Виктор Классен Чистай районының Мактаулы гражданины булды
Бу хакта карар Чистай муниципаль районы Советының 37нче утырышында кабул ителде.
— Күпьеллык намуслы хезмәте, фәнни-техник прогрессны үстерүгә, Чистай муниципаль районында яңа технологик процессларны һәм элемтә чараларын, мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертүгә керткән өлеше, шулай ук Чистай шәһәренең иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен «Вектор» радиокомпаниясе» генераль директоры Виктор Иванович Классенга «Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү тәкъдим итәм, — дип хәбәр итте район башлыгы Дмитрий Иванов.
Әлеге тәкъдим район депутатлары тарафыннан бертавыштан хупланды.
Чистай муниципаль районының 2024 елга һәм 2025-2026 елларның планлы чоры бюджетына үзгәрешләр кертү турында районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова хәбәр итте.
— Сезнең кулда булган карар проекты, — дип мөрәҗәгать итте ул депутатларга, — Чистай муниципаль районы бюджетының керем һәм чыгым өлешенә үзгәрешләр кертә. Яңа проект нигезендә без керемнәрне 222 миллион 360 мең 800 сумга арттырырга тәкъдим итәбез. Шулай итеп, безнең район территориясендә җыелган үз керемнәребез 1 миллиард 76 миллион 163 мең сум тәшкил итәчәк.
Үзгәрешләр керемнәрнең барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан кире кайтарылмый торган күчерүләр кебек өлешенә дә кагылды. Алар 183 миллион 686 меңгә арттырылды.
— Муниципаль район бюджетының керем өлешенә беренче тапкыр керемнәрнең иганә төре керде, — диде Наталья Анфиногентовна. — Иганә килешүе буенча район бюджетына 36 миллион 562 мең 500 сум акча керде. Алар Александровка авылындагы йортларны финанслауда катнашуга һәм муниципаль районда авыл хуҗалыгын үстерү программасы буенча таналар сатып алуга юнәлдереләчәк.
Утырышның көн тәртибендә шулай ук түбәндәге мәсьәләләр дә бар иде: Чистай муниципаль районы Советының 2025 елга эш планы турында муниципаль район Советының законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Геннадий Осипов; торглар уздырмыйча гына сатыла торган җир участокларының бәясен, җир участоклары өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе һәм хосусый милектәге җир участокларын шәһәр милкендәге җир участоклары белән яңадан бүлү нәтиҗәсендә аларның мәйданын арттырган өчен түләү күләмен билгеләү тәртибе һәм җир участокларына карата сервитут билгеләү турындагы килешү буенча түләү күләмен билгеләү тәртибе турындагы нигезләмәләрне раслау хакында җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова сөйләде.
Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов кадрлар үзгәрешенә бәйле рәвештә «Авыл хуҗалыгы, экология һәм табигый ресурсларны саклау мәсьәләләре буенча» даими депутат комиссиясе составына үзгәрешләр кертү карары турында хәбәр итте.
Көн тәртибенең һәр пункты буенча депутатлар бертавыштан уңай карарлар кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев