Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Парламент дәресендә укучылар махсус хәрби операция зонасында булган укытучы белән видеоэлемтә аша аралаштылар

...

4нче номерлы мәктәпнең өлкән сыйныф укучыларының бер дәресе, гадәттәгечә, уку кабинетында түгел, ә актлар залында узды. Моның сәбәбе «Ватанга хезмәт итү — мөкатдәс эш!» — дип аталган Парламент дәресе булды. Аны Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Александр Николаев үткәрде.
Гимнны яңгырату, яшь армияче формасындагы укучылар, залның тиешле бизәлеше үзенчәлекле атмосфера тудырды. Дәрескә укучылар һәм укытучылар гына түгел, ә «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Чулпан Сөләйманова һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Сергей Елисеев та чакырылган иде.
Дәрес укытучының укучыларга мөрәҗәгать итеп «Патриотлык нәрсә ул?» соравы белән башланды. «Ватанга мәхәббәт, аны сакларга әзерлек», «Гаиләңне, якыннарыңны кайгырту», «Җәмгыятьне, шәһәреңне үстерүгә өлеш кертү» дигән җаваплар бер-бер артлы яуды.
Александр Викторовичның соравына җавап биреп, малайлар һәм кызлар ватандашларыбызның төрле еллардагы батырлыклары, патриотлык үрнәкләре турында сөйләделәр.
Дәреснең дулкынландыргыч мизгеле әлеге мәктәп укытучысыннан видео шалтырату булды, ул хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.
Экранда елмаеп торган таныш йөзне күргәч, барысы да кул чаптылар.
«Сезне күрүемә бик шатмын, кадерле коллегаларым, укучыларым!» — диде сугышчы, җыелганнарны сәламләп.
«Без сезнең белән горурланабыз, тизрәк кайтыгыз, сезне көтәбез!» — дип җавап бирделәр аңа.
Хәрби хезмәткәр көчле булып калырга, җиңүгә ышанырга һәм бер-береңә ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде. Аның сүзләре гади, ләкин шулкадәр эчкерсез иде, күбесенең күзләренә яшь тулды.
— Без сезнең ярдәмегезне һәм җылыгызны тоябыз! Нык һәм ышанычлы тыл өчен рәхмәт! Бездә барысы да бар, булмаганны сатып алырга мөмкин, ләкин өйдән посылкалар, алар белән бергә җылы сүзләр язылган хатлар килгәндә, без барыбыз да бик шатланабыз. Болар барысы да җанны җылыта һәм сугышчан рухны ныгыта. Барыгызга да рәхмәт! — диде сугышчы.
Видеоэлемтә тәмамланганнан соң педагогка рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән көчле, ихлас алкышлар яңгырады.
Парламент дәресендә яшь буын алдында ясаган чыгышында Чулпан Сөләйманова волонтерлык хәрәкәте эшчәнлеге, безнең хәрбиләребезгә ярдәм итүнең никадәр мөһим булуы турында сөйләде.
— Безнең волонтерлар оешмасында төрле яшьтәге кешеләр күп. Иң яшь волонтерга 7 яшь, ул балны савытларга тутыру белән шөгыльләнә, ә иң өлкәненә — 93 яшь, Маша апа үз пенсиясенә сугышчылар өчен әйберләр сатып ала. Буыннар арасындагы бу бәйләнеш битараф калдыра алмый. Малайлар һәм кызлар, сез ничек уйлыйсыз, шундый яшь вакытта солдатларга гуманитар ярдәм формалаштыруда катнашкан 7 яшьлек кыз нинди булып үсәчәк? Әлбәттә, ул ярдәмчел, мәрхәмәтле, олы йөрәкле булып үсәчәк. Минем дә сезгә шундый ук үтенечем бар: әгәр кем дә булса ярдәмгә мохтаҗ булса, яныннан узып китмәгез, — диде Чулпан Габдрахман кызы.
Ул ассызыклаганча, армия һәм тыл бердәм, бары тик шулай гына җиңүгә ирешеп була. Чулпан Габдрахман кызы билгеләп үткәнчә, шәһәрнең 4нче һәм 6нчы номерлы мәктәп коллективлары һәм укучылары «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәте эшендә актив катнашалар. Ул моңа катнашы булганнарның барысына да рәхмәт белдерде.
Хәрәкәт активистларының берсе — 4нче мәктәптә эшләүче Наил Сабиров. Менә берничә ел инде коллегалары белән бергә ул фронт өчен окоп шәмнәре ясый. Ул мәктәп укучыларына шәмнәрнең ни өчен кирәк булуы һәм аларны әзерләү процессының ничек баруы турында җентекләп сөйләде.
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, патриотик юнәлеш буенча өстәмә белем бирү педагогы Сергей Елисеев үзенең тәҗрибәсе һәм белеме белән уртаклашты. Ул батырлык, сугышчан иптәшлек, үз илеңә тугры булуның нәрсә икәнлеге, махсус хәрби операциянең ни өчен башлануы һәм безнең сугышчыларга ярдәм итүнең никадәр мөһим булуы турында сөйләде.
Бу Парламент дәресе укучыларга тагын бер тапкыр чын кешелек кыйммәтләре, патриотлык һәм бердәмлек турында искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев