Узган 2024 елның төп вакыйгалары
...
Июль
Скарятин бакчасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә озак еллар иңне-иңгә куеп баручы парларны хөрмәтләделәр.
Менә икенче ел инде Чистайда һәм якын-тирә районнарда «Кама таңнары» әдәби-агарту проекты тормышка ашырыла. Бөтен Россиядән җыелган рәссамнарның пленэр эшләре күргәзмәсе Казан Мәрьям Ана храмында булды.
«Автоледи» республика конкурсының муниципаль туры булып узды. Анда иң кыю һәм иң тәвәккәл 7 хатын-кыз катнашты. Җиңүче булып күпбалалы әни Елена Харитонова табылды.
Август
Чистайда икенче тапкыр зур уңыш белән «Рок-берега» күләмле музыкаль фестивале узды. Үзәк мәйданда сигез сәгать музыка, 14 меңгә якын тамашачылар һәм кунаклар өчен шәһәр буенча автобус турлары һәм музей программалары оештырылды. Бик шәп килеп чыкты!
Чистайлы Сергей Дмитриев Чулман елгасында үзеннән зур җәен балыгы тотты. Аның авырлыгы 105, 5 килограмм, озынлыгы 2 метр 78 сантиметр тәшкил итә.
«Чистай очрашулары» автор җырларының төбәкара фестивале илебезнең төрле почмакларыннан автор-башкаручыларны берләштерде. 30дан артык башкаручылар шәһәребезнең төрле почмакларында чыгыш ясадылар.
Сентябрь
Чистай «50 меңнән 100 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр» категориясендә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохиты булдыруда иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.100 миллионга якын сумга Ленин урамының бер өлеше төзекләндереләчәк.
Шәһәрдә махсус хәрби операция музее ачылды. Анда үзәк урынны Украинада алып барылучы хәрби хәрәкәтләр белән бәйле экспонатлар алып тора. Музейга килүче иң элек Россия хәрбиләре турында мәгълүмат алачак.
Татарстан Республикасы җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар узды. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе сайлауларда 76, 75 процент тавыш җыйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев