Чистайдагы истәлекле урыннар: музейлар, чиркәүләр, мәчетләр
Татарстанда урнашкан кечкенә шәһәр турында сөйлибез. Биредә матур урамнар, тарихи биналар һәм һәйкәлләр күп. Чистайның истәлекле урыннары туристларда аерым тәэсирләр уята. Ел саен бирегә Россиянең төрле почмакларыннан меңләгән кеше килә. Чистайга гашыйк булу өчен кая барырга?
-
Шәһәр тарихы музее
Тасвирлама: Шәһәр тарихы музеена барып, шәһәр һәм җирлек тарихын белергә, үзең өчен үткән заман битләрен ачарга һәм Чистай мәдәнияте белән сугарылган матур урында булырга мөмкин.
Адресы: Чистай, К. Маркс ур., 8
-
Борис Пастернакның мемориаль музее
Тасвирлама: Борис Пастернакның мемориаль музее 1941 елның октябреннән 1943 елның июнь аена кадәр эвакуациядә Борис Пастернак яшәгән йортта урнашкан. Ул 1990 елда оештырылган.
Адресы: Чистай, Ленин ур., 81
-
«Нур» мәчете
Тасвирлама: Чистайда беренче мәчет 1859 елда Нократ губернасы Малмыж өязе Югары Сосна авылы сәүдәгәре Хәсән Муса улы Якупов акчасына төзелгән.
Адресы: Чистай, Вахитов ур., 39
-
Изге Никольский кафедраль соборы
Тасвирлама: Изге Никольский кафедраль соборы – Чистайның төп бизәге. Чулман ярында калкып, ул үзенең бөеклеге һәм матурлыгы белән ерактан ук таң калдыра.
Адресы: Чистай, К. Маркс ур., 2
-
Сәүдәгәр Мельников йорты
Тасвирлама: Чистай шәһәренең истәлекле архитектура урыннары исәбенә хаклы рәвештә җирле сәүдәгәр Мельниковның борынгы йорты да керә. Шәһәрдәге барлык туристлык маршрутлары һәрвакыт модерн стилендәге бу бинага китерә.
Адресы: Чистай, К. Маркс ур., 31
-
Гаяз Исхакый музее
Тасвирлама: Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музее Яуширмә авылында 1993 елда ачылган. Башта ул клуб бинасында урнашкан була, 1999 елдан сәүдәгәр Сәйфетдин йортында (республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты) урнаша.
Адресы: Чистай районы, Яуширмә авылы, Клубная ур., 10
Безнең зур булмаган, әмма уңайлы һәм матур шәһәребез чәчәк аткан бакчалары, күңелгә ятышлы урамнары белән Татарстанның географик үзәгендә урнашкан. Шәһәргә үзенчәлекле төсмерне һәм уникальлекне аның тарихи үзәге бирә. Классицизм, эклектика, модерн стилендәге сәүдәгәрләр йортлары, җәмәгать биналары – торак, гражданлык, культ һәм сәүдә-сәнәгать архитектура һәйкәлләре XIX гасыр башыннан үзгәрешсез диярлек сакланып калган.
Чистай – Татарстанның мөһим тарихи-мәдәни мирас үзәкләренең берсе, ул Россиянең 40 кече һәм урта тарихи җирлеге исемлегенә керә. Биредә 144 мәдәни мирас объекты һәм 250дән артык археологик һәйкәл бар. Бу бай мирасны саклап калу өчен федераль әһәмияттәге Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы оештырылды.
Чистайның истәлекле урыннары
Чистайда мемориаль әһәмияткә ия биналар күп. Бөек Ватан сугышы елларында бирегә 200дән артык Россия язучысы, мәдәният эшлеклеләре һәм аларның гаиләләре эвакуацияләнгән. Алар арасында Долматовский, Федин, Фадеев, Леонов, Тренев, Боков, Асеев, Твардовский һәм башкалар бар. 1941 елда Чистайда Совет язучылары берлеге бүлеге эшли. Ул шәһәр үзәгендәге тарихи биналарның берсендә урнашкан. Хәзерге вакытта биредә «Укытучы йорты» әдәби-мемориаль музей урнашкан.
Сугыш елларында Чулман буендагы шәһәрдә Борис Пастернак та эвакуациядә була. Нобель премиясе лауреаты яшәгән йортта аның мемориаль музее булдырылган. Ә Скарятин бакчасында 2015 елда Борис Пастернакка һәйкәл ачылган. Сүз уңаеннан, әлеге үзәк парк шәһәрнең XIX гасырдан бирле яхшы сакланган тагын бер истәлекле урыны.
Чыннан да уникаль архитектура мирасы объектлары булып Чистайның йөзек кашы дип аталган Никольский соборы һәм беркайчан да эшләвеннән туктамаган «Нур» мәчете тора. Бу гыйбадәтханәләр XIX гасыр башында сәүдәгәрләр акчасына төзелгән.
Шәһәр тарихы битләрендә аның атаклы кешеләре аерым урын алып тора. Химик Александр Бутлеров, тарихчы һәм сәнгать белгече Николай Лихачев, легендар авиатор Николай Костин, талантлы композитор София Гобәйдуллина, язучы Гаяз Исхакый һәм башкалар.
Чистайның үткәне искиткеч, ул бүген дә шулай ук матур. Чулман буендагы шәһәрнең кунакларга күрсәтерлек урыннары шактый. Бу уникаль архитектура мирасы гына түгел, ә гаҗәеп матур табигать: елга киңлекләре, күлләр, болыннар, урманнар – болар барысы да елның теләсә кайсы вакытында үзенә җәлеп итә.