Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Росреестры: җир участокларын үзләштерү һәм алардан файдалану турындагы закон ничек эшләячәк

...

Соңгы вакытта Интернетта 2025 елның 1 мартыннан җир участоклары милекчеләреннән, алардан файдаланмау сәбәпле, гадиләштерелгән тәртиптә җир участоклары тартып алынырга мөмкин дигән хәбәрләр барлыкка килде. Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, чөнки законнарда җир участокларын тартып алуның бернинди «гадиләштерелгән» тәртибе каралмаган. Киресенчә, закон объектив сәбәпләр аркасында хокукларны рәсмиләштергәннән соң ук җирләреннән файдалана алмаган хокук ияләрен яклауны тәэмин итә, шулай ук үз җир участокларын аңлы рәвештә файдаланмый торган һәм анда агач-куаклар басып китүгә һәм торак пунктларны үстерү проблемаларына китергән хокук бозучыларга карата чаралар күрә.
«Җир участокларын үзләштерү өчен өч еллык срок» нормасы сазлыклы, чүпләнгән яки чүп үләннәре басып киткән проблемалы участокларга кагыла. Кешегә кирәкле барлык эшләрне башкару һәм участокны файдалануга әзерләү (аны чүп-чардан чистарту, киптерү, рельефны тигезләү һ.б.) өчен өстәмә рәвештә 3 ел бирелә. Шушы 3 еллык срок дәвамында аны җирдән максатчан файдаланмаганы өчен җаваплылыкка тартырга ярамый. 3 ел узганнан соң кеше аны билгеләнгән максаты буенча куллана башлый – йорт, кибет, рекреацион билгеләнештәге объектлар төзи, авыл хуҗалыгы продукциясен үстерә һәм башкалар. Шушы вакыттан башлап милекче участоктан файдаланмаган өчен җавап тота һәм контроль (күзәтчелек) органнары хокук бозуларны теркәп куярга мөмкин.
Мөһим! Җирләрне үзләштерү турындагы яңа законда җир участокларын тартып алу өчен нигезләрне киңәйтү, алардан файдаланмаган өчен штрафларны арттыру тәкъдим ителми.
Моннан тыш, РФ Гражданлык кодексында 1995 елдан ук инде авыл хуҗалыгы, торак яки башка төзелеш алып бару өчен билгеләнгән җир участокларын тартып алу процедурасы каралган. Бу аны өч ел дәвамында максатчан билгеләнеше буенча файдаланмаган очракта (аны үзләштерүгә бәйле хәлләр, шулай ук табигать бәла-казалары булмаганда) мөмкин.
Ягъни элегрәк гамәлдәге законнар буенча милекчедән җирне, әгәр ул аны 3 ел эчендә үзләштермәгән булса, тартып ала алсалар, яңа закон буенча аны тартып алу мөмкинлеге 5-7 елга кадәр озая, чөнки ул кешегә үзләштерү өчен өстәмә 3 ел бирә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кеше җир участогын вакытында үзләштермәсә дә, бу аны тартып алу өчен автомат рәвештә нигез булмаячак.
Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев