Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Зур медицина советында Чистай үзәк район дәваханәсенең 2024 елгы эшенә йомгак ясалды

...

Медицина хезмәткәрләренең гадәткә кергән очрашуы район хакимиятенең конференц-залында узды. Медицина советы ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Республика клиник дәваханәсе баш табибы урынбасары Илья Гаврилов катнашында узды. Утырышка үзәк район дәваханәсенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чакырылды.
Чистай үзәк район дәваханәсе эшчәнлеге йомгаклары буенча төп доклад белән баш табиб Илдар Хәнифов чыгыш ясады.
Ул утырышта катнашучыларны төп демографик күрсәткечләр белән җентекләп таныштырды, үзәк район дәваханәсе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренә бәя бирде, хисап чорында башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм билгеләнгән планнар турында сөйләде.
— 2024 елда Чистай бала тудыру йортында 612 хатын-кыз бала тапкан, 622 сабый дөньяга килгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ике ел дәвамында үлем күрсәткече тотрыклы, бер дәрәҗәдә тора һәм элеккечә «ковидка кадәрге», 2019 ел күрсәткеченнән түбәнрәк, — дип билгеләп үтте Илдар Фәрит улы.
Баш табиб сүзләренә караганда, узган ел, 2023 ел белән чагыштырганда, кан әйләнеше системасы авыруларыннан, шул исәптән йөрәк ишемиясе, сулыш органнары авыруларыннан, өйдә үлүчеләр саны кимегән.
Баш табиб үзенең докладында тәүлек буе эшли торган стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтүгә аерым тукталды.
— Халыкка ярдәм күп профильле стационар, 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе, бала тудыру йорты базасында күрсәтелә. Барлыгы 13 287 пациент дәваланган, шуларның 3 489ы чит шәһәрләрдән, ягъни якынча һәр 4нче пациент эшли торган районара үзәкләргә: баш миендә кан әйләнеше бозылган авырулар өчен беренчел кан тамырлары, 2нче дәрәҗәдәге травматология үзәкләренә, перинаталь үзәккә, хроник йөрәк җитешсезлеге үзәгенә, шулай ук хирургия профиленә керә, — дип сөйләде Илдар Хәнифов.
Баш табиб сүзләренә караганда, барлык пациентларның 80 проценты амбулатор-поликлиника ярдәме ала. 35 өлкәннәр һәм 16 балалар участогы эшли, аларга 64 603 кеше беркетелгән.
Чистай үзәк район дәваханәсе халык арасында профилактик эшнең төп өстенлекле юнәлешләрен үстерү буенча нәтиҗәле эш алып бара — бу диспансерлаштыру, вакцинацияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында халыкка мәгълүмат бирү.
— Узган ел 24 413 пациент тикшерелгән, план 99 процентка үтәлгән. Ачыкланган авырулар арасында кан әйләнеше системасы авырулары, симерү, шикәр чире өстенлек итә. Илдар Фәрит улы ассызыклаганча, шулай ук сәнәгать диспансеризациясе дә үткәрелә. 2024 елда 1 788 кеше тикшерелгән.
— Без поликлиника территориясендә дә, предприятиегә барып та сәнәгать диспансеризациясен үткәрергә, яисә эш бирүченең теләге буенча тикшерүне берләштерергә әзербез, — дип билгеләп үтте баш табиб.
Үзенең докладында баш табиб беркетелгән 7 районга хатын-кызлар консультацияләре белән тәэмин итүче муниципальара кризислы йөклелек үзәгенең уңышлы эшләвен дә билгеләп үтте.
— Без үзәкнең хисап чорындагы эш нәтиҗәләрен билгеләп үтә алабыз — бу 56 саклап калынган гомер, — диде Илдар Фәрит улы.
Хисап чорында халык арасында алкоголизмны кисәтү мөһим урын алып тора, пациентларны дәвалау һәм госпитализацияләүне үз эченә алган чаралар комплексы эшләнә. Узган ел пациентлар белән дәвалау һәм профилактика эшләре башкарылган: наркология диспансерына 91 кеше җибәрелгән, үзәк район дәваханәсе стационарында 178 кеше дәваланган, гомуми практика табиблары һәм ФАП фельдшерлары тарафыннан 271 кеше тикшерелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика наркология диспансеры белән берлектә, исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш күп кулланучылар турында белешмәләр булган районның социаль паспортын эшләде һәм эшкә тәкъдим итте. Бүгенге көнгә паспортка 870 кеше кертелгән.
Илдар Хәнифов шулай ук кадрлар кытлыгы мәсьәләләрен хәл итү, районара амбулатор онкология ярдәме үзәге эшчәнлеге, сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан башкарыла торган профилактика эшләре, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү һәм башкалар турында сөйләде.
Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибы агымдагы елга төп бурычлар итеп халыкның гомуми үлү очракларын киметүне, бала табарга ярдәм итү хезмәтен камилләштерүне, хроник авырулы пациентларны диспансер күзәтүенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыруны, кадрлар сәясәтен алга таба үстерүне атады.
Илдар Фәрит улы шулай ук районара эндокринология үзәген булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
— Командабызның һәр хезмәткәренә, һәр белгеченә бердәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Безнең күз уңында — халык сәламәтлеге. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, — дип мөрәҗәгать итте баш табиб.
Профилактик чаралар һәм диспансерлаштыруны үткәрү турында 2нче номерлы шәһәр дәваханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Светлана Галәветдинова сөйләде.
Сыйфатны эчке контрольдә тоту хезмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында баш табибның клиник-эксперт эше буенча урынбасары Ангелина Аввакумова хәбәр итте.
Республика клиник дәваханәсе баш табибы урынбасары Илья Гаврилов куратор белән 2024 елда эш йомгаклары турында сөйләде.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов үз чыгышында кадрлар кытлыгы мәсьәләләрен хәл итүгә аерым игътибар бирергә, шул исәптән районга яшь белгечләрне җәлеп итү юлы белән сәнәгать диспансеризациясен үткәрүне тагын да активлаштырырга өндәде. Ул шулай ук башка мөһим мәсьәләләр буенча да киңәшләр бирде.
Илдар Рәзин улы Чистай үзәк район дәваханәсе коллективына бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм районда да, республикада да күрсәткечләрне бергәләп яхшыртырга өндәде.
Дмитрий Иванов та район үзәк дәваханәсе учреждениеләренең эшен уңай бәяләде. Ул барлык медицина хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Чистай районында яшәүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм тормыш сыйфатын яхшырту максатында киләчәктә дә уңышлы эшләүләрен теләде.
Йомгаклау медицина советы үзәк район дәваханәсенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев