Муниципалитетта узган планеркада Балалар һәм яшьләр иҗат йорты эше, агросәнәгать комплексындагы яңалыклар һәм оператив хәл турында фикер алыштылар
Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары — хезмәт күрсәтү тармагы предприятиеләренең эше, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.
Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Киңәшмә яңа билгеләнүдән башланды. 27 гыйнвардан дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгатьчелеккә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Чистай территориаль профсоюз оешмасы рәисе итеп Людмила Вәлиуллина билгеләнде.
Яшь чистайлылар өчен — картинг, киокусинкай, бал биюләре
Балалар һәм яшьләр иҗат йортының 2024 елдагы эше турында аның директоры Ирина Грачева хәбәр итте. Хәзерге вакытта учреждениедә 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 1661 укучы белем ала. 46 хезмәткәр эшли, шуларның 23е — педагоглар.
Яшь чистайлылар өчен иҗат йортында төрле секцияләр һәм түгәрәкләр бар. Биредә йөзү, картинг, киокусинкай, волейбол, спорт-бал биюләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Агымдагы уку елында укучылар төрле конкурсларда, күргәзмәләрдә, фестивальләрдә, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алганнар. Аерым алганда, муниципаль — 14 призлы урын, республика — 47, бөтенроссия — 38 һәм халыкара конкурсларда — 7.
Савым арта
Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада районда 367 тонна сөт савылган, бу моннан алдагы хисап чорына караганда 4 тоннага күбрәк. 15,5 миллион сумнан артык суммага 348 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе — 45 сум 40 тиен.
Мөгезле эре терлек үрчетү эше дәвам итә, бер атнада районда 35 бозау туган.
Россельхозцентр филиалы орлык материалын тикшерү эшен төгәлли. Барлыгы 14,5 мең тоннадан артык, ягъни 95 процент орлык чәчү сыйфатына тикшерелгән.
Район хуҗалыкларында техниканы ремонтлау, минераль ашламалар туплау эше дәвам итә.
Сводкада — 10 мошенниклык очрагы
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атнада җинаятьләр турында 17 хәбәр теркәлгән. Сводкада — 10 мошенниклык, урлашу, наркотик матдәләр саклау, исерек килеш автомобиль белән кабат идарә итү, утлы корал сату очраклары.
Бер атнада 16 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, нәтиҗәдә 1 кеше һәлак булган, 11 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.
Барлыгы административ хокук бозулар өчен 178 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен — 145. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен 2 машина йөртүче тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев