Уңышка ирешкән студентларга башлык стипендияләре, Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр тапшырдылар
Яшьләр үзәгендә Россия студентлары көненә багышланган муниципаль район башлыгы стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Ел саен 25 гыйнварда билгеләп үтелә торган бу бәйрәм барлык югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен аерым әһәмияткә ия.
Чара барышында укуда югары нәтиҗәләр күрсәтүче, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, аның үсешенә зур өлеш кертүче иң лаеклы студентлар билгеләп үтелде.
Россия Студентлары көне белән яшьләрне тыл хезмәтчәне Прасковья Беспалова котлады. Аңа 104 яшь, ул хезмәт сөючән, акыллы һәм зирәк кеше булуның никадәр мөһим булуын яхшы белә. Прасковья Ивановна бәйрәмдә шәхсән катнаша алмады, шуңа күрә видео котлау җибәрде.
— Эшләгез, укыгыз һәм тормышны яратыгыз. Бары тырышлыгыгыз гына сезне теләсә нинди максатка ирешүгә якынайта, — диде тыл хезмәтчәне яшь буынга мөрәҗәгать итеп.
Студентларга үзләренең видео мөрәҗәгатен хәзерге вакытта Ватан сагында торган 305нче артиллерия бригадасы сугышчылары да юллаган. Шәһәребезнең 4нче мәктәбен тәмамлаган хәрби хезмәткәрләрнең берсе Бахмут өчен барган сугышларда катнашып, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Ул яшьләр өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып тора.
Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов стипендиатларның киләчәктә уңышка ирешәчәгенә ышаныч белдерде.
— Чистай районы башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Студентлар көне белән котлыйм. Әлбәттә, безнең шәһәр — студентлар шәһәре. Бездә һөнәри белем алу өчен уку йортлары җитәрлек. Шәһәр тормышында актив катнашкан студентларга рәхмәт белдерәсем килә. Без сезнең фәндәге, спорттагы һәм иҗат эшчәнлегендәге казанышларыгыз белән горурланабыз, — диде Михаил Иванович. Ул ассызыклаганча, студентлык — һәр кешенең тормышында иң матур чорларның берсе.
Аннары сәхнәгә бер-бер артлы аерым казанышларга ирешкән студентларны чакырдылар. Эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге уңышлары өчен алар стипендияләр, башлыкның Рәхмәт хатлары, шулай ук яшьләр берләшмәләреннән бүләкләр алдылар.
Кызларны һәм егетләрне котларга шулай ук яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча башлык ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Гатауллина килделәр.
Чара шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты белән үрелеп барды, аннары студентлар өчен дискотека оештырылды.
Муниципаль район башлыгы стипендиясенә һәм Рәхмәт хатларына лаек булган студентлар
КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы:
Яна Константинова
Яна Петрулевич
Екатерина Полякова
Светлана Тихонова
Дмитрий Антипов
Максим Бабич
Данир Кульмасов
КИУ көллияте филиалы:
Виктория Александрова
Илзирә Садриева
Екатерина Стаценко
Алиса Терентьева
Анастасия Тимофеева
Анастасия Вардзелова
Степан Лисин
Айзилә Мәссарова
Рамазан Хәмитов
Авыл хуҗалыгы техникумы:
Әнсар Вәлиев
Дарья Демина
Юлия Ефремова
Адель Җиһаншин
Алексей Корюкин
Дмитрий Кубышкин
Сергей Лагузин
Илья Никитин
Глеб Потасьев
Константин Сәлахов
Диләрә Сәхабетдинова
Варвара Андронова
Александра Анисимова
Анастасия Баландина
Камилла Биляшева
Камилла Вәлиева
Никита Киселев
Дарья Чистякова
Медицина училищесы:
Валерия Еремеева
Эльмира Шәфигуллина
Вероника Бешенцева
Ралина Гыйниятова
Сәет Минвәлиев
Азалия Мөхәммәдиева
Полина Романова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев