Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәфгать Нуруллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча турнирда 30 көрәшче катнашты

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, танылган көрәшче Рәфгать Нуруллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча турнир оештырылды.

Ярышлар Рәфгать Әхәт улының туган ягында — Татар Ялтаны авылы Мәдәният йортында узды.
Турнирда шәһәр һәм районның 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 30дан артык яшь көрәшчесе катнашты. Чистай районында милли көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Гобәев ярышларны уздыруда башлап йөрүче булды. Бу тәкъдимне шунда ук Рәфгать Нуруллинның дуслары, хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары күтәреп алды.
— Турнир күренекле көрәшчебезгә, якташыбызга хөрмәт күрсәтү, шулай ук үсеп килүче буын арасында милли көрәшне популярлаштыру, яшь спортчылар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында уздырылды, — дип сөйләде турнирны оештыручыларның берсе, Рәфгать Нуруллинның дусты һәм хезмәттәше Әхәт Гафуров.
Ярышларны ачып, барлык катнашучыларны көрәшченең әтисе һәм кызы, хезмәттәшләре, дуслары сәламләде, алар спортчыларга теләкләр теләп кенә калмыйча, Рәфкать Әхәт улы турындагы хатирәләре белән дә уртаклаштылар. Бик күп җылы сүзләр әйтелде.
Әнәс мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Азизов укыган намаздан соң ярышлар башланды. Келәмдә бер-бер артлы мавыктыргыч көрәш узды: катнашучылар милли көрәшнең матурлыгын күрсәтеп, чын осталыкларын күрсәттеләр.

Турнир йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
Авырлык категориясе 32 кг.:
Әскәр Камалов, Әмир Шабанов, Әмир Камалов
Авырлык категориясе 45 кг.:
Әмир Гыйләҗетдинов, Тимерхан Сәлахов, Илсаф Сабиров
Авырлык категориясе 50 кг.:
Альберт Кашапов, Рамазан Әхмәтшин
Авырлык категориясе 55 кг.:
Реналь Әхмәтшин, Раил Сәхабетдинов, Матвей Хәкимов
Авырлык категориясе 80 кг.:
Рәзил Сабитов, Вадим Казаков, Сәет Якишан
Авырлык категориясе 80+ кг.:
Нияз Шабанов, Ярослав Ерлыгин, Иван Бочкарев.
Абсолют батыр — Нияз Шабанов.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр алдылар. Ярышларда катнашучылар һәм аның кунаклары турнирның яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Рәфгать Әхәт улы Нуруллин узган елның ноябрендә вафат булды. Ул Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, милли көрәш буенча турнирларның күп тапкырлар батыры, Татар Ялтаны авыл җирлегеннән дүртенче чакырылыш район Советы депутаты, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев