Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хатыйп Миңнегулов: «Чистайлыларга игелек телим»

Чистай яклары дигәч тә, җәйрәп яткан болыннар, матур Чулман буйлары, куе урманнар күз алдына килә. Матур табигать… Шушы табигатьнең матур җирендә элек-электән безнең әби-бабайларыбыз гомер иткән.

Бөек Болгар, Алтын Урда чорында да биредә авыл-шәһәрләр булуы мәгълүм. Татарлар үзләренең бәйсезлекләреннән мәхрүм ителеп, Россия сос­тавына кертелгәч тә, шунда яшәүләрен дәвам иткәннәр. Бирегә руслар, шулай ук башка милләт вәкилләре күчеп утыргач та, алар берничә гасыр буена дус-тату, аңлашып яшәгәннәр һәм яшиләр.
Октябрь инкыйлабына кадәр ук Чистайда мәшһүр мәдрә­сәләр эшләп килгән. Биредә сәнәгать, мәдәният һәм башка өлкәләр үсеш ала. Бөек Ватан сугышы елларында биредә 400дән артык совет язучысы яши, бирегә Мәскәүдән сәгать заводы күчерелә. Шул елларда аның абруе тагын да күтәрелә. Ул Татарстанның, шулай ук Рәсәйнең мөһим үзәгенә әверелә. Чистайдан күп кенә төрле милләттән булган җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, журналистлар, артистлар чыккан. Алар арасында татар милләтеннән булган мәшһүр, күренекле затларыбыз булу күп нәрсә турында сөйли.

Чистай тарихында күп урынны Гаяз Исхакый (1878-1954) алып тора. Ул Яуширмә авылында туып үсә, әнисе Чистай районының Мөслим авылыннан, әтисе Чирмешән районыннан булган. Октябрь революциясеннән соң Гаяз Исхакый чит илгә китә. Ерак Көнчыгыш аркылы Италиягә бара, Прагада яши. Биредә Фуад Туктаров һәм Садри Максуди белән Версаль сөйлә­шү­ләрендә катнаша. Аннары 1931 елда мөселманнар съездында Идел-Урал вәкиле була. Ул күпкырлы зат. Рим папасы белән очраша. Максим Горький белән хатлар языша.

Аның хезмәтләре, әсәрләре төрле урыннарда китап булып басыла, әсәрләре сәхнәләш­терелә. Әгәр дә ул чит илгә китмәгән булса, безнең академия театрына һичшиксез аның исеме бирелгән булыр иде дигән сүзләр дә, моңа нигез дә бар. Ул «Идел-Урал» китабын бастыра, әлеге әсәр төрле телләргә тәрҗемә ителә. Аның башка әсәрләре, фәнни хезмәтләре дә төрле телләргә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә төрле шәһәрләрдә яши, чит илгә киткәнгә аңа тискәре караш була. Совет чорында аны уку бөтенләй тыелды.
Мин үзем университетта укыт­сам да, 1980-90 елларга кадәр аның турында белми дә идем диярлек… Мине 1990 еллар башында Финляндиягә өч айлык курсларга җибәрделәр. Анда күп китапханәләргә кер­дем, эмиграциядәге язучыларның китапларын да укып була иде. Биредә милләттәшләрем белән очраштым, бик күп китаплар алып кайттым. Аларны төрле урыннарга, милли, университет китапханәләренә, Яуширмә музеена тапшырдым. Гаяз Исхакыйның мөһәҗир­лектәге хәле турында хезмәт яздым, «Васыять» хатын «Казан утлары» журналында бастырдым. Берничә китабымны да бастыру бәхетенә ирештем. Исхакый турындагы күп кенә язмаларым дәреслекләргә кертелде. Аның турында чит илләрдә, төрле шәһәрләрдә дә чыгыш ясарга туры килде.
Гаяз Исхакый туган җиренә кире кайтты… Ул елларда республикабызның Президенты булган Минтимер Шәймиевка рәхмәт, аның ярдәме белән Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музее ачылды.Музей ачылу Чистай халкы өчен генә түгел, бөтен республика өчен зур бәйрәмгә әверелде. Яуширмә авылы төрле төбәкләрдән кунак­лар кабул итте.
Ни кызганыч, күпмедер вакыт Исхакыйга, музейга игъ­тибар кимегән иде. Бу яушир­мәлеләрне дә, район халкын, язучыларыбызны да борчуга салды.

Әмма соңгы берничә елдагы күңелле вакыйгалар күңелләргә җылылык өсти, Чистайның татар дөньясына игътибар артты.Наил Вәлиевнең «Чистопольская энциклопедия», Рәзинә Исмәгыйлеваның «Чистаем» дигән китаплары, шулай ук Яуширмә, Мөслим, Татар Талкышы һәм башка авыллар турында китаплар дөнья күргән. Яуширмә авылындагы юлларның төзекләндерелүе, Исхакый иҗатына багышлап үткәрелгән чаралар да шул хакта сөйли.

Гаяз Исхакый иҗатын өй­рә­нүдә армый-талмый фи­да­­карьләрчә эш алып баручы Яуширмә мәктәбе укытучысы Лилия Фәсхетдинова, милләтпәрвәр Наилә Потеева­ларның булуы сөендерә. Ислам үзәгендә узган ел Гаяз Исхакый үлеменең 70 еллыгына багышланган бик зур конференция булып узды. Анда миңа да катнашырга туры килде. Биредә мөһим мәсьәләләр күтәрелде, аларны чишү юллары турында җитди сөйләшүләр булды. Чистайда барысы бергә русы, татары
бергәләп эшләүләре шатландыра. Хакимият инициативасы белән Гаяз Исхакый укулары яңартылды. Кыска гына вакытта күп нәрсә эшләнде. Быел да февраль азагында Исхакый укулары үткәрү күздә тотыла. Мәктәп укучылары танылган якташлары турында чыгышлар әзерлиләр. Мин моны оештыручыларга ихластан рәхмәт әйтәм. Болар барысы да яшь буын әби-бабайларыбызның кылган эшләрен өйрәнсеннәр, аларның юлларын дәвам итсеннәр өчен эшләнә. Бу игелекле гамәл. Шушы юлда мин аларга игелек телим.

Хатыйп Миңнегулов, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, профессор, РФның һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев