Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район кулланучылар җәмгыятендә һәм туризм бүлегендә — яңа җитәкчеләр

Муниципалитетта үткән атналык киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе берьюлы ике билгеләү турында хәбәр итте.

Шулай итеп, Наилә Хәбибуллина Чис­тай районы кулланучылар җәмгыяте Идарәсе рәисе итеп билгеләнде.
Ул әлеге вазифада үз теләге белән эштән киткән Артем Севастьяновны алыштырды. Бу хакта ТР кулланучылар кооперациясе оешмасы Берлеге сайтында хәбәр ителә.
2024 елга кадәр Наилә Хәбибуллина шәхси эшмәкәр булып эшләде. Бу вазифага аның кандидатурасын Чистай райпосы Советы рәисе Марат Гобәев тәкъдим итте. Райпо Советы аны бертавыштан хуплады.
Туризмны үстерү буенча бүлек мөдире итеп Таисия Олешкевич билгеләнде.
Таисия Витальевна безнең шәһәрдә туып үскән. Югары белемле: Яр Чаллы шәһәрендә «Икътисад һәм идарә» белгечлеге буенча Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен тәмамлаган. Аның элеккеге эш урыны — «Восток» фәнни-техник үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев