Укучыларга махсус хәрби операция геройлары турында сөйләделәр
...
Елгачылар клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик кичә булды. Аны Чистай китапханәсе системасы хезмәткәрләре үткәрде. Бирегә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм анда катнашучыларның әти-әниләре кунак итеп чакырылды.
— Безнең өйдә намус, батырлык, кыюлык кебек сүзләр еш ишетелде. Нигә дип сорарсыз? Чөнки үзенең оныклары хакына минем каенатам Ленинград янында сугышкан. Ул куркыныч сугыш турында төрле хәлләр сөйләде. Яраланган, ике тапкыр Дан Ордены белән бүләкләнгән. Өченче Дан орденын Владивостокка үзе шәхсән дәвалануга җибәрелгәнгә күрә алырга өлгерми. Без дә аны ни сәбәпледер, таба алмадык. Ул Җиңүгә, илебезне фашист илбасарларыннан азат итүгә үзеннән зур өлеш кертте. Без аны һәрвакыт истә тотачакбыз, –дип укучылар алдында чыгыш ясады Чистай шәһәренең мактаулы гражданины, оныгы махсус хәрби операциядә һәлак булган Мария Есипова.
Улы махсус хәрби операциядә һәлак булган Зоя Клещевникова да үзенең улы турында сөйләде:
— Барыгызның да «хәрби булу — мәңге исән булу» дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Минем 2023 елның 26 мартында Артемовск шәһәрендә һәлак булган улым мәңге йөрәгемдә яши. Ул 2022 елның октябрендә үзе теләп махсус хәрби операция зонасына китте. Аңа бары 24 яшь кенә иде әле. Университетта укымаса да, штурм бүлекчәсенең командиры булды.
Ул кечкенәдән хәрби булырга хыялланган иде. Һәр җәен Минзәлә шәһәрендә Россия хәрби-космик көчләренең хәрби-патриотик лагеренда үткәрде. Парашюттан күп тапкырлар сикерде. Кызганычка каршы, авыруы аркасында Рязань шәһәрендәге хәрби училищега керә алмады. Иптәшләренең махсус хәрби операциядә һәлак булуларын ишеткәч, ул да анда китәргә карар кылды. Махсус хәрби операция барышында ярты ел вакыт эчендә күп кенә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашты. Батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен «Алтын тәре», Сальск астында барган операциядә катнашканы өчен «Кара тәреләр» белән бүләкләнде. 2023 елның 26 маенда штурм бүлеге командиры вазифаларын үтәгәндә Артемовск шәһәреннән ерак түгел Курдюловка поселогының терәк пунктында дошманның подразделениеләрен тар-мар итүгә иреште. Әмма, ни кызганыч, бу бәрелешләрдә улым каты тән җәрәхәтләре алып, һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. 2023 елның 13 апрелендә Чистайда җирләнде.
Махсус хәрби операциядә катнашкан, Батырлык Ордены белән бүләкләнгән Артур Цыганов һәм махсус хәрби операциядә катнашкан «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медале иясе Денис Яшманов та үсмерләргә үз үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр.
— Иң мөһиме, сез һәрвакыт яхшы кешеләр булып калыгыз, бере-берегезгә хөрмәт белән карагыз. Сугыш ул — бик куркыныч! Бер-берегезгә таяныгыз. Сезгә без булган җирдә булырга Аллаһы Тәгалә насыйп итмәсен. Без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләдек.
Шулай ук укучыларга махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе Татьяна Сәлимҗанова да мөрәҗәгать итте:
— Мин барлык ир-атларны якынлашып килүче бәйрәм –Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм! Безнең улларыбыз кайтмады. Ә без аларны шундый көттек! Минем улым ике ел безнең арада юк инде. Валентина Капралованың улы белән бер үк көнне бер сәгать аерма белән һәлак булдылар. Алар — без, аналар өчен, гомер буена геройлар! Алар башка бервакытта да кайтмаячак, безне 8 март белән котламаячак. Алар безнең бик тәртипле иделәр. Минем улым беренче мәктәптә укыды. Ул спортчы иде, армиядә спецназда хезмәт итте, МЧСта эшләде. Янгын вакытларында исән калды, ә сугышта — юк.
Кичә барышында Александр Луньков башкаруында патриотик җырлар яңгырады. Наталья Пасмурова үзенең «Мирное слово о грозной войне» исемле яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте. Аның улы да хәзер махсус хәрби операция зонасында, әлеге шигырьләрен аңа һәм аның дусларына багышлаган. Һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук укучылар хөрмәтле кунакларга канәфер чәчәкләре бүләк иттеләр.
Әлеге чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында үтте. Мондый кичәләр үсеп килүче буында гражданлык позициясе формалаштыруда зур роль уйный. Программа үсмерләргә ошады, алар илебезнең куркыныч хәлдә булуын яхшы аңлыйлар. Бу минутларда аларның һәрберсе Ватанны сакларга бара алыр идемме, нинди адым ясар идем дип уйлангандыр… Хәзерге вакытта илемнең гражданины буларак, аның өчен нәрсә эшли алам дигән уйлар да тынгылык бирмидер…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев