Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хыялый балачак аланы

Якташыбыз Гөлия Шәрифуллинаның балачак турында шигырьләре

САБАК АЛДЫМ
Беләсезме, бик яратам
Баллы әйбер, кәнфитләр.
Мондый гадәтем барлыгын
Белә инде әниләр.
Баллы тортлар, кәнфит, шикәр
Миңа гына булсыннар.
Кайнатмалар, кәрәзле бал–
Барсы да минем дуслар!
Бакчабызда бал кортлары
Бал ташый чәчәкләрдән.
Бабам алар белән бик дус,
Мин карыйм тәрәзәдән.
Беркөн бабай балны кертеп
Куйды өстәлгә каплап.
Аю баласыдай күзем
Тора бит шуңа карап.
Бабай, ахры, сизде моны,
— Бергә чәй эчәрбез, — ди.
— Бал файдалы, тик кайвакыт
Зыянлы да була, — ди
Түзеп торып буламы соң,
Әгәр булса шундый җай.
Әби-бабай күрмәгәндә,
Алдым да каптым, малай.
Ай-яй тәмле икән балы,
Бер кашык, ике кашык.
Бит-куллар бетте буялып,
Урамга чыктым чабып.
Бал исен сизепме шулчак
Урады бал кортлары.
Качып котылып булмады,
Чактылар бит– кулларны.
Кабардылар кулларым да,
Кысылдылар күзләр дә.
— Менә шулай була! — дигән
Ишетелә сүзләр дә.
Битләремә салкын куеп,
Әби мине шелтәли.
Бабай көлә: «Бигрәк яхшы
Өйрәткәннәр үзен», — ди.
Шуннан бирле мин, дусларым,
Бал, кәнфит бик ашамыйм.
Һәрнәрсәне рөхсәт белән
Сорап кына аламын.
Нәни генә бал кортлары
Бирделәр яхшы дәрес.
Киңәшем шул: һәркайсыгыз
Яшәгез һәрчак дөрес!

* * *
Таба шуасым килә
Кайчан җитә инде бу кыш,
Чана шуасым килә.
Әйтсәм әйтим, чана түгел,
Таба шуасым килә.

Әйе, әйе! Нигә алай
Бик аптырап карыйсыз?
Нәрсә уйлап тапкан бу, дип
Сорарга да кыймыйсыз.

Нишләп мин уйлап табыйм ди,
Әллә кайчан уйланган!
Болай тау шуу серләре
Килә бик күп еллардан.

«Сөйләнмәгән хикәят»не
Сөйләргә булдым әле.
Таба шуу серләренә
Өйрәтәм белмәгәнне.

Ничек шуасымны белгәч,
Әти-әни көлделәр.
Ә бераздан үзләре дә
Кушылып сөйләп киттеләр.

«Без үскәндә бар да башка иде,
Кызык иде таудан шуулар.
Салам капчыкларга өелешеп
Аска таба җилдәй очулар.

Без үскәндә бар да башка иде,
Шау-гөр килер иде тау бите.
Таба, капчыкларда шуган чаклар,
Балачаклар ни арада үтте».

Әһә, димен, әнә ничек булган,
Әти дә бит табаларда шуган.
Ерак калган бала вакытлары
Ничек матур, ничек кызык узган.

Көннәр үтте, кыш та җитте,
Җил кардан өйде таулар.
Әбинең табасын алып
Киттем мин тауга, дуслар.

Дусларны дәштем ерактан:
— Әйдәгез, тау шуарга,
Чана түгел, табаларда
Җил малаен куарга.

Ап-ак кышның кочагында
Рәхәтләнеп уйнадык.
«Сөйләнмәгән хикәят»нең
Дәвамын шулай яздык.

Юк-бар сөйләп тора шунда,
Дияргә ашыкмагыз!
Һәрнәрсәнең була сере,
Дуслар, шуны аңлагыз!

Онытмыйча үткәннәрне
Без саклап барыйк әле.
Балачакның мизгелләрен
Хәтергә языйк әле.

* * *

БЕЗ КЫЗЛАРГА НИ КИРӘК?
Без кызларга ни кирәк?
Матур күлмәкләр кирәк.
Төрле төсле тасмаларны
Яратмаучылар сирәк.
Без кызларга ни кирәк?
Җырлаучы курчак кирәк.
Уенчыкның төрлеләре
Безләргә яхшы бүләк.
Без кызларга ни кирәк?
Кәнфит, перәннек, дип әйт.
Баллы тортлар, туңдырманы
Яратабыз биг (е)рәк.
Без кызларга ни кирәк?
Әйтегез әле, тизрәк.
«Биш»леләр диеп әйтермен,
Сорасаң әгәр ипләп.
Без кызларга ни кирәк?
Бик якын дуслар кирәк.
Бергә уйнар, уйлар өчен
Серләшер өчен теләп.
Без кызларга ни кирәк?
Әти һәм әни кирәк.
Алар янда булган чакта
Дөнья да матур бигрәк.
Без кызларга ни кирәк?
Тыныч аяз күк кирәк.
Сугышлар булмасын берүк–
Монысы иң зур теләк!

* * *
РӘХМӘТ ӘЙТТЕ КҮБӘЛӘК
Бер күбәләк килеп кунды
Күлмәктәге чәчәккә.
Әй, кагына, нидер сөйли,
Калдым бит, әй, гаҗәпкә.
Чәчләремә килеп куна,
Кулларыма утыра.
Чакыра мине, әйтерсең,
Әллә кемне юксына.
Күзем төште, ерак түгел,
Үрмәкүч ятьмәсендә
Тыпырчына бер күбәләк,
Хәле беткән тәнендә.
«Күбәләккәй, әйдә, оч син,
Дөнья матур, түгәрәк».
Чәчләремә, кулга кунып,
Рәхмәт әйтте күбәләк.

* * *
КҮҢЕЛЛЕ ОЧРАШУ
Булганыгыз бармы сезнең
Әкиятләр илендә?
Ә сөйләшә беләсезме
Шүрәлеләр телендә?
Ә мин менә бардым әле
Шушы серле дөньяга.
Күргәч, үзем дә шаккаттым,
Менә сиңа тамаша!
Шундый матур, гүзәл дөнья!
Үсә гөлләр, гөнҗәләр.
Яңгыр явып, кояш чыга,
Җылы җилләр исәләр.
Күбәләкләр очып уйный,
Сөйләшергә телиләр.
«Рәхмәт сиңа, рәхмәт, бала,
Тимәдең безгә», — диләр.
Арт
аякларына басып,
Акбай һөнәр өйрәнә.
«Һау-һау, яшьләй кирәк», — диеп,
Дускаена сөйләнә.
Су буенда бөдрә таллар,
Су анасы чәч тарый.
Тарагым югалмасын дип,
Як-ягына гел карый.
Беләм инде, нишләп алыйм,
Булса да алтын тарак.
Авылдагы малай хәле
Булды безгә зур сабак.
Ак чәчәкле киң болында,
Бер кәҗә печән чаба.
Сарык исә янәшәдә
Ботка пешереп ята.
Ерак түгел куе урман
Шаулап үзенә дәшә.
— Курыкма, ялгыз түгел син,
Дусларың, — ди, — янәшә.
Күңелгә шик сала кайчак
Шүрәле, убырлары.
Үзем бераз тынычланам,
Уйласам Былтырларны.
Урман уртасында алан,
Кергәч, бер карадым, бер бактым.
Былтыр белән Шүрәлеләр
Дуслашканнар, шаккаттым!
Җыелганнар түгәрәккә,
Барсы да нидер карый.
Ни күзләрим белән күрим,
Уртада — Тукай абый!
Пар аты да янәшәдә,
Юл тотышы Казанга.
Сәлам бирми китә алмый,
Барсы да якын аңа.
Чакырып мине янына
«Туган тел»ен көйләде.
Шүрәлеләр арасында
Әкиятләр сөйләде.
Урман халкы кунакларны
Бик дустанә озатты.
Туган авыл тау башыннан
Безгә сәлам юллады.
Тукай абый — шат, мөлаем,
Хәл-әхвәлләр сорашты.
Киләчәккә бәхет теләп,
Офыкларда югалды.
Тукта әле! Бер матур көй
Колагымны иркәли.
«Бәйрәм бүген, уян! , — диеп,
Кояш нурын сипкәли.
Күзем ачкач, сәлам бирде
Миңа апрель кояшы.
Тукай туган көн булганга,
Чут-чут сайрый кошлары.
Бу күңелле очрашуым
Менә шушында тәмам.
Онытмыйк Тукай абыйны
Күңелләрдә булсын ямь.

* * *
МИН БӘХЕТЛЕ!
Туган ягым, дигән сүзгә
Бар дөнья сыйган сыман.
Матурлыгын туган җирнең
Мин күңел белән тоям.

Шушы сүздә минем илем,
Әти, әни, дусларым.
Туган шәһәр, туган өем,
Урманнарым, тугаем.

Кояш миңа күзен кыса,
Сандугач сайрый серле.
„Туган җирең булу белән
Син, ди, бала — бәхетле“.

* * *
БУЛЫШТЫМ
Аяк асты сулы, тайгак,
Бер бабай тора басып.
„Әйдә, булышыйм, бабай“, — дим,
Тоттым кулыннан кысып.

„Рәхмәт сиңа, рәхмәт“, — ди ул,
Шатланып теләк тели.
„Тормышың язлар шикелле
Чәчәк атсын, балам“, — ди.

* * *
СЕҢЕЛЕМНЕ ЯРАТАМ
Бик яратам сеңелемне,
Ул да мине ярата.
Кечкенә генә булса да,
Гел мине аптырата.

Әле әкият укыта,
Әле качыш уйната.
Берәр әйбер ошамаса,
Тота да читкә ата.

Орышкалап та алам мин,
Тик шулай да яратам.
Шундый сеңелем булганга
Күңелемнән шатланам.

* * *
ДУСЛАРЫМ
„Дуслар булу зур бәхет“, — ди
Миңа бабай.
Килешәмен, мин дусларга
Үзем дә бай.
Дуслар белән һәрбер көнем
Кызык үтә.
Мин аларга, алар миңа
Кирәк бик тә.

* * *
СӨЙЛИМ БАБАМ ТУРЫНДА…
Дәү бабаем армиядә
Беләсезме, кем булган?
Бик зур тимер машинаны
Иярләгән авызыннан.
Әйе, әйе, бабам — танкист,
Дошманга каршы чыккан.
Утлар-сулар кичсә кичкән,
Фашистны бәреп еккан.
Танк белән алга барган,
Дошман явын камаган.
Пуля яңгыры астында
Безгә Җиңү яулаган.
Дәү бабайга рәхмәт әйтеп,
Күңелемнән шатланам.
Җиңү таңын бүләк иткән
Батырларга мәңге дан!

* * *
УКЫТУЧЫМ
Каршы алды укытучы апа,
Ул гел шундый матур, сөйкемле.
Җылы кулы белән баштан сыйпый,
Ярата ул әни шикелле.
Сөйләгәнен гел тыңлыйсы килә,
Ул янәшә булса күңелле.
Салып куям хәтер сандыгына
Укытучым биргән белемне.

* * *
ТӘРБИЯЧЕ
Булырга уйладым әле
Энемә тәрбияче.
Тик аңламыйм, ничек була
Апа кеше тәрбиясе?

„Алай итмә, болай ит!“, — дип,
Әмерләр дә мин бирәм.
Ә энем һич тә тыңламый,
Бары зыянын күрәм.

„Болай булмый“, — дим үземә,
Кирәк, ахры, башкача.
Я булмаса тәрбияне
Башлап карыйм яңача.

Әнием күк мин энемә
Йомшак кына эндәштем.
Чәчләреннән сыйпый-сыйпый,
Апаларча сөйләштем.

Алмаштырып куйдылармы,
Нәрсә булды энемә?
Һәр эшне дә җайлап була,
Кирәк тәмле тел генә.

* * *
ЕЛМАЕРЛАР БАРЧАСЫ
Кайчак шулай шаккатып,
Миңа сорау бирәләр.
— Син елый да белмисеңдер,
Гел шаян, шук, — дияләр.

Елаганны башкаларга
Күрсәтәләр димени?!
Елмаеп-көлеп торганнан
Бер җирем дә кимеми.

Минем елмаюым күреп,
Әнием дә сөенсен.
Абый кебек булырмын, дип,
Сеңлем дә үрнәк итсен.

Илем тыныч булсын берүк,
Телем юкка чыкмасын.
Шул чагында чын күңелдән
Елмаерлар барчасы.

* * *
КЫЯРЛАР
Быел бигрәк уңды инде
Бакчабызда кыярлар.
Моның хәтле кыярларны
Кая гына куярлар?

Иртә, кичен тәмләп кенә
Үзем кыяр кимерәм.
Кимермәскә, аларны бит
Су сибеп мин үстерәм.

Әни һәр көн кыяр җыя,
Тозлый, салатын ясый.
— Әйбәт быел кыярлар, — ди, —
Кышка бары да ярый.

Ә кыярлар хәйләкәрләр,
Яшеренеп калалар.
Яшел яфрак арасыннан
Күз кысышып яталар.

Шулай качыш уйный-уйный,
Саргаешып куйганнар.
Менә сиңа кыярлар,
Кая гына куярлар?!

* * *
ФУТБОЛ
Эх! Белмисез рәхәтлеген
Бу футбол уйнауларның.
Шау-гөр килеп, туп артыннан
Бергәләп кууларның.

Футбол, футбол инде, дуслар,
Аңлатып булмый болай.
Аңласа аңлый бары тик
Футбол уйнаучы малай.

* * *
Минем бабай
Минем бабай менә дигән!
Иң гадел, зирәк бабай!
Шундый бабайлы булганга
Кызыга һәрбер малай!

Бабай белән без чын дуслар,
Серләребез гел уртак.
Бабай миңа, мин бабайга
Булышабыз чиратлап.

Яше миннән зур булса да,
Күп нәрсәне „белмим“ ди.
Улым, булыш әле, зинһар,
Күзләрем дә күрми, ди.

Бабай белән эшләве дә,
Ял итү дә бик рәхәт.
Бабакаем, бу дөньяда
Булганың өчен рәхмәт!

Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Телимен сиңа, бабай!
Җир җимертеп яшә әле
Йөзгә чаклы син, давай!

Шәрифуллина Гөлия Әзгать кызы

Чистай шәһәре „3нче гимназия“нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев