Үпкә ялкынсынуы грипп һәм кискен йогышлы авырулар артына яшеренә
Былтыр районда 572 кеше дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авырдылар, бу 2023 елдагыга караганда 4 тапкырга артык
Соңгы вакытта кешеләр дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән ешрак авырый башладылар. Табиблар шундый диагноз куйган пациентлар саны безнең районда да күбәйде. Бу хакта безнең басмага Роспотребнадзорның территориаль бүлегендә сөйләделәр.
–Узган ел нәтиҗәләре буенча районда әлеге кискен инфекция авыруының 572 очрагы теркәлгән. Әлеге саннар 2023 елдагыларны 4 тапкырга узып китә. Әлеге үпкә ялкынсынуларының 64 процентын бактерияләр, 37,5 процентын микоплазма китереп чыгарган, — дип ачыклык кертте Роспотребнадзорның территориаль бүлек җитәкчесе Флюра Хәйруллина.
— Авыручыларның иң күбе, бу исә 80 проценты дигән сүз, балалар.
Быел шулай ук дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар бар. 14 гыйнвар мәгълүматлары буенча районда әлеге кискен инфекция авыруының 20 очрагы күзәтелгән.
Флюра Сәлим кызы дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуының сәбәпләре, билгеләре, кисәтү методлары турында сөйләде.
–Үпкә ялкынсынуы грипп һәм кискен йогышлы авырулар астында яшеренә. Вируслы һәм бактерияле үпкә ялкынсынуын китереп чыгаручылар булып А һәм В вируслары, аденовируслар, РС вирусы, парагрипп вируслары тора, метапневмовира сирәгрәк табыла. Дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы этиологиясендә, ябык коллективларда эпидемия килеп чыгуда микоплазмалар һәм хламидин аерым роль уйный. Иммун системасы йомшак булган очракта үпкә ялкынсынуын кызамык, су чәчәге, герпес һәм гөмбәчекләр китереп чыгарырга мөмкин. Төп күчү юлы — һава-тамчы юллары, — дип билгеләп үтте районның баш санитар табибы.
Үпкә ялкынсынуын ничек белергә
Әгәр сез үзегездә яисә балагызда түбәндә саналган билгеләр күрсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез:
• кискен йогышлы авыру башланганның 3-5 көнендә үзегезне кисәк кенә начар хис итә башласагыз;
• озакка сузылган йөткерү күзәтелсә, азрак температура күтәрелсә (кагыйдә буларак, 38гә хәтле), хәлсезлек сизелсә, нык тирләү барлыкка килсә, үзеңне начар хис итә башласаң.
• озакка сузылган йөткерү һәм азрак температура күтәрелсә;
• янда һәм аркада чәнчү барлыкка килсә, йөткергәндә, тын алганда алар көчәя;
• традицион температура төшерә торган чараларның файдасы булмаса;
• сулаганда һава җитмәгән кебек тоелса.
Үпкә ялкынсынуын кисәтү
•гемофиль һәм пневмококк инфекциягә, грипп, кызамык, коклюш авыруларына каршы иммунлаштыру. Әлеге авырулар үпкә ялкынсынуын китереп чыгарырга мөмкин;
• салкын тиюдән килеп чыккан авыруларны үз вакытында дәвалау;
• чыныгу:
• оптималь физик активлык;
• зарарлы гадәтләрдән, шул ук вакытта тәмәке тартудан баш тарту;
• хезмәт һәм ял режимын үтәү;
• үпкә ялкынсынуын китереп чыгара торган авырулардан дәвалау (бронхиаль астма, үпкәнең хроник обструктив авыруы).
Белем бирү оешмаларына тәкъдимнәр җибәрелде
Авыруның көчәеп киткән вакытында эпидемиологик иминлекне саклау һәм йогышлы авыруларның таралуына юл куймас өчен мәгариф идарәсенә эшне көчәйтү турында тәкъдимнәр белән хатлар җибәрелде:
• һәр төркемдә тикшерү нәтиҗәләре белән көн саен иртәнге фильтр үткәрү буенча;
• югары һәм түбән тын юллары инфекция билгеләре булганнарны коллективтан изоляцияләү;
• җилләтү челтәрләрен ревизияләү белән йомгаклау дезинфекциясен оештыру һәм үткәрү, кварц кулланып агымдагы дезинфекцияне үткәрү.
Шулай ук ведомство тәкъдим итә:
• балаларны укудан туктату: сыйныфта ике укучы авыраганда сыйныфларны ябу, белем бирү эшчәнлеге алып барган оешмаларда 10 очрак булган оешма эшчәнлеген 10 календарь көнгә вакытлыча туктату;
• кабинетларны, йокы бүлмәләрен җилләүне ешайту. Һаваны йогышсызландыру өчен махсус приборлар кулланылырга мөмкин.
• кабинет системасын үзгәртергә;
• күләмле чаралар үткәрүне рөхсәт итмәскә;
• туклануга нык игътибар юнәлтергә (өстәмә витаминнар кертергә, менюны яңадан карарга һәм башкалар);
• балалар һәм хезмәткәрләр тарафыннан шәхси гигиена таләпләрен үтәр өчен шартлар тудырырга: сабын, антисептиклар, бер тапкыр кулланыла торган сөлгеләр булдырырга.
Дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы — дәваханәдән тыш шартларда (стационардан тыш) барлыкка килүче кискен авыру, аңа дәваханәгә салганнан соң беренче 48 сәгатьтә диагноз куела. Әлеге авыру булганда тын юлларының түбәнге өлешләрендә инфекция билгеләре (бизгәк тоту, йөткерү, какрык бүленеп чыгу, күкрәк читлегендә авырту, тын кысылу) күзәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев