Татарстан Росреестры нинди хуҗалык корылмаларына хокукларны теркәргә кирәклеген аңлатты
Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, 1 марттан «төзедең-рәсмиләштер» принцибы кертелә торган 487нче номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Росреестрына гражданнардан: хәзер хуҗалык корылмаларын, мәсәлән, мунча, сарай һәм теплицаларны мәҗбүри рәвештә теркәргә кирәкме дигән сораулар килә башлады.
Росреестр белгечләре билгеләп үткәнчә, әгәр төп бина белән элемтә булган һәм ярдәмче яки хезмәт күрсәтү функциясен үтәгән хуҗалык корылмалары капиталь булса, аларны теркәргә кирәк. Капиталь булуның төп билгеләре булып җир белән ныклы бәйләнеш (еш кына бу тирән нигезнең, терәк һәм киртә конструкцияләренең булуында чагыла), шулай ук аларның билгеләнешенә зыян китермичә күчереп йөртү мөмкинлеге булмау тора.
Бу критерийларга эләкмәгән объект кадастр исәбенә куелырга тиеш түгел һәм аңа хокук теркәлми.
Еш кына гражданнар торак йорт белән бергә капиталь гаражларга, мунчаларга һәм башка шундый корылмаларга хокукларны теркиләр. Сүтелә торган теплицаларны, чатырларны һәм япмаларны, урамдагы душ кабиналарын һәм бәдрәфләрне, шулай ук мондый билгеләнештәге башка корылмаларны үз участогыңда кадастр исәбенә куймыйча һәм аларга хокукларны теркәмичә урнаштырырга мөмкин.
Участоктан файдалануның рөхсәт ителгән төренә игътибар итегез. Участогыгызның рөхсәт ителгән файдалану төре нинди булуына игътибар итәргә кирәк. Әгәр җир участогы үсемлекчелек алып бару өчен каралган булса, анда капиталь төзелеш объектлары төзергә ярамый. Эш кораллары һәм уңышны саклау өчен күчемсез милек объектлары булмаган хуҗалык корылмаларын гына торгызырга мөмкин. Ә менә бакча участогында җир белән нык бәйләнгән капиталь ярдәмче корылмалар урнаштырырга мөмкин.
Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев