Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Муниципалитетта узган атналык киңәшмәнең төп темалары — иминлек, экология һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре булды

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды

Муниципалитетта атналык киңәшмә узды. Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды. Киңәшмәдә иминлек мәсьәләләре, санитар-экологик икеайлыкка старт бирү, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе эше турында хисап, агросәнәгать комплексындагы вәзгыять һәм оператив хәл турында сөйләштеләр.

«Халык контроле»: бер елга 1000нән артык мөрәҗәгать

ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Геннадий Осипов 2024 елдагы эшчәнлеге турында хәбәр итте. Шул вакыт эчендә ул 21 гражданинны кабул иткән, аларга юридик ярдәм күрсәткән, консультацияләр биргән һәм теге яки бу ведомстволарга гаризалар әзерләүдә ярдәм иткән.


Чыгыш ясаучы шәһәр һәм район халкының актив рәвештә «Халык контроле» системасында хәбәрләр калдыруы турында сөйләде. Шулай, узган ел 1115 хәбәр бастырылган, аларның күбесе хәл ителгән. Чистайлылар еш кына төзекләндерү, юлларның сыйфаты, яктырту һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр җибәрәләр.

Язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара
Агросәнәгать комплексы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, районда бар куәткә язгы кыр эшләре, атап әйткәндә: уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бара. Бүгенге көнгә 11 мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары тукландырылган. Хуҗалыкларда шулай ук сөрүгә дә керешкәннәр, бу эшне 73 мең гектарда башкарасы бар.


Шулай ук игенчеләр ашламалар туплау һәм орлыкларны чәчүгә әзерләү буенча да эш алып баралар.
Бер атнада 374 тонна сөт савылган, шуның 355 тоннасы сатылган. Сөтнең уртача бәясе — 44 сум 80 тиен. Илгизәр Әнвәр улы хәбәр иткәнчә, авыл җирлекләренә суган һәм кишер орлыклары кайтарылган. Аларны мохтаҗ авыл кешеләренә таратачаклар.

Балигъ булмаганнарның транспорт белән идарә итү очракларына чик куярга кирәк
Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Теркәлгән җинаятьләр арасында — үтерү, өч урлашу, мошенниклык, товарларны маркировкасыз саклау һәм ташу.


Шәһәр һәм район юлларында 19 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. Узган атнада 178 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 146сы — юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, 4 машина йөртүче исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган. Шулай ук Антон Ерашов хәбәр иткәнчә, яшәү урыны буенча рәсми булмаган мигрантларны ялган теркәүне ачыклау максатында 21 чит ил гражданы тикшерелгән, 10 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.
Чыгышны тыңлаганнан соң, Эдуард Хәсәнов мигрантлар белән аларны рәсмиләштерү мәсьәләләрендә эшне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. Район башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук полиция, Дәүләт автоинспекциясе һәм мәгариф тармагы хезмәткәрләренә шәһәр һәм авыл юлларында балигъ булмаганнарның транспорт чаралары белән идарә итү очракларын кисәтү буенча уртак рейдлар оештырырга, балалар белән дә, ата-аналар белән дә аңлату эшләре алып барырга кушты.

Икеайлык старт алды һәм куркыныч люклар
Киңәшмә азагында Эдуард Хәсәнов алдагы чорга бурычлар билгеләде. Ул хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә шәһәрдә 121 ачык канализация люгы ачыкланган, шуларның 45е тротуарларга якын урнашкан. Барлык ачыкланган люклар су каналыныкы. Ул предприятиегә бу мәсьәләне якын арада хәл итәргә йөкләде.


— Шулай ук су каналына шәһәрдә ремонт эшләре башкарылганнан соң казылган чокырлар калган участокларны да тиешле хәлгә китерергә кирәк, — дип ассызыклады Эдуард Рөстәм улы.
Эдуард Хәсәнов 1 апрельдән старт алган санитар-экологик икеайлыкка аерым игътибар бирде.
— Шәһәрдә һәм районда шимбә һәм чәршәмбе өмәләре быел икеайлык башланырга ике атна алдан ук башланды. Мәҗбүри тәртиптә бу эшне тагын да активрак дәвам итәргә кирәк. Предприятие һәм оешма коллективларын, шәһәр һәм район халкын аларда катнашырга чакырам. Көчне туплап, барыбызга да әйләнә-тирәдәге генә түгел, беркетелгән территорияләрне дә тәртипкә китерергә кирәк, — диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев