Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ришвәтчелеккә бәйле җинаять эшләре саны арткан

Аларның күбесе бюджет акчаларын урлау һәм вазифаи вәкаләтләрдән кирәгеннән артык файдалану белән бәйле

Муниципаль районда ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең быел беренче утырышы булды. Аны комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Утырышта комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары, контроль-күзәтчелек структуралары вәкилләре, шулай ук чакырылган затлар катнашты. Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә куелды.
Утырышны муниципаль районның контроль-хисап палатасы рәисе Ольга Гришина 2024 елда контроль-хисап палатасы үткәргән чаралар турындагы мәгълүмат белән башлады. Ул хәбәр иткәнчә, 2024 елда 51 объектта 5 контроль һәм 27 эксперт-аналитик чара үткәрелгән. Тикшерелгән акчалар күләме 171,3 миллион сум тәшкил иткән, 18,8 миллион сумлык суммага хокук бозулар ачыкланган. Төп бозулар бюджетларны формалаштыруга һәм үтәүгә, шәһәрнең спорт мәктәпләренең берсендә бухгалтерлык исәбенә алуга, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыруга кагылган. Аерым алганда, балаларны тукландыруның чынлыктагы рационының расланган менюга туры килмәве, азык-төлек туплауда хокук бозулар һәм туклануның натураль нормаларын үтәмәү очраклары ачыкланган.
Район башлыгы, комиссия рәисе Дмитрий Ивановның хокук бозулар ачыклануга бәйле рәвештә күрелгән чаралар турындагы соравына муниципаль район мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова аңлатма бирде:
— Бозулар ачыкланган мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә дисциплинар җәзалар салынды, бухгалтерия тарафыннан туклануны оештыруга контроль көчәйтелде, тәэмин итүчеләр белән тиешле дәгъва эше алып барыла.
Аннары шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Наталья Олюшкина узган елда ачыкланган ришвәтчелек юнәлешендәге хокук бозулар турындагы доклад белән чыгыш ясады.
2024 елда прокуратура тарафыннан ришвәтчелек юнәлешендәге 21 бозу ачыкланган. 6 тәкъдим кертелгән, 6 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 4 җинаять эше кузгатылган, судка 16,7 миллион сумнан артык суммага 2 дәгъва гаризасы җибәрелгән. Сатып алулар, муниципаль милек һәм җир участоклары белән эш итү өлкәсендәге хокук бозуларга аерым игътибар бирелгән.
— Ришвәтчелек юнәлешендәге җинаять эшләрен тикшерү прокуратураның даими контролендә тора, — дип ассызыклады Наталья Евгеньевна, — шул ук вакытта тикшерү органнары тарафыннан җинаять нәтиҗәсендә китерелгән матди зыянны каплауга юнәлдерелгән чараларның тулылыгы һәм үз вакытында кабул ителүе мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә.
2024 елда тикшерелгән ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләр турында Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Дамир Сабирҗанов сөйләде. Узган елда, аннан алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләр буенча кузгатылган җинаять эшләре саны сизелерлек, 11дән 18гә кадәр арткан. Төп җинаятьләр бюджет акчаларын урлау һәм вазифаи вәкаләтләрдән кирәгеннән артык файдалану белән бәйле.
Шунысы кызык, 2024 елда районара тикшерү бүлеге производствосында җир мөнәсәбәтләре, торак-коммуналь хуҗалыгы, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә кылынган ришвәтчелек юнәлешендәге бер генә җинаять эше дә кузгатылмаган. Чыгышын тәмамлап, Дамир Камил улы югарыда күрсәтелгән өлкәләрдә җинаятьләрне ачыклау буенча тиешле барлык чаралар күрү кирәклегенә басым ясады.
Утырышның көн тәртибенә куелган соңгы пункты Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Җәмил Әхмәтҗанов чыгышы булды. Ул Эчке эшләр министрлыгының ришвәтчелек белән бәйле җинаятьләрне ачыклау буенча район бүлегенең 2024 елдагы эше турында хәбәр итте.
Узган ел икътисад һәм ришвәтчелек юнәлешендәге авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган 3 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. 19,6 миллион сумлык суммага җинаятьләр ачыкланган, 22,6 миллион сум кайтарылган.
Чыгышын тәмамлап, Җәмил Ришат улы 2025 елга өстенлекле бурычларны атады, алар арасында — милли проектлар кысаларында бюджет акчаларын тоту өлкәсендә тикшерү чаралары уздыру, бюджет акчаларын үзләштергәндә ришвәтчелек күренешләренә каршы тору.
Утырышка йомгак ясап, Дмитрий Иванов ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйтүгә һәм бу өлкәдә җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән йөкләмәләр бирде.
— Кылынган бозуларны мөмкин кадәр күбрәк ачыклау өчен кисәтү эшен һәм контроль чараларны көчәйтергә кирәк. Алар өчен закон буенча җәза бирәчәкбез, — дип йомгак ясады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев