Хөрмәтле көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
Торак-коммуналь хуҗалык тармагы — ул районыбызда яшәүче һәр кешенең тормыш сыйфаты һәм уңайлылыгы нигезе. Үз хезмәтегез белән сез йортларда, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә җылылык һәм уңайлылык тудырасыз.
Көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләү кешеләр белән эшли белүне, шулай ук теләсә нинди шартларда катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә әзер булуны таләп итә. Сезнең хезмәтегез меңләгән кешеләрнең кәефенә, иминлегенә һәм тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый.
Кадерле көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәтчәннәре! Сезгә армый-талмый хезмәт итүегез, үсешкә омтылуыгыз, заманча технологияләр кертүегез һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуыгыз өчен рәхмәт. Сезнең эшегез безнең районда уңайлы тормыш өчен нигез булып тора.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхет һәм иминлек телим! Сезнең хезмәтегез һәрвакыт хөрмәт ителсен, ә аның нәтиҗәләре һәр кешегә шатлык һәм файда китерсен. Яңа проектларны гамәлгә ашыруда уңышлар, иртәгесе көнгә ышаныч телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев