Үз тарихын белгән буынның киләчәге бар
Укучылар төбәкчеләр чыгышларын тын да алмый тыңладылар
Туган ил, туган як, туган җир… Каян башлана соң ул? Ул — син яши торган авыл, син иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм, халык бәйрәмнәре һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре — халкы.
Туган як тарихы ул — шунда яшәгән кешеләр тарихы. Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк.
Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Көндәшлеккә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү — безнең төп максатыбыз. Ә ул үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.
Мәктәбебезгә бер төркем төбәкчеләр килә дигән сүзне ишеткәч, йөрәкләр җилкенеп куйды, һәркем очрашуны түземсезләнеп көтте.
Ниһаять, Иске Роман урта гомуми белем бирү мәктәбендә хөрмәтле кунаклар — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, 700 дән артык фәнни хезмәт, 60 китап һәм монография авторы, 40 тан артык җыентык мөхәррире Альберт Борһанов; Биектау районының туган якны өйрәнүчеләр оешмасы рәисе, үзенең туган авылы Аксубай районы Иске Кармәт турында ике китап: «Иске Кармәт авылы тарихы» (2017), «Өметнең чиге юк» (2018) һәм күп кенә мәкаләләр авторы, төбәкче Равил Салиев; «Кызыл Ялан авылы тарихы» (2021) һәм «Талкышым-күңел балкышым» (2024) китапларының проект җитәкчесе, районыбыз төбәкчесе Әхәт Хафизов белән очрашу булып узды.
Очрашу барышында Альберт Борһанов Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы исеменнән мәктәп директоры Роберт Сабитовка, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Габдрәкыйповага, Иске Роман авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Дәүләтшинага, төбәкче Әхәт Хафизовка, төбәкче, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Билаловага, тарих укытучысы Рифнур Нуретдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды. Кунаклар исеменнән мәктәп коллективына эшләрендә уңышлар теләп, рәхмәт сүзләре җиткерде. Профессор Алтын Урда дәүләте, анда яшәүчеләр, башка илләр белән мөнәсәбәтләр һәм сәүдә, бүгенге көндә сакланып калган тарихи биналар, археологик табылдыклар, юкка чыккан шәһәрләрнең планы, үзенең Урта Азиядә булган тарихи урыннары белән таныштырды.
Төбәкчеләр укучыларны туган җирне яратырга, аның тарихы белән кызыксынырга, илебезнең, туган республикабызның лаеклы кешеләре булып калырга чакырды. Ике арадагы сөйләшү бик җылы, дустанә шартларда үтте. Укучылар һәм укытучылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Бу кызыклы очрашудан укучылар үзләре өчен күп мәгълүмат алды, аларны иҗади эшләрендә файдаланып, төрле конкурсларда катнашырлар дип ышанабыз. Ә кунаклар, үз чиратында, безнең белән очрашудан рухи ризык туплап киткәннәрдер дип уйлыйбыз, яңадан-яңа очрашулар көтеп калабыз.
Кунаклар мәктәбебезнең публицист-язучы Кояш Тимбикова исемендәге музеенда булдылар, андагы экспонатлар белән таныштылар.
Эчтәлекле, файдалы бу очрашу укучылар хәтерендә озак сакланыр.
Рушания Билалова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев