Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мичнең төзек булмавы һәм аны куллану кагыйдәләрен бозу еш кына фаҗигагә китерә

Кыш көне янгын чыгу куркынычы күп тапкырга арта, бигрәк тә шәхси секторда. Бу хакта белгечләр сөйли. Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә сөйләүләренчә, елның салкын вакытында янгын чыгуның сәбәпләре төрле була, әмма иң киң таралганы — мич белән җылыту кагыйдәләрен бозу.

— Халыкның күпчелеге үзәктән җылыту куллануга карамастан, мич белән җылытуга элеккечә үк ихтыяҗ зур һәм шул ук вакытта янгын чыгу куркынычы да бар, — дип билгеләп үтте күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин. — Мич белән җылытканда янгын чыгуның иң киң таралган сәбәбе — мичнең яки төтен чыгу юлының дөрес ясалмавы, шулай ук мичнең үзен дөрес яки имин файдаланмау.
Мич белән җылытылган йортта яшәүче һәр кеше шуны истә тотарга тиеш: ул җылыту гына түгел, ә янгын чыганагы да булырга мөмкин. Бигрәк тә ягылган мичне карап тормаганда куркыныч барлыкка килә. Янгын сүндерүчеләр ут чыгу кешене йорт-җиреннән һәм мөлкәтеннән генә түгел, ә гомереннән дә мәхрүм итәргә мөмкин булуын искә төшерүдән туктамыйлар.
— Мич белән җылытканда чыккан янгыннарның иң югары ноктасы җылыту сезонына туры килә. Барысы да хуҗаларның һәм йортта яшәүчеләрнең җәйге чорда мич белән эш итү күнекмәләрен югалтулары һәм саклык чаралары турында онытулары аркасында килеп чыга. Өстәвенә, мич вакыт узу белән яраксыз хәлгә килә, — дип аңлатты инспектор.

«Мич»тән чыккан янгыннарының төп сәбәпләре
Мич төзелеше кагыйдәләрен бозу: агач түшәмәләр аша үткән урыннарда төтен чыгу торбаларының тиешенчә бүленмәве, шулай ук мич диварлары һәм йорт диварларының агач корылмалары арасында араның кечкенә булуы, мич авызы алдында табак калай куелмавы.
Мичне якканда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу: мичне бензин, керосин һәм башка тиз янып китүче сыеклык белән кабызу, мич авызыннан чыгып торган озын утын куллану, мичне артык кыздыру, мич авызын ачык калдыру, кием яки башка әйберләрне мич тирәсендә киптерү.
Белгеч искәрткәнчә, ягыла торган мичне караучысыз калдыру, шулай ук балаларга аны карап тору эшен йөкләү, ягулык һәм башка тиз янып китүчән матдәләрне, материалларны мич авызы алдындагы табак калайга кую тыела.
— Мичне кабызып җибәрү өчен бензин, керосин, дизель ягулыгы һәм башка тиз кабынып китүче һәм янучы сыеклыкларны кулланырга, әлеге ягулык төре өчен каралмаган мичне күмер, кокс һәм газ белән ягарга, җыелышлар һәм башка массакүләм чаралар үткәргәндә мич ягарга, мичне артык кыздырырга ярамый, — дип искәртте Илнур Гайнуллин.
Күзәтчелек ведомствосы белгече ассызыклаганча, янгын иминлеге таләпләренә, стандартларга һәм техник шартларга җавап бирми торган металл мичләр урнаштыру тыела. Заводта җитештерелә торган металл һәм башка мичләрне вакытлыча урнаштырганда җитештерүче предприятиеләрнең күрсәтмәләре (инструкцияләре), шулай ук җылыту системаларына куела торган проектлау нормалары таләпләре үтәлергә тиеш.

Мичтән файдалану буенча тәкъдимнәр:
Җылыту сезоны башланыр алдыннан мичләрне тикшерергә һәм ремонтларга, төтен чыгару юлларын корымнан чистартырга һәм агартырга кирәк. Төзек булмаган мичләр, каминнар һәм төтен чыгаргычлар эксплуатациягә кертелмәскә тиеш.
Кирпеч мич ак төстә булырга тиеш, бу үз вакытында төзексезлекләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, чөнки мичтәге ярыклар янгынга китерергә мөмкин, ә ак фонда төтеннән кара эз яхшы күренә. Идәнне янып китүдән саклау өчен, мичне ягар алдыннан 70×50 см зурлыктагы табак калай куярга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев