Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Машина йөртү таныклыгы ялган булган шоферны тоткарлаганнар

...

Ленин урамында кизү торуларның берсендә Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлеге хезмәткәрләре Хендай автомобилен туктатканнар, аның руле артында Луч бистәсендә яшәүче 22 яшьлек кеше булган.
Машина йөртү таныклыгын мәгълүматлар базасыннан тикшергәндә аның номеры буенча башка кешенеке булуы ачыкланган. Ялган документлар ясау очрагы буенча машина йөртүче җирле полиция бүлегенә алга таба тикшерү өчен китерелгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
РФ Җинаятьләр Кодексының 327нче маддәсе «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау яки аларның әйләнеше» буенча җинаять эше кузгатылган.
– Сорау алучы егетнең укыган булуын, әмма транспорт чарасы йөртү хокукына имтихан бирә алмавын, ялган машина йөртү таныклыгы алырга карар кылуын ачыклаган. Яшь кешенең сүзләренә караганда, ул Интернетта белдерү тапкан, 120 000 сум акча түләгән. 2024 елның декабрендә документларны почта аша алган, – дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Автомобиль махсус машина кую урынына урнаштырылган. Ялган машина йөртү таныклыгы тартып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев