Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Узган ел нинди вакыйгалар белән истә калды

...

Октябрь
 60+ яшендәге 12 автомобиль сөюче машина йөртү осталыгы конкурсында катнашты. Безнең якташыбыз Владимир Алякин II урын алды.
 11нче Шенталинский укулары булып узды. Алар Чистай киңлекләреннән еракка чыкты. Укуларга эшләрне Казахстаннан һәм Белоруссиядән дә җибәрәләр.
 Чистайлылар «Урманны саклыйбыз» Бөтен­россия акциясендә дә катнаштылар.
Текә Тау посе­логының корылмаларны чистарту терри­то­риясендә 150 яшь агач, ә «Ка­ма» яр буенда 30 пирамидаль тирәк утыртылды.

Ноябрь
 «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәтенә 2 ел тулды. 1800 якын битараф булмаган чистайлылар махсус хәрби операция зонасында булган чистайлыларга ярдәм итәләр.
 21нче номерлы балалар бакчасына 60 яшь тулды. Әлеге күркәм юбилее белән аны педагоглар, төрле елларда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр котлады.
 Чистайда күләмле юл эшләре төгәлләнде. Быел шәһәрнең 18 урамында яңа тротуарлар барлыкка килде, Карл Маркс урамының бер өлешен капиталь ремонтладылар.

Декабрь
 Шәһәрдә һәм районда Чистай бермандатлы сайлау округы буенча Та­­тар­­стан Рес­пуб­­ликасы җи­ден­че чакырылыш Дәүләт Со­ветына депутат сайлаулар булып узды. Сайлауларда 70,23 процент тавыш җыеп, Наил Залаков җиңү яулады.
 Муниципалитетта хәрби бурычларын намус белән үтәүләре һәм хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен чистайлыларны бүләкләделәр. Ел дәвамында фронтка гуманитар ярдәм озатылып торды. Аларның кайберләрен илтүдә район башлыгы Дмитрий Иванов үзе катнашты.
 Яшьләр үзәгендә «Ныклы гаилә — көчле гаилә!» бәйрәм концерты белән Гаилә елын төгәлләделәр. Гаилә елына багышланган чаралар ел дәвамында шәһәрдә һәм районда үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев