юнәлеш зур популярлык яулады. Ул безнең шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә, «Чистай» индустриаль парк мәйданчыгында булуны, технологик процесс буенча яңа җитештерү предприятиеләренең эше белән танышуны күз уңында тота. Ул киләчәктә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булачак дип саныйбыз.
Хаҗ кылу туризмы
Чистай Епархиясе белән берлектә былтыр маршрут булдырылды һәм федераль мәйданчыкка куелды. Ул чиркәүләрдә, иң элек безнең шәһәрнең энҗе бөртеге — Никольск кафедраль соборында булуны күз уңында тота.
Экологик туризм
Чистай табигатьнең иң матур урынында урнашкан: Чулман елгасы, болыннар һәм төрле хайваннарга, агачларга бай куе урманнар. Болар барысы да актив ял итүчеләрне үзенә җәлеп итә. Чистайлылар һәм килгән кунаклар 2 километрга сузылган «Дубовая Грива» экологик сукмагын үтүне үз эченә алган «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы буенча экологик маршруттан файдаланалар. Шулай ук Прость елгасы буенча яшел тукталышлар, төшке аш һәм уеннар белән 10 километрга кадәр сузылган юлны катамараннарда үтү планлаштырылган. Табигать хозурлыгындагы бу туризм иң популяр төрләрнең берсе булуын билгеләп үтәсе килә.
— Ял итү базалары белән эш ничегрәк тора? Алар Чистайда ничәү һәм нинди форматта эшлиләр?
— Бүгенге көндә Чистай районы территориясендә 4 ял итү базасы эшли. Шуларның берсе Рус Сарсазыннан ерак түгел, елга буенда урнашкан. Әлеге базада бер үк вакытта 32 кеше ял итә ала. Узган ел 1000гә якын турист анда кунак булдылар.
Чулман елгасы буенда Березовка авылында кунак йорты һәм экологик яктан чиста азык-төлек белән эко-туристик комплекс эшли. Узган ел әлеге комплекс РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы конкурсында авыл туризмын үстерү проекты белән 8 миллион сумга җиңүче булды. Ул агымдагы елда тормышка ашырылачак.
Александровка авылында шулай ук күп кеше сыйдыра торган барлык уңайлыклары булган ял итү базасы бар.
Узган елның декабрендә Байтирәк авылы янында глэмпинг ачылды. Әлеге искиткеч матур урында, табигатьнең тыныч почмагында уңайлы шартлар белән кунак йортлары урнашкан.
— Җәен ял итүчеләрне пляжлар һәрвакыт үзләренә җәлеп итә. Хәзер анда төзекләндерү эшләре бара…
— Әйе, бу шулай. Туризм бүлеге шәһәр эшмәкәрләрен «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектына катнашуга этәрү буенча эшләр башкарды. Шуның нәтиҗәсендә пляжларны төзекләндерү һәм туристларны
урнаштыру объектларына җиһазлар алуга туризм буенча ТР Дәүләт комитеты конкурсы нәтиҗәсендә «ГрейтСтрой» Чистай компаниясе җиңүче булды һәм төзекләндерү буенча эшләргә билгеле акчалар алды.
Тулаем алганда, шәхси эшмәкәрләр белән Чистай районында мөмкин булганча туристларны җәлеп итү урыннары булдыру буенча эш һәм туризм үсешенә юнәлдерелгән субсидияләрдә һәм грантларда катнашу өчен мәгълүмат бирү быел да дәвам итәчәк