Террорчылыкка каршы комиссия утырышында 2024 елгы эшкә йомгак ясалды
Террорчылыкка каршы комиссиянең агымдагы елда беренче утырышын район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды. Киңәшмәдә район халкының иминлеген тәэмин итү һәм террорчылыкны кисәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Районда социаль-икътисади хәл тотрыклы кала
Утырыш комиссиянең 2024 елгы эшенә йомгак ясаудан башланды. Террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Ольга Заглядова планлаштырылган чараларның үтәлеше турында хәбәр итте. Ел дәвамында 9 утырыш уздырылган, 37 мәсьәлә каралган һәм 39 җаваплы зат тыңланган. Районда социаль-икътисади хәл тотрыклы, милләтара һәм динара низаглар теркәлмәгән.
Ольга Валентиновна муниципаль район халкының махсус хәрби операция уздыру белән бәйле рәвештә бердәмлек күрсәтүен аерым ассызыклады. Чистайлылар үзләренең битараф булмавын күрсәтәләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына төрле ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр белән район җитәкчелегенә чыгалар.
— Барысы да — бизнес, барлык төр милек формасындагы предприятиеләр, бюджет тармагы, дини оешмалар, районның барлык кешеләре һәм хәтта пенсионерлар да актив катнаша, — дип сөйләде комиссия сәркатибе. — Кирәкле әйберләр, азык-төлек, техника, шулай ук финанс чаралар белән дә ярдәм итәләр, аларга сугышчыларга кирәк булган әйберләр сатып алына һәм илтеп җиткерелә. Махсус хәрби операция зонасы өчен берничә гуманитар ярдәм җыю пункты оештырылды. Бүгенге көнгә 440 тоннадан артык гуманитар йөк һәм 51 берәмлек техника җибәрелгән инде. Район җитәкчелеге һәм авыл җирлекләре башлыклары махсус операция зонасына гуманитар ярдәмне шәхсән үзләре илтәләр.
Кибериминлек мәсьәләләренә — аерым игътибар
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча максатчан программаны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ольга Вадимовна ассызыклаганча, мәгариф оешмалары яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясен таратуга каршы торуда төп роль уйныйлар.
— Безнең бурыч — толерант аң, һәр кешегә хөрмәт тәрбияләү, башка мәдәниятләргә кызыксыну уяту һәм берләштерүче факторларга игътибарны юнәлтү, — дип билгеләп үтте ул.
Максатчан программа кысаларында районның мәгариф оешмаларында узган елда Батырлык дәресләре, хәтер акцияләре һәм яшьләрдә террорчылыкка каршы аң формалаштыруга юнәлдерелгән конкурслар үткәрелгән.
Экстремистик ресурслар психологик йогынты ысулларын актив куллана торган интернет-киңлектә эшләүгә аерым игътибар бирелгән. «Саннар дәресе» Бөтенроссия проекты кысаларында мәктәп укучылары кибериминлек нигезләрен өйрәнәләр, цифрлы этикет принциплары һәм мессенджерларда кулланыла торган технологияләр белән танышалар. 2024 елда мондый дәресләрдә 8 400дән артык укучы катнашкан.
Ольга Купцова үз чыгышында шулай ук мәгариф оешмаларының техник җиһазланышы һәм иминлеге мәсьәләләренә дә кагылды. Ул районның барлык мәгариф учреждениеләрендә хәвеф сигнализациясе төймәләре, автомат янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системалары барлыгын хәбәр итте. 2024 елда террорчылыктан саклануга 36 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән һәм үзләштерелгән, шуның 5,7 миллионы — җирле бюджеттан, ә 31,2 миллион сум Татарстан Республикасы бюджетыннан. Бу акчалар хәбәр итү системасын монтажлауга, сак сигнализациясе, видеокүзәтү һәм башка иминлек чараларын урнаштыруга юнәлдерелгән.
Мәдәният — кисәтү коралы
Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын 2024 елда Чистай районында гамәлгә ашыру турында мәдәният бүлеге начальнигы Регина Воронина хәбәр итте. План кысаларында районда 49 меңнән артык кешене үз эченә алган 671 профилактик чара үткәрелгән. Бу максатларга 285 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Төп игътибар яшьләрне террорчылыкка каршы һәм патриотик тәрбияләүгә, шулай ук деструктив агымнарга җәлеп итү куркынычын киметүгә бирелгән.
Агымдагы елда гаилә тәрбиясе, психологик манипуляцияләр һәм кибериминлек мәсьәләләрен дә кертеп, ата-аналар аудиториясе белән эшләүгә басым ясалачак. Кисәтү эшчәнлеге тупланган тәҗрибәне һәм яңа чакыруларны исәпкә алып дәвам итәчәк.
Объектларның иминлеге һәм урыннарда кисәтү
Ведомстводан тыш сак бүлегенең үзәкләштерелгән сак пультында кизү торучы Радик Ибраһимов районның 278 объектында иминлек паспортларының торышы турында хәбәр итте. Аларның күбесе таләпләргә туры килә, җитешсезлекләрне бетерү буенча эш алып барыла.
Нарат-Елга авыл җирлеге башлыгы Альфред Хәмитов кисәтү чаралары үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Җирлектә шикле кешеләр күренгәндә, транспорт чаралары һәм әйберләр табылганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләшүләр, инструктажлар даими үткәрелә. Буш, ташландык йортларны даими тикшереп торалар. Паспорт режимы үтәлешенә контроль алып барыла.
Чыгыш ясаучыларны тыңлап, Дмитрий Иванов объектларның иминлек паспортларын актуальләштерү, гадәттән тыш хәлләрдә эш итү өчен өйрәнүләр үткәрүне дәвам итәргә кушты. Район башлыгы террорчылыкка каршы тору эше барлык структураларның даими игътибарын һәм үзара хезмәттәшлеген таләп итә, дип билгеләп үтте.
— Безнең бурыч — районда яшәүче һәр кешенең иминлеген тәэмин итү һәм тыныч тормыш өчен шартлар тудыру, — дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев