Ул тормышны өзелеп яратты
Якташ язучыбыз, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия лауреаты Рәшит Хәйретдин улы Хисмәтуллинның (Рәшит Хисми) вафатын ишеткәч, йөрәк янә бер кат сыкрап куйды.
Әле җәй башында гына хәләл җефете Җәмилә апаны югалту ачысын кичерде, инде менә хәзер үзе... Ярты ел эчендә бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр. Икесе дә киң күңелле, олы җанлы, ярдәмчел кешеләр иде, урыннары оҗмахта булсын.
Хисмәтуллин Рәшит Хәй рет дин улы 1934 елның 25 декабрендә Татарстан респуб ликасы Аксубай районы Иске Кармәт авылында, гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай һөнәри көллиятенә укырга килә. Ике ел судноремонтлау заводында эшли, армиядә хезмәт итеп кайта. Кичке мәктәптә урта белем алып, Казан дәүләт университетында юристлыкка укый. Аны тәмамлагач, милициядә, авыл хуҗалыгы идарәсендә юрист булып, адвокат, газетада тәрҗемәче булып эшли. Кайда гына эшләсә дә, авырлыклардан зарланмый ул. Киресенчә, яңа дәрт белән алга омтыла. Кыенлыклар булганда көчле булып кала белә. 2002 елда «Туфан киңәш ләрен тотып» исемле беренче татарча китабы дөнья күрә. 2007 елда «Татарлыкка кайту» икенче китабы, 2008 елда рус телендә «Бумеранг зла» һәм 2009 елда рус телендә «Ступени в литературу» исемле дуртенче китабы чыга.
– Күп кенә мәкаләләр, китаплар авторы Рәшит абый Хисмәтуллин һәрвакыт ачык күңелле, кешелекле, бик актив, тормышка, кешеләргә гашыйк кеше иде. Ул озак еллар дәвамында шәһәр үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче безнең «Энҗеләр» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы булды. Биредә очрашулар да аның белән үзенә күрә бер җанлылыкта, рәхәтлектә уза иде.
Иҗатта яңа бөек үрләргә менү өчен бар тырышлыгын, көчен куйды ул. Янәшәдәгеләргә ярдәмчел, киңәшче дә булды.
Рәшит абыйның йөрәгеннән чыккан җылылык, яктылык күңелләребездә мәңге сакланыр. Китап сөюче укучыларында якты уйлар, яшәүгә өмет утлары кабыза алганы өчен без аңа чиксез рәхмәтлебез. Гаҗәеп акыллы, яраткан язучыбыз, киңәшчебез булган Рәшит абыебызның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәт түрләрендә бул сын!, - ди «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Розалия Шәйхетди нова.
Рәшит абый соңгы көннә ре нә кадәр иҗат дәрте белән янды, көчле рухлы, төшенкелеккә бирелми торган оптимист кеше иде. Укучыларыбыз аны безнең газета битләрендә берничә ел дәвамында басылып килгән «Кара үч» әсәре аша да яхшы беләләр. Әлеге дәвамлы әсәрне укучылар яратты, аңардан өзек берәр санда чыкмый калса, дәвамы кайчан буласын сорап шалтыратучылар да булды. Димәк, мөхтәрәм якташыбыз халык яратып укый торган әсәрләре белән иҗат сөючеләр күңелен яуларга да өлгерде...
Кеше китә - җыры кала диләр. Рәшит ага хәзер безнең арада булмаса да халыкчан әсәрләре аша якташлары, тугры укучылары күңелендә мәңге онытылмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев