Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Сарсазы авылында сыерчык оялары ясау буенча экологик акция үтте

Анда 7 гаилә катнашты

Татар Сарсазы авылының «Сәфәр» мәчете авыл халкы арасында «Кошларга ярдәм ит!» дип исемләнгән сыерчык оялары ясау буенча күркәм экологик акция игълан иткән иде. Анда 7 гаилә катнашты. Һәрбересе бу матур һәм кирәкле эшкә зур тырышлык куйган, берсеннән-берсе матур сыерчык оялары ясаганнар. «Сәфәр» мәчетендә кциягә нәтиҗә ясалды. 

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде:
«Иң оригиналь оя» Рушан Гарипов
«Иң креатив оя» Азат Габитов оныгы Руфат белән
«Иң практик оя» Рәмис Билалов кызы Динә белән
«Иң эстетик оя» Минхать Митаев
«Иң оптималь оя» Марат Шайхутдинов
«Иң әкияти оя» Рания Кәримова әтисе Рөстәм белән
«Иң сувенир оя» Кәримова Диләрә әтисе Рөстәм белән.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Шунысы күркәм, әлеге чарада балалар да, олылар да бик теләп катнашты. Ациядә катнашучылар сыерчык ояларын мәктәпкә бүләк итеп бирделәр. 
Авыл халкы акцияне оештыручыларга — „Сәфәр“ мәчете имамы Азат-хәзрәткә һәм аның хатыны Гүзәл Ягъфар кызына рәхмәт белдерде. Аларның тырышлыгы белән бу чара гаиләләрне берләштереп, иҗат һәм табигатькә карата мәрхәмәт хисе тудырды.

Фотолар Татар Сарсазы авылы мәдәният йортының социаль челтәрдәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев