Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Прокуратура хезмәткәре көне белән!

12 гыйнварда Россиядә Прокуратура хезмәткәре көнен билгеләп үтәләр. Моннан өч йөз елдан артык элек оешкан прокуратура органнары бүген дәүләт хакимиятенең иң мөһим институтларының берсе булып торалар. Алар илнең хокукый тотрыклылыгын тәэмин итеп, гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен саклап, закон сагында торалар.

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
Сез үзегезне катлаулы, әмма игелекле эшкә багышладыгыз. Сез фидакарь хезмәтегез белән шәһәр һәм район халкының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бурычларын нәтиҗәле хәл итәсез, прокуратураның абруен, гражданнарның юстиция органнарына ышанычын арттырасыз.
Шунысы куанычлы, Чистай шәһәр прокуратурасында чын профессионаллар хезмәт итә, алар өчен бурыч хисе, намус, гаделлек, принципиальлек һәм батырлык — тормыш шигаре.
Иманым камил, сез киләчәктә дә конституцион бурычыгызга һәм антыгызга тугрылык сакларсыз, чистайлыларның хокукларын һәм ирекләрен якларсыз, сезгә кадәр эшләгәннәрнең данлы традицияләрен арттырырсыз.
Тормышыгыз һәрвакыт шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, ә эшчәнлегегез кешеләрнең ихтирамлы мөнәсәбәте белән билгеләп үтелсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев