Рәзит Минһаҗев: «Биюдә елан хәрәкәтләренә яраклашам»
Рәзит Минһаҗев 4 метрлы еланны өендә ни өчен тотуы һәм монда шәрык биюләренең нинди катнашы булуы турында сөйләде
Тыныч һәм тәрбияле — Рәзит Минһаҗев аны шулай тасвирлый. Һәм сүз мәче яки эт турында түгел, ә елан турында бара. Менә берничә ел инде Нарат-Елга авылында гомер итүченең өендә зур, сары елан яши.
Яңа ел алдыннан гадәти булмаган йорт хайваны хуҗасы белән, билгеле, очраклы гына аралашмадык. Көнчыгыш календаре буенча нәкъ менә елан якынлашып килүче 2025 елның символы булып тора. Рәзит Минһаҗев сөйрәлүче хайванның аның өендә ничек барлыкка килүе һәм монда шәрык биюләренең нинди катнашы булуы турында сөйләде.
Белешмә
Рәзит Минһаҗев 1992 елның 17 гыйнварында Әлки районының Югары Әлки авылында туган. Сигез яшендә гаиләсе белән Чистай районының Нарат-Елга авылына күченә. 2нче гимназиядә укый, аны тәмамлагач, Казан театр училищесында белем ала. Хәзер Рәзит Минһаҗев төрле мәдәни чараларда чыгыш ясый, Казан филармониясе белән хезмәттәшлек итә.
Рәзит өендә яшәүче сары еланның исеме Пенка — ул кыз. Яшь егетнең бу хайваннар белән кызыксынуы аның көнчыгыш биюләре белән мавыгуы аркасында барлыкка килгән. Еш кына сәхнәдә аны елан белән биюен күрергә була.
— Сәхнәгә, тамашачылар алдында чыгыш ясауга, бигрәк тә биюләргә мин яшьтән үк тартылдым, — дип сөйли Рәзит Минһаҗев. — Балалар бакчасында узган бәйрәмнәрдә мин рәхәтләнеп шигырьләр сөйли, бии идем. Еллар узган саен моның белән активрак мавыга башладым. Бию белән зуррак яшьтә, мәктәптә укыганда ук ныклап шөгыльләнә башладым. Мин классик балет та, халык биюләре дә биим, башка жанрларны да үзләштердем… Әмма барыннан да бигрәк миңа көнчыгыш биюләре ошый. Аларның төрле юнәлешләре бик күп, иң яратканы — табла.
— Елан һәм көнчыгыш биюе… Аларны берләштерү идеясе ничек барлыкка килде?
— Дөресен генә әйткәндә, минем башымда беркайчан да андый уйлар булмады! Чараларның берсендә, чыгыштан соң, мин көнчыгыш бию костюмында елан белән фотога төштем. Сурәтне социаль челтәрләргә урнаштырдым. Танышларым, дусларым, язылучыларым: «Ни өчен минем репертуарымда елан белән бию юк, шәп булыр иде!» — дип сорый башладылар. Мин: «Ә нигә әле мондый бию эшләп карамаска!» — дип уйладым. Еланнар белән кызыксына башладым, аларның төрләрен төрле чыганакларда өйрәнергә аларны үз өйләрендә тоткан дус кызларым ярдәм итте, — ди әңгәмәдәшем.
Рәзит номер уйлап таба. Башта еланнарны арендага алган, аннары үз өендә гадәти булмаган хайван тотарга булган. Шулай итеп, Минһаҗевлар гаиләсендә елан — Пенка барлыкка килгән.
— Һәр еланның үз холкы. Миңа төрле сөйрәлүче хайваннар белән биергә туры килде, өйрәтүгә бирешмәгәннәре дә, шундый ук кыргый һәм куркыныч булып калганнары да, хуҗадан башка башкаларны кабул итмәгәннәре дә бар иде. Ә менә минем еланым бик тыныч һәм тәрбияле. Биегәндә мин елан хәрәкәтләренә яраклашырга тырышам. Гомумән, алар үз хуҗаларына ияләшәләр, ләкин хайванның хайван булып калуын онытырга ярамый, шуңа күрә эш вакытында һәрвакыт аның кәефен контрольдә тотам. Чыгышлар вакытында төрле хәлләр була, бигрәк тә банкетларда эшләгәндә һәм чит кешеләр якынлашканда, мин аларны һәрвакыт кискен хәрәкәтләр ясамасыннар дип кисәтеп куям. Әйе, сүз уңаеннан, сары питон — агулы булмаган елан, ләкин тешләргә мөмкин.
Рәзит әйтүенчә, Пенка террариумда яши, аңа аена бер тапкыр куян ашаталар. Үз өендә шундый гадәти булмаган хайван тотарга теләүчеләргә минем әңгәмәдәшем яхшылап уйларга киңәш итә.
— Яңа елда газета укучыларыбызга нәрсә теләр идегез?
— Киләсе ел хәвеф-хәтәрсез булсын, тынычлык урнашсын! Һәркемнең өендә иминлек, үзара аңлашу хөкем сөрсен. Барыгызга да сәламәтлек, күңел көрлеге һәм теләкләрегезнең тормышка ашуын телим!
Бу кызык
Табла — ул классик гарәп биюен көчле барабаннар белән тиз музыкага башкару, бу стильнең исеме дә шуннан килеп чыккан, ул «барабаннар астында ялгыз бию» дип тәрҗемә ителә.
10:58
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев