Сугыш чорындагы кеше язмышларын чынбарлыктагыча ачып бирделәр
Күптән түгел Татар Талкышы авылы мәдәният йортында Мәйрүзә Ямалетдинованың «Югалган язмышлар» (Телсез гармун) драмасы сәхнәләштерелде.
Драма сугыш кырыннан, әсирлектән качып кайткан Шакир язмышы, авылдашларының сугыш чорында күргән авырлыклары турында. «Сугыш... Заманасы шундый бит, картлары яшәрде, бала-чага, яшьләр өлкәнәеп китте, хатын-кызларын танырлык та түгел, барысы да кырда...» – дигән сзләр кемне генә битараф калдырыр икән... Спектакль, беренче чиратта, тәрбияви яктан әһәмиятле.
Театрда Татар Талкышы гомуми урта мәктәбе укучылары үз рольләрен җиренә җиткереп, һәр образны халык күңеленә кереп калырдай итеп башкардылар. Алар уйнаганда урыны белән тамашачы көлеп тә алды, кайчак сискәнеп, шүрләп тә куйды. Кыскасы, спектакль бик җанлы үтте. Төп рольне – Шакир ролен Солтан Сафин, спектакльнең төп йөген күтәреп баручы хатын-кыз образын – Зәйнәпне Миләүшә Вәлиева башкарды. Шулай ук Гата карт ролен уйнаган Илназ Фатыйховны да тамашачы яратып кабул итте. Сугыш чорында өлкән буынның язмышын, кичерешләрен нәкъ менә чынбарлыктагы кебек ачып бирде алар.
Драмада сугыш үзе сурәтләнми, ә тормыш чынбарлыгы гына итеп бирелә. Сугышчы образы бар һәм аны автор сугыш кырында итеп түгел, ә гадәти шартларда күрсәтә. Сугыш үзе күренмәсә дә, аның барлыгын, кешеләргә газап китерүен образларның күңел кичерешләре аша күрдек. Бу бигрәк тә Мәликә (Эльнара Хәлиуллина), Гөлзифа (Нурзадә Баһаветдинова), Зәлифә (Илүзә Хөсәенова), Гариф (Илдан Сафин), Таһир (Булат Сафин) образларында ачык сүрәтләнә.
Артистлар да, үз чиратында, сугыш елларындагы мохитны тудырып, шул дәһшәтле елларның аянычлы язмышларын төгәл гәүдәләндерә алуына чиксез шат иде.
Мин дә үз чиратымда шушы әсәрне сәхнәгә куйган Резедә Төхфәтуллинага, Татар Талкышы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучыларына, мәктәп житәкчелегенә изге теләкләремне юллап калам. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп калам.
Суфия Баһаветдинова, Татар Талкышы авылы китапханәсе җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев