Махсус хәрби операциядә катнашучы Альфред Сабиров корреспондентыбызның берничә соравына җавап бирде
...
26 февраль көнне музей-тыюлыкта татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның тууына 147 ел тулуга багышланган «Сүнмәс ут» IV Гаяз Исхакый укуларына йомгак ясалды. Музей-күргәзмә комплексы залына балалар һәм аларның остазлары җыелды һәм биредә без 2022 елда ук үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән якташыбыз, сержант Альфред Сабиров белән очраштык.
Эш шунда, аның улы Хәлил, алтынчы сыйныф укучысы, шигырьләр укып, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде һәм бу көнне котлаулар кабул итүчеләр арасында булды. Альфред Сабиров улының уңышына сөенде, ә без мөмкинлектән файдаланып, аңа берничә сорау бирдек.
— Ялга еш кайтасызмы? Өйгә кайтарып җибәрү белән проблемалар юкмы?
— Дүртенче тапкыр кайттым. Хәзер моның белән барысы да яхшы. Һәр солдат, сержант, офицер елына ике тапкыр ялга кайта. Безнең график төзелгән, шуңа күрә без якынча даталарны беләбез.
— Сез махсус хәрби операциядә 2022 елдан бирле катнашасыз. Бу вакыт эчендә фронтта нинди дә булса үзгәрешләр сизеләме?
— Тәэмин итү яхшырды, киендерәләр, ашаталар, сугыш кирәк-яраклары барысы да яхшырды. Безгә Татарстанның барлык шәһәрләреннән ярдәм килә.
— Сез 2022нче елда сугышырга киткәннәр белән хәзер фронтка килүчеләр арасында аерманы күрәсезме?
— Хәзер әзерлеклерәк егетләр килә. Хәер, үз җилкәләрендә татымыйча, нәрсә белән очрашырга туры килгәнен барыбер аңламаячаклар.
— Командование сезнең алда нинди сугышчан бурычлар куя?
— Боерыкларда кая барырга, нәрсәне алырга — барысы да күрсәтелә. Мин хәзерге вакытта җәяүле гаскәрнең хәрби машинасы операторы, бүлек командиры, укчы, пулеметчы да булырга туры килде… Теләсә кайсы вакытта бер-береңне алыштырырга мөмкин булсын өчен барлык һөнәрне аңларга кирәк.
— Замана сугышы өчен дроннарның мөһим булуы дөресме? Аларның артиллериядән аермасы нәрсәдә?
— Әйе, бу көчле корал. Артиллерия дә, дроннар да куркыныч, ләкин дрон — синең яныңда, ул сине күрә, синең белән теләсә нәрсә эшли ала. Артиллерия әле тидерә алмаска мөмкин. Хәер, тидерсә, нәтиҗәсе, әлбәттә, авыр булачак.
— Өйгә кайтасыгыз киләме?
— Әлбәттә, килә. Якыннарымны бик сагынам.
— Фронтта яңалыкларны күзәтеп барасызмы?
— Тирән булмаган позицияләрдә Интернет бар һәм яңалыкларны күзәтеп була.
— Фронтта нинди кешеләргә: гаиләле, әллә ялгызларга җиңелрәкме?
— Минем өчен гаиләм беренче урында тора. Миңа кемдер көткәндә, кайтырлык йортың булганда җиңелрәк.
— Сугышчыларның хайваннарны сыйдырган очраклары бармы?
— Әйе, безнең этләребез бар. Эт бик сизгер, ул шунда ук дошманның якынлашуын сизә, шыңшый, тегендә-монда йөри башлый. Һәм шуннан чыгып әзерләнергә, яшеренергә кирәклекне билгеләргә мөмкин.
— Безнең һәм дошман позицияләре арасында уртача ераклык күпме?
— Уртача алганда биш йөз метр.
— Сез фронтта хатлар аласызмы? Бу сугышчылар өчен мөһимме?
— Әйе, балаларның хатлары күңелгә үтеп керә. Без бер-беребез белән хатлар алышабыз, хатлар окоплар буйлап йөри, укыйбыз, елыйбыз.
— Туганнары, дуслары фронтта булган кешеләргә сез нәрсә әйтер идегез?
— Аллаһ теләсә кайтырбыз, барысы да яхшы булыр.
И. Шакиров исемендәге концертлар залында «Казан Экспо»да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучы көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантана бәйрәм концерты һәм татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшыру белән үрелеп барды. Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз Альфред Сабиров та бар иде. Рөстәм Миңнеханов сугышчыга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев