Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Ватанны саклаучы» фонды: махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм

«Ватанны саклаучы» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча дәүләт фондын булдыру турындагы Указны 2023 елның 3 апрелендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады. Фондның Татарстандагы филиалы 2023 елның 1 июненнән эшли башлады.

Фонд медицина һәм социаль тернәкләнүне, дарулар белән тәэмин итүне, психологик ярдәмне, тернәкләнүнең техник чараларын һәм санатор-курорт дәвалануны, шулай ук ветераннарны яңадан укытуны һәм эшкә урнаштыруны үз эченә алган барлык тиешле чараларны алуда ярдәм күрсәтә.
Безнең районда гамәлдәге хәрбиләр һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзалары өчен түбәндәге муниципаль социаль ярдәм чаралары билгеләнгән:
— Гомуми файдаланудагы автомобиль транспортында (таксидан кала) түләүсез йөрү;
— Муниципаль мәгариф учреждениеләрендә укучыларны түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү;
— Бушлай кайнар туклануны тәэмин итеп, шәһәр җирлегендә урнашкан муниципаль мәгариф учреждениеләрендә озайтылган көн төркемнәренә беренче чиратта яздыру;
— Өстәмә белем бирү хезмәтләрен бушлай (түләү алмыйча) күрсәтү;
— Мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларында бала караган өчен түләүдән азат итү;
— Муниципаль учреждениеләргә түләүсез яисә ташламалы рәвештә йөрү (өстәмә белем бирү хезмәтләре, факультатив дәресләр, түгәрәкләр, секцияләр, мәдәни-ял итү чаралары, кино күрсәтү, туристлык маршрутлары, прокат);
— Балаларның һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтлеген савыктыруны оештыруга юлламалар белән тәэмин ителгәндә беренче чираттагы хокук;
— Махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган гражданнарны Чистай районында җирләүне оештыру чыгымнарын финанслау;
— Гражданнарны үзара салым акчаларын түләүдән азат итү.

Безнең районда «Ватанны саклаучы» фондының ике социаль координаторы: Светлана Коншина һәм Альбина Сираева эшли. Чистай һәм Яңа Чишмә районнары алар карамагында тора. Чистайда «Ватанны саклаучы» дәүләт фондының адресы: Нариманов ур., 61нче йорт («Балалар һәм яшьләр иҗат йорты» бинасы)

Фондның социаль координаторлары хәрби хезмәттән азат ителгән сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына комплекслы социаль ярдәм, гамәлдәге хәрби хезмәткәрләргә консультатив ярдәм күрсәтә.
Бүгенге көндә социаль координаторларга хәрби хезмәттән азат ителгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары гына түгел, ә махсус хәрби операциядә гамәлдәге катнашучылар, аларның туганнары, якыннары да мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгатьләрнең тематикасы төрле:
— махсус хәрби операциядә катнашуга бәйле акчалата түләүләр, дәүләт бүләкләре өчен түләүләр;
— махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр өчен социаль ярдәм чаралары;
— балалар ялы һәм сәламәтләндерү;
— психологик ярдәм;
— хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләүдә ярдәм итү;
— гомуми белем бирү учреждениеләрендә ташламалар алу;
— хәрбиләргә отпуск бирүдә ярдәм итү һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев