Махсус хәрби операциядә катнашучылар чистайлыларга рәхмәт йөзеннән видео җибәргәннәр
Махсус хәрби операция зонасыннан безнең район һәм шәһәр халкына рәхмәт сүзләре юлланган тагын бер видео килде. Аны БПЛА подразделениесенең 74 нче бригадасы сугышчылары яздырган.
Анда бер сугышчы безнең районнан. Әлеге видеода даими ярдәм итеп торган өчен Чистайның битараф булмаган халкына олы рәхмәт хисләре белдерелә. Аерым рәхмәт сүзләрен муниципаль район башлыгы Дмитрий Ивановка һәм Сергей Жуковка, шулай ук гуманитар ярдәм җыюга ярдәм иткән башка чистайлыларга да юллыйлар. Шулай ук сугышчылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлап балалар һәм өлкәннәр юллаган хатлардан өзекләр дә укыдылар.
–Ярдәмегез һәм изге теләкләрегез өчен сезгә зур рәхмәт. Җиңү безнең якта булачак! –диделәр сугышчылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге хатлар Үзәк китапханәдә язылган иде. Аның хезмәткәрләре 1,2,3,7,25 нче номерлы филиаллардан коллегеалары белән бергәләп, шулай ук шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары «Солдатка хат» акциясендә катнаштылар.
— Әлеге акция барышында «Солдатка хат» дип аталган мастер-класс үткәрелде. Шулай ук бу көнне без хуш исле үлән чәен төрдек, аннары аны хатлар белән махсус хәрби операция зонасына җибәрдек. Сугышчылардан хәбәрләр килү бик күңелле. Егетләр, без сезнең тиз арада исән-сау булып Җиңү белән туган якларга кайтуыгызны көтәбез! — диде 3 нче номерлы филиал китапханәчесе Рузилә Малаткина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев