Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзеңә-үзең кредит алуны тыю хезмәтеннән ничек файдаланырга?

...

1 марттан мошенниклыкка каршы көрәш кысаларында каралган законнарга төзәтмәләр кертелде. Шул көннән башлап илебез халкы банкларга һәм микрофинанс оешмаларына үз исеменә кредитлар һәм займнар бирүне тыю хокукын алды. Моны ничек эшләргә мөмкин булуы турында күп функцияле үзәкнең Чистай филиалы башлыгы Надежда Рекушина сөйли.


— Үзеңә-үзең кредит алуны тыю өчен гаризаны кая бирергә кирәк?
— Гражданнар үз-үзләренә кредит алуны тыю өчен РФ Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирә алалар. 1 сентябрьдән мондый хезмәт күп функцияле үзәкләрдә дә барлыкка киләчәк. Әмма хәзер үк Дәүләт хезмәтләре аша гариза формалаштыруда һәм җибәрүдә белгеч ярдәмен алу өчен күп функцияле үзәккә килергә мөмкин. Моның өчен кулланучыларны озата бару секторында урнашкан, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән компьютерлар кулланыла. Хезмәт бушлай күрсәтелә.
— Тулы һәм өлешчә тыю бар, бу нәрсәне аңлата?
— Әйе, дөрес, гариза биргәндә кешегә тыю төрен — тулы яки өлешчә сайларга кирәк. Беренче очракта кредит һәм микрофинанс оешмаларында шәхсән барып, интернет һәм телефон аша кредит алуны тыю активлаша.
Икенчесендә — оешмаларның билгеле бер тибында (кредит яки микрофинанс) кредит алуга һәм аны алу ысулына — дистанцион яки шәхсән барып кредит алуны тыю каралган.
Шуны билгеләп үтәсем килә, тыюны чикләнмәгән санда билгеләргә һәм төшерергә мөмкин, бу бушлай хезмәт. Гаризаны үз исемеңнән генә бирергә мөмкин, бу очракта ышанычнамә каралмаган.
— Үз-үзеңне тыюга гариза бирү өчен нәрсә кирәк?
— Үзеңә-үзең кредит алуны тыюны билгеләү өчен мөрәҗәгать итүченең Дәүләт хезмәтләре порталында расланган исәп язмасы булырга тиеш. Әгәр андый юк икән, аны күп функцияле үзәктә төзергә һәм расларга мөмкин.
Тыюны билгеләгәндә порталда формалаша торган гади электрон имза кулланылырга мөмкин. Тыюны бетергәндә ул инде җитәрлек булмаячак. Көчәйтелгән яки квалификациясез, яисә квалификацияле электрон имза кирәк.
Имза сертификатын «Госключ» кушымтасында рәсмиләштерергә, шулай ук күп функцияле үзәктә кушымтаны куллану өчен шәхесне раслау хезмәтеннән файдаланырга мөмкин.

Фото: МФЦ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев