Район газетасына язылдылар һәм бүләкләр оттылар!
...
Бәйрәмнәр алдыннан без «Чистай хәбәрләре» һәм «Чистопольские известия» газеталарына язылучылар арасында Яңа ел бүләкләре уйнатуны игълан иткән идек. Конкурста катнашу өчен квитанцияләрне 2025 елның беренче яртыеллыгына район басмасына язылу рәсмиләштергән 70тән артык укучы җибәрде.
Лототрон ярдәмендә социаль челтәрдә туры эфирда без өч җиңүчене: Михаил Сергеевич Михеевны, Любовь Владимировна Кубышкинаны һәм Елена Николаевна Васенкованы билгеләдек.
Җиңүчеләрне һәм барлык газета укучыларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телибез!
Безнең газетаны күп еллар алдыручыларга да, беренче тапкыр язылучыларга да рәхмәтлебез! Быел да без сезне яхшы хәбәрләр, кызыклы репортажлар һәм эксклюзив материаллар белән сөендерергә вәгъдә итәбез! Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев