Россия матбугаты көне белән!
13 гыйнварда илебездә Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1703 елда «Ведомости» исемле беренче рус газетасы дөнья күрә, ул хаклы рәвештә илебез журналистикасының башлангыч ноктасы була, аның бай традицияләренә нәкъ менә матбугат басмалары нигез сала.
Бүген Россия матбугаты көне — мәгълүмат әзерләү, җитештерү һәм тарату белән шөгыльләнүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Газета һәм журналлар, телевидение һәм радиотапшырулар, Интернет-басмалар — болар барысы да безне соңгы яңалыклар белән таныштыралар, кулны вакыйгалар пульсында тотарга мөмкинлек бирәләр.
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән Россия матбугаты көне белән котлыйм!
Бу һөнәр вәкилләре актив социаль позициядә торалар, прогрессив идеяләрне үткәрүчеләр булып торалар. Сезнең ярдәмегез белән һәр чистайлы шәһәр һәм район тормышында барган уңай үзгәрешләр, анда яшәүчеләрнең уңышлары турында тиз арада белә алалар.
Нәтиҗәле хезмәттәшлек, вакыйгаларны, социаль әһәмияткә ия проектларны объектив яктыртуыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, зур тиражлар, эксклюзив материаллар һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия телим.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев