
Чистай. Тарих һәм фактлар
Чистай тарихы кешеләрдә төрле хисләр, уй-кичерешләр уята. Чулман буенда урнашкан шәһәр турында җирнең төрле почмакларында да беләләр. Берәүләр өчен ул ял итү урыны булса, икенче берәүләрнең туган-үскән, әти-әниләре, балалары, оныклары, туганнары, дуслары яшәгән урын.
Ел саен без Чистайда төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән кунакларны каршы алабыз. Чөнки шәһәребезнең тарихы гадәти кешеләрне генә түгел, туган якны өйрәнүчеләрне дә, һәвәс сәяхәтчеләрне дә, эзләнүчеләрне дә кызыксындыра.
Сезнең игътибарга — Чистай шәһәренең виртуаль музее
Шәһәргә исем биргән «Чиста кыр» төшенчәсе бу якларда очраклы гына барлыкка килмәгән. Археологлар биредә борынгы болгарләр яшәгән урыннарны табалар, ә еш кына Чиста Кыр дип аталган Архангельск Бистәсе язма чыганакларда 17-18 гасыр азакларында искә алына.
Чиста Кыр авылына (Архангельск бистәсе) 18 гасырда Россиянең үзәк өлкәләреннән качкын крестьяннар тарафыннан нигез салына. Ул 1781 елда Казан наместниклыгының Чистай өязе үзәге була (1796 елдан — Казан губернасы), соңрак Чистай шәһәре булып формалаша. 1866 елдагы Казан губернасы шәһәрләре исемлегендә Чистай да бар (Чиста Кыр). 20 гасырда Чистай ахыргача беркетелә. 1856 елда Казан губернасының Чистай өяз шәһәрендә 3 чиркәү, 1116 йорт, 88 кибет исәпләнә. 19 гасыр азагында Чистай — ашлык белән сәүдә итүче эре үзәк. 1832 елда шәһәрнең он тарттыручы тегермәненә парлы двигатель куела. 1845 елда сәүдәгәр Кекинның киҗе-мамык фабрикасы, ә 1883 елда Поляковның чуен кою заводы, 1884 елда Казан сәүдәгәрләре Субаев һәм Рәхмәтуллинның Сәүдә үзәгенең нефть эшкәртү заводы, инженер Правоторовның чуен-бакыр кою заводы ачыла.
1917 елда — Чистай әһәмияте буенча Казан губернасының икенче шәһәре (Казаннан соң).
19 гасыр азагында Чистай ашлык белән сәүдә итүнең эре үзәгенә әверелә. 1917 елга кадәр ул Казан губернасының зурлыгы буенча икенче шәһәре (Казаннан соң) була.
Бөек Ватан сугышы елларында Чистай Борис Пастернак, Леонид Леонов һәм башка танылган кешеләр кергән Совет язучылары берлеге өчен приютка әверелә.
Чистай районы гербы
Чистай гербы районның табигый, икътисади һәм тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра.
Чистай муниципаль районы гербы нигезенә 1781 елның 18 октябрендә расланган Казан губернасы Чистай өяз шәһәренең тарихи гербы алына.
Чистай шәһәренең район үзәге 1781 елда 18 гасырда нигез салынган Чиста Кыр авылы (Архангельск бистәсе) Казан наместниклыгының өяз шәһәре статусын алганнан соң үз исемен ала (1796 елдан –губернаныкы). Район гербының үзәк фигурасы икмәк белән сәүдә иткәндә Чистайның гомумдәүләт әһәмияте белән бәйле булган тарихи мирасын чагылдыра. Ике башлы бөркет рәвешендә тамга ашлык тапшыруның дәүләт күләмендә әһәмиятен, гаделлекне һәм тугрылыкны символлаштыра. Алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм интеллект символы.
Гербның төсләр гаммасы «Чиста болыннар» дәүләт табигый комплекслы тыюлыгы урнашкан районның уникаль, табигый байлыкларын символлаштыра.
Гербнын яшел өлеше (фигуралардан азат, «чиста») символик яктан районның исемен гәүдәләндерә — Чистай. Яшел төс — яз, сәламәтлек, табигать, уңдырышлылык символы ул.
Вак елгалар көмеш билбау белән тасвирлана, әлеге төс ачыклыкны, килешүчәнлекне, эчкерсезлекне гәүдәләндерә. Районның иң төп табигый байлыкларыннан берсе — Чулман елгасы гербта аксыл-зәңгәр төс белән тасвирланган.
Аксыл-зәңгәр төс — югары максатлар, намуслылык, дан, тугрылык, үлемсезлек символы.
Бүгенге Чистай
Безнең шәһәр алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) статусы ярдәмендә инвестицияләрне үзенә күбрәк җәлеп итә. Берничә предприятиенең ТОСЭР резиденты статусы бар, аларның күбесе җитештерү белән шөгыльләнә башлады инде.
Йортлар, балалар бакчалары, юллар ремонтлана. Карл Маркс урамындагы бульвар төзекләндерелде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков ярдәме белән Скарятин бакчасында төп визит карточкаларының берсе булган төрле төстәге музыкаль фонтан барлыкка килде. Күпләр өчен ул гаилә белән ял итү өчен яраткан урынга әверелде. Биредә чистайлылар һәм шәһәребез кунаклары бик теләп ял итә.
Кичләрен паркта чын-чынлап тамаша башлана. Су агышы, классик музыкаль тавышларның ут һәм төсләрнең экзотик уены белән кушылуы берәүне дә битараф калдырмый. Фонтан тирәсенә әлеге күренеш белән хозурланырга килүчеләр бихисап.
Чистайның казанышларына спортчылар да үз өлешләрен кертә. Аларның максатчан, җаваплы булулары, әхлакый һәм физик ныклыгы ярдәмендә шәһәребезнең исеме төрле дәрәҗәле ярышларда еш яңгырый.
Чистай зур шәһәр булмаса да, халкы бердәмлеге, тырышлыгы белән сокландырып тора, киләчәктә дә шушы сыйфатларын югалтмасыннар иде. Безнең тырышлыклар, омтылышлар, көч-куәтебез, өмет-ышанычларыбыз яраткан шәһәребезгә үсәргә һәм чәчәк атарга ярдәм итсеннәр!