С. Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче кызлар «Роза ветров» юбилей халыкара башкару сәнгате конкурсында җиңү яуладылар
Сәхнә, музыка, Сочи — болар барысы бергә С. Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче кызларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
9 гыйнвардан 12сенә кадәр Рената Зарипова, Кристина Комарова һәм Амелия Урманчеева «Роза ветров» халыкара башкару сәнгатенең 30нчы, юбилей конкурсының финалында катнаштылар. Кызлар туган шәһәребезне генә түгел, ә Татарстанны да җыр һәм башкару номинацияләрендә лаеклы тәкъдим иттеләр, җиңүчеләр — 1нче премия лауреатлары булдылар. Афәрин, яшь талантлар!
Иҗади конкурста Россиянең 62 төбәгеннән һәм дөньяның 21 иленнән барлыгы 4500 сәләтле бала һәм яшүсмер катнашты.
Рената, Кристина һәм Амелия — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Локман кызы Зарипова һәм Балалар сәнгать мәктәбенең югары квалификация категорияле укытучысы Гөлшат Зәйнулла кызы Садыйковада шөгыльләнәләр. Остазлар кызларның бик талантлы, максатчан һәм тырыш булуларын билгеләп үттеләр, бу аларны уңышка китерә дә инде.
Яшь артистлар зур күләмле иҗади конкурста катнашу хисләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Рената Зарипова, 2нче гимназия укучысы:
— Сочида узган һәр конкурс көненнән мин бик күп уңай хис-кичерешләр алдым. Шунысы куанычлы, без өчебез дә 1нче премия лауреаты булдык. Конкурс үзе — кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйга. Анда катнашу үз сәләтеңне һәм укытучылар белән бергә тырышып эшләүнең нәтиҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Барысына да мең-мең рәхмәт, миңа бик ошады!
Кристина Комарова, 16нчы мәктәп укучысы:
— Бу конкурсның географиясе киң. Анда илебезнең төрле почмакларыннан гына түгел, чит илләрдән дә катнашучылар: көчле тавышлар, лаеклы көндәшләр, искиткеч педагоглар җыелды. Барысына да рәхмәт!
Амелия Урманчеева, 1нче гимназия укучысы:
— Мин, моның зур эш булуына карамастан, төрле конкурсларда катнашырга яратам һәм нәтиҗәләр сөендерә. Һәр чыгыш, һәр җиңү — ул тәҗрибә һәм кеше шөгыленең мөһим булуын аңлау. Сочидагы чыгыш мине бик тәэсирләндерде, бигрәк тә — бүләкләү тантанасы. Зур бәйрәм килеп чыкты. Барысына да ихластан рәхмәт!
2024 елның язында Бөгелмәдә узган «Бөгелмә — Мәскәү транзит» «Роза ветров» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы Сочидагы конкурста катнашу хәбәрчесе булды.
— Анда лаеклы чыгыш ясап, призлы беренче урыннарны яулап, Рената, Кристина һәм Амелия финалга чакыру алдылар. Ул өч шәһәрдә: Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм Сочида узарга тиеш иде. Балалар һәм аларның әти-әниләре бертавыштан ярышырга нәкъ менә Сочига барырга карар кылдылар, — дип сөйләде кызларның укытучы-остазларының берсе Лилия Зарипова.
Эш кайнап торды: репетицияләр артыннан репетицияләр узды, укытучылар программаны камилләштерделәр, балалар аеруча тырышып шөгыльләнделәр — барысы да бу сәяхәтне көтеп тордылар.
— Әти-әниләр, аерым алганда, Наталья Александровна Комарова туксан көн алдан да кассада булмаган билетлар сатып алу өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Ниһаять, заявка калдырып, билетлар сатып алынды. Беренче чирек тәмамланды. Икенче чирек дәвамында әйбәтләп әзерләндек, осталыкны камилләштердек, бу сәяхәтне көтеп яшәдек, — дип уртаклашты кызларның икенче остазы Гөлшат Садыйкова.
Көзге каникул көннәрендә, 2024 елның ноябрендә, кызлар укытучылары Лилия Локман кызы белән Казанда «Бөркетләр очарга өйрәнә!» конкурс-фестивалендә уңышлы катнаштылар. Призлы урыннар катнашучыларны тагын да канатландыра һәм тизрәк Сочига бару теләге көннән-көн көчәя.
Ниһаять, китү көне килеп җитә, барысы да бердәм рәвештә Сочидагы һава торышын, диңгез температурасын белешәләр… Якты хисләр, яңа танышулар, җиңүләр, казанышлар һәм тәэсирләр белән очрашырга юлга кузгалалар. Шулай була да! Күптән көтелгән «Роза ветров» башкару сәнгате фестивалендә болар барысы да була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев