Узган ел социаль фондның клиент хезмәтенә 80 язмача мөрәҗәгать һәм 7 меңгә якын телефон шалтыратуы кергән
«Чистай» мәдәни үзәгендә Чистай районындагы социаль фонд бүлегенең клиент хезмәте (бүлек хокукында) хисап киңәшмәсе узды.
Чарада Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров, шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, клиент хезмәте хезмәткәрләре, шулай ук башка ведомстволар вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә төп игътибар клиент хезмәте җитәкчесе Надежда Сергеева чыгышына бирелде. Ул ведомствоның 2024 елдагы эшенә йомгак ясады һәм агымдагы чорга төп бурычларны билгеләде. Надежда Александровна халык белән эшләү хезмәт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып калуын ассызыклады.
— Клиент хезмәтендә 2 784 иминиятче исәптә тора, аларга безнең белгечләр хезмәт күрсәтә. Ел саен безгә төрле сораулар буенча 20 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Узган ел 80 язмача мөрәҗәгать һәм 6 615тән артыграк телефон шалтыратуы теркәлгән, — дип хәбәр итте Надежда Александровна. — 2024 елдан Россия Социаль фонды органнары тарафыннан 213 хезмәт, ярдәмче хезмәт һәм сервис күрсәтелде, аларның бер өлеше күп функцияле үзәктә, ә 43се — цифрлы форматта. Шулай итеп, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын арттыру турыдан-туры электрон сервислар үсешенә бәйле.
Надежда Сергеева сүзләренә караганда, Чистай районында 23 910 пенсионер яши, шуларның 19 509ы — яшь буенча пенсионерлар.
— Районда пенсиянең уртача күләме 21 048 сум тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 1 300 сумга күбрәк, — диде ул.
Электрон рәвештә бирелгән гаризалар өлеше хезмәт эшенең иң әһәмиятле күрсәткечләреннән берсе булып тора. 2024 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 99,99 процентка җиткән.
Надежда Александровна үзенең докладында шулай ук инвалидларга, балалы гаиләләргә түләүләр, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары турында сөйләде. Ул шулай ук якындагы 8 районга хезмәт күрсәтүче иминият кертемнәрен индивидуаль исәпкә алу һәм идарә итү бүлеге эшен яктыртты.
Клиент хезмәте өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер белеме нигезләренә өйрәтүне оештыруда һәм Дәүләт хезмәтләре порталы белән эшләүдә актив катнаша. Бу Татарстан Республикасы Пенсионерлар берлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Өченче буын университеты» проекты кысаларында бара. Хәзерге вакытта проектта 381 кеше катнаша.
Надежда Сергеева шулай ук агымдагы елга төп бурычларны билгеләде. Алар арасында — бурычларны вакытында һәм сыйфатлы үтәү буенча күрсәткечләрне яхшырту, электрон хезмәтләрне һәм социаль фонд сервисларын алга таба популярлаштыру, шулай ук дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын күтәрү. Җитәкче коллективны саклап калу һәм аның һөнәри үсешенә аерым игътибар бирде.
Бурыч белән эшләү буенча 7нче номерлы бүлек җитәкчесе Людмила Сидорова иминиятчеләр һәм иминиятләштерелгән затлар белән 2024 елда эш йомгаклары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүлекнең эшчәнлеге производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча иминият кертемнәре белән идарә итүгә, шулай ук пенялар һәм штрафлар түләтүгә юнәлдерелгән.
— Бүлектә 4 041 иминиятче исәптә тора, шуларның 1 508е — Чистай районында эш бирүчеләр. Моннан тыш, 120 шәхси эшмәкәр вакытлыча эшкә яраксызлык очрагында һәм әни булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча ирекле мөнәсәбәтләргә керде, — дип хәбәр итте Людмила Александровна. — Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча иминият кертемнәрен җыюның тулылыгы узган елда 99 процент тәшкил итте. 2024 елда фонд бюджетына 211,3 миллион сумнан артык акча керде. Мондый күрсәткечләргә түләп бетерелмәгән бурычларны түләтүгә комплекслы якын килү нәтиҗәсендә ирешелде.
Доклад белән шулай ук ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева чыгыш ясады. Ул 2024 елда Чистай районында клиент хезмәте белән үзара хезмәттәшлек итү нәтиҗәләре белән уртаклашты.
Киңәшмәгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров һәм шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов йомгак ясадылар. Алар коллективка башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерделәр.
— Клиент хезмәтен хаклы рәвештә социаль фондның визит карточкасы дип атыйлар. Сездән башка берничек тә булмый. Хезмәтегез өчен рәхмәт, — дип ассызыклады Фердинат Равил улы.
Чара хезмәткәрләрне хезмәт эшен үстерүгә һәм яхшыртуга керткән өлешләре өчен бүләкләү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев