Төхфәтуллиннар нәселе авылда оста умартачылар һәм гармунчылар буларак билгеле
Балалар һәм яшьләр иҗат йортында ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды
Анда районыбызда яшәүче 8 гаилә: Падериннар, Зариповлар, Михайловлар, Төхфәтуллиннар, Львовлар, Федосеевлар, Закировлар һәм Гориннар катнашты. Һәр гаилә үзенчә уникаль һәм талантлы.
Фестиваль ике этаптан: гаилә тарихына багышланган күргәзмәләрдән һәм сәхнәдә чыгышлардан торды. Катнашучылар үзләренең нәселләре турында мөмкин кадәр кызыграк сөйләргә тырыштылар. Алар жюри әгъзаларын җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп һәм музыка коралларында уйнап каршы алдылар. Аларга тәмле ризыклардан авыз итәргә тәкъдим иттеләр һәм гадәти булмаган борынгы әйберләрне күрсәттеләр.
— Әлеге фестиваль ярдәмендә Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үсә, гаилә йолалары буыннан-буынга күчә, — диде шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. — 8 гаилә бүген үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте, катнашучыларның ата-бабаларын хөрмәт итүләре һәм гаилә кыйммәтләрен саклаулары сөендерә. Һәр гаиләнең элек ата-бабалары кулланган көнкүреш әйберләре турында дәртләнеп сөйләвен күрдем. Шулай ук барлык гаиләләрнең үз Ватанын яратучы чын патриотлар булуы күренеп тора.
Фестивальгә Татар Баганалысы авылыннан Төхфәтуллиннар гаиләсеннән 16 кеше килгән иде.
Аларның «Армиягә озату» күренеше балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә багышланган иде. Алар гаилә әгъзаларының берсен армиягә озату йоласын һәм үзенчәлекләрен күрсәттеләр. Армиядә хезмәт итүнең игелекле һәм мактаулы эш булуын ассызыкладылар.
Алар оештырган күргәзмәдә төрле чорлардагы (Бөек Ватан сугышы чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр) армиядән җибәрелгән солдат хатлары архивы күрсәтелде. 1965-1968 елларда армиядә хезмәт иткән бабалары Әнәс Гыйләҗевтән бик күп хатлар сакланып калган. Аларда ул әнисенә һәм хатынына багышлап шигырьләр язган, соңыннан гаилә алардан тулы бер җыентык ясаган.
Армия (дембель) альбомы — сәнгатьнең үзенчәлекле төре. Шундый сигез альбомнан торган аерым күргәзмә бик кызыклы булды. Ул жюрида гына түгел, башка командаларда да кызыксыну уятты.
Төхфәтуллиннар нәселе авылда оста умартачылар һәм гармунчылар буларак билгеле. Гаилә гармуннары, умартачылык әйберләре тагын бер күргәзмә тәшкил итте.
Шулай ук гаилә Төхфәтуллиннар-Гыйләҗевлар нәселенең сигез буыныннан 200 вәкилен үз эченә алган шәҗәрә агачын тәкъдим итте.
Үсеп килүче буынны тәрбияләгән һәм гаилә традицияләрен саклаган өчен Төхфәтуллиннар гаиләсе катнашучылар дипломнары белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев