Узган ел нинди вакыйгалар белән истә калды
...
Гыйнвар
Чистайда мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитетының күчмә йомгаклау коллегиясе булды. Анда тикшерелгән төп мәсьәләләрнең берсе — шәһәрнең тарихи үзәген саклау.
Шәһәргә ишелеп кар яуды, ул урамнарда хәрәкәтне туктатты, яшәүчеләргә һәм коммуналь хезмәтләргә шактый мәшәкатьләр тудырды. Кар җыю техникасы тәүлек әйләнәсе эшләде.
Район башлыгы Дмитрий Иванов елның иң яхшы студентларын котлады. «Ел студенты» конкурсында гран-прины Казан инновация университеты студенткасы Виктория Александрова яулады.
Февраль
Районда кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу бара. Аларның яшәү урыннарына белгечләр чаңгыларда юл алдылар. Хайваннарның күп кенә төрләрендә тотрыклы үсеш күренә.
Шәһәрнең тарих музеенда «Письма 36-46: хроника чувств» дигән китапны тәкдим итү булды: анда чистайлыларның сугыш елларындагы хәбәрләре керде. Әлеге чарага аны чыгаруда актив катнашкан һәркем килде.
Чистай муниципаль районы Советының отчет утырышы булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты. Район икътисадында тотрыклы уңай динамика сизелүе билгеләп үтелде.
Март
Чистайлылар гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен җыеп җибәрделәр. Аның составына беренче чиратта кирәк-яраклар һәм внедорожник, шулай ук балаларның дулкынландыргыч хатлары җибәрелде. Йөкне илтүдә район башлыгы Дмитрий Иванов шәхсән үзе катнашты.
Югары Кондрата авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантанада фельдшер Нина Журавлевага символик ачкычны район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов тапшырды.
15 марттан 17 мартка кадәр чистайлылар Россия Президентын сайлауларда катнаштылар, аларда 88,74 процент тавыш җыеп, Владимир Путин җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев