Рафаэль Ардаширов: «Кичерегез. Мин башка кайта алмам инде»
...
Сугыштан кайтучы кешеләргә тыныч тормышка ияләнүләре бер дә җиңелләрдән түгел. Экстремаль шартларда кешенең канында шикәре арта, пульсы ешая, кан басымы уйный. Мондый халәт озак дәвам итсә, организмның нормаль эшчәнлеге бозыла. Бу әле физиологик факторлар гына, психологик факторлар, ягъни табигатьтән бирелгән дулкынлану, курку хисләре дә бар бит әле. Фронттан кайткан сугышчылар кайвакытта үзләре көткән аңлашуны таба алмыйлар. Аларга үзләрен аңламаган, үзләре андагы хәлләрне белмәгән, сугышта очрашырга туры килгән нәрсәләр белән очрашмаган кешеләр белән сөйләшүе дә бик авыр була.
Бәлки шуңадыр, Чистай фронтовикларының күбесе «Чистай-фронтка» хәрәкәте җитәкчесе Чулпан Сөләйманова һәм аның коллегалары балән сөйләшүдән юаныч, яклау таба торганнардыр да… Чулпан миңа Рафаэль Ардаширов турында да сөйләде.
Рафаэль фронтка ике тапкыр эләгә. Башта 2022 елның язында үзе теләп фронтка китә, сугышта ике ай булганнан соң, кире кайта. Ә сентябрь аенда мобилизациягә эләгә. Чистайдан мобилизацияләнгән егетләр арасында иң тәҗрибәлесе була ул. Күп нәрсәне белә. Үзе белән Россия флагы һәм ике зур сумка әйбер алуы да шул хакта сөйли. Чөнки ул Россиядән флаг белән килгәннәрне андагы халыкның ничек шатланып каршы алуларын яхшы белгән инде.
Бу исә фронтка китү аңа җиңел бирелде дигән сүз түгел әле. Тыныч тормышта яшәгәндә аның почтада яраткан эше була. Бу хакта аның җитәкчесе Вячеслав Александович Воробьев (редакциядән: ул вакытта почтамт җитәкчесе иде) сөйләде. «Рафаэль табигате буенча ялгыз кеше иде, почта аның өчен үзенә бертөрле гаиләсенә әверелде, — ди ул. — Монда үзен тыңларга һәм сөйләшергә әзер булган кешеләрне тапты ул. Эшенә ул бик җаваплы карады. Аның язуы бик матур иде, бөтен документларны пөхтә, җиренә җиткереп тутыра иде. Без әле хәтта аңа гаҗәпләнә дә идек. Аңа почтальон буларак бернинди дәгъва да белдерелмәде, ул безнең шәһәрнең барлык алты бүлекчәсендә дә эшләде». Рафаэль эшенә хәрби киемнән йөри — аның үзенчәлекле билгесе шушы була. Олы яшьтәге әбиләр аны «солдатик»дип йөртәләр, аны көтеп алалар.
«Без аны эш белән Болгарга җибәрдек, ул биш районда уннан артык торак пунктларда йөреп чыкты, акчаны тиенен тиенгә бирә иде, — дип сөйли Вячеслав Воробьев. — Ул почтада кешеләр белән аралашу урыны тапты. Биредә бит акча өчен эшләмиләр, хезмәт хакы бик аз. Ә кешеләр бит бар көчләрен биреп эшлиләр, бәлки бу да аңа тәэсир иткәндер…»
Рафаэльнең сөйләве буенча, фронтка беренче баруында да аңа авырга туры килгән, аның аркасы нык авырткан. Шуңа күрә, билгеле инде, тагын фронтка китәргә ашкынып тормаган. Ә менә сугыштан чираттагы ялга кайтканда барысына да конфетлар һәм бүләкләр алып кайткан.
— Бер шешә виски алып килде, «Җиңүдән соң эчәбез» диде, — дип искә ала Вячеслав Александрович. Ул виски әле дә аның бүлмәсендә тора.
Ул фронттан да почта хезмәткәрләренә шалтырата, телефон аша грамоталы, эчтәлекле итеп язылган хәбәрләр җибәреп тора. Аннары озак вакыт аңардан хәбәр булмый. Аның турында һәлак булган дигән сүзләр дә ишетелгәли. Ә ул чираттагы ялга кайтып төшә! Димәк, озын гомерле булачак дип юрыйлар. Вячеслав Воробьев хәтерендә аның: «Минем кайчакта көзге белән тиктомалдан гына сөйләшәсем килә…» дигән сүзләре истә калган…
Чулпан Сөләйманова исә Рафаэльнең 2024 елда чираттагы ялга кайткач, һәр көнне сөйләшергә дип территориаль җәмәгать советына килүен искә төшерә. Кайтыр алдыннан дошман һөҗүменнән аның блиндажда барлык документлары янган була. Бу вакытта Рафаэль заданиедә була. Аңа А4 форматында белешмә бирәләр, мөһер, командир имзасы куела. Ә документларны тору урыны буенча торгызырга кирәклеген әйтәләр. Паспорт бүлеге, пенсия фонды, Чистай стоматология кабинеты (Рафаэльнең тешләрен дәваларга кирәк була), барлык хәлне аңлатып биргәч, документларсыз калган, озакламый фронтка китәргә тиешле кеше хәленә керәләр. Хәрби комиссариатта хәрби билетны торгызу буенча проблема килеп чыга. Анда башта «нигез юк» дип әйтәләр. Моны Рафаэль авыр кичерә. Бу хакта ул озак дәшми, чираттагы ялы тәмамланырга өч көн калгач кына Чулпанга бу хакта әйтә. Монда да ярдәм сорап түгел, ә очраклы рәвештә генә.
— Ул эчкерсез, гел елмаеп кына тора иде, — дип искә ала Чулпан. — Әмма гел уйланып йөри иде, уйчанланып китә, каядыр үз уйларына кереп чума да, еракка-еракка китеп югала — ә аннары тагын ачылып китә, безнең белән чәй эчә иде. Ышанучан, хәтта артык ышанучан. Бар нәрсәсен, хәтта соңгы киемен дә салып бирергә әзер иде. Шуңа күрә дә аның «дуслары» күп булгандыр да…
Тормыш, сугыш турында сөйләштек. Мин ул темага кагылганда, ул ачылып китми иде. Ә кайчан үзе ул теманы башлый — миңа тыңлап утырырга гына кала. Сусыз, ризыксыз калулары, дусларын, хезмәттәшләрен югалтуларның ничек авыр булуы, бер сафта булучы сугышчыларның авып китүләрен күрүнең никадәр куркыныч булуы хакында сөйләде. Гаилә корасы килүе белән уртаклашты, әмма алда ничек буласын, нәрсә көтәсен белмәде…
Ялының соңгы көнендә аны әнисе белән Чулпан да тукталышка кадәр озатырга бара.
— Тукталышта ул мине кочаклады да: «Кичерегез. Мин башка кайта алмам инде», — диде. Мин: «Рафаэль, нигә алай әйтәсең? Без барыбыз да сине һәрвакыт көтәбез», — дидем. Ә ул: «Мин ике тапкыр фронттан кайтканымны белеп киттем. Ә бу юлы кайта алмаячагыма ышанам», — диде.
Рафаэль Альберт улы Ардаширов 2024 елның 29 маенда ЛНРның Попаснянск районы Шипиловка авылы янында һәлак була. Бу хакта әнисе Флюра апа сөйләде. Аның белән ул сугыш турында аз сөйләшкән, бервакытта да зарланмаган. «Һәрвакыт барысы да түзәрлек» дип кенә җавап биргән. Ут позициясендә хезмәт итүен, «Корнет» танкка каршы ракета комплексында операторлыкка укырга җыенуы турында искә төшергән. Бер тапкыр: «Нәрсә турында сөйлим соң? Кырда мәетләр, окопларда мәетләр… Безнекеләр дә, тегеләрнеке дә…» дип сөйләгән. «Аныңча» булмаса, ачуы килгән. Әни кеше боларның барысы да нерв киеренкелегеннән икәнен яхшы аңлаган билгеле. Сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусы бирелмәве аңа авыр тәэсир иткән. Әле ул контрактниклар белән чагыштырганда мобилизацияләнгәннәргә гадел мөнәсәбәт түгел дип санаган.
Рафаэль Ардашировка сугышчан хәрәкәтләр ветераны исеме бирелмәгән. Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Аны соңгы юлга озатырга аны хөрмәт иткән хезмәттәшләре, чистайлылар килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев