Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда яшь гаилә торак алуга түләү алачак

Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары – яшь гаиләләргә ярдәм итү, хезмәт базарындагы вәзгыять, авыл хуҗалыгындагы эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды. 
Киңәшмә күңелле вакыйгадан башланды. Эдуард Рөстәм улы Аргудяевлар гаиләсенә «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программа кысаларында торак сатып алуга социаль түләү алу хокукы турында таныклык тапшырды. Алексей Михайлович һәм Эльвира Ильяс кызы торак шартларын яхшырту мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Бер эшсезгә – 6 буш урын
«ТР халык мәшгульлеге үзәге»нең Чистай районы буенча идарәсе башлыгы Лилия Гафурова 2024 елга эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Узган ел дәвамында мәшгульлек хезмәтенә 1200дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 290ы эш эзләү максатыннан. 160 чистайлы эшсез дип табылган, мөрәҗәгать иткән 231 кеше эшкә урнаштырылган. Эшкә урнашучылар өлеше 80 процент тәшкил иткән. Районда эшсезлек дәрәҗәсе – 0,06 процент, бу республика буенча күрсәткечтән түбәнрәк.
– Уңай күренешләргә гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны кимүне дә кертергә була, – диде Лилия Тәбрис кызы. – 2022 елда – 37, 2023 елда – 10 һәм 2024 елда барлыгы 4.
2025 елның 1 гыйнварына эш бирүчеләр 432 вакансия турында белдергән, шуларның 287се – эшче һөнәрләр буенча. Шулай итеп, һәр эшсезгә эшкә урнашу буенча 6 тәкъдим туры килә.

15 200 тонна орлык саклауга салынган 
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында сөйләде. Узган атнада районда 359 тонна сөт җитештерелгән, 15 миллион сумнан артыграк суммага 350 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе – 45 сум 40 тиен. 
Мөгезле эре терлек үрчетү эше дәвам итә, бер атнада районда 37 бозау туган. 
Район хуҗалыклары чәчүгә әзерлекне төгәллиләр. Районда 15 200 тонна орлык саклауга салынган, шулардан бодай – 5500, арпа – 6100, борчак – 2100, солы – 1000, карабодай – 500 тонна. Барлык орлыклар тикшерелгән, мартта аларны кабат тикшерү планлаштырыла. Майлы культуралар орлыклары кайтарыла.
Район буенча 1 гектарга 86 килограммнан артык минераль ашлама тупланган. 
Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны ремонтлау төгәлләнеп килә. Хисап чорына район хуҗалыкларында тракторлар 89 процентка, чәчү комплекслары – 79, чәчкечләр – 92 процентка ремонтланган, тырмаларны төзекләндерү төгәлләнгән.

Сводкада – 4 мошенниклык очрагы
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Василий Кузьмин сөйләде. Сводкада – 4 мошенниклык, урлашу, балигъ булмаганнарга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылуның бер очрагы. 
Бер атнада 19 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. 
Барлыгы административ хокук бозулар өчен 196 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен – 172. Транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен 3 машина йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев