Лилия Вафина өч ятим баланы үзенең кочагына сыендырган
Элек эшкә килгәндә алар гел каршыма очрыйлар иде. Әниләре җитәкләгән 3-4 яшьләрдәге ике кызчыкны игезәкләр дип тә уйлаганым булды. Матур бантикларын җилфердәтеп, уйнаклап баручы кызчыклар бүгенгедәй күз алдымда. Кайчакта янәшәләрендә әбиләре Хәлимә апа да була иде. Әлеге ханымнардан да, кызчыклардан да бөтен урамга ниндидер яктылык, җылылык сирпелеп кала иде кебек…
Тигез, матур гаиләдә үсә Лилия. Әниләре Хәлимә Ибраһим кызы танылган педагог, татар гимназиясенә нигез салучыларның берсе, озак еллар шушы гимназияне җитәкли. Әтиләре Наил абый гомере буе сәүдә системасында хезмәт итә. Уллары Рөстәмне, кызлары Лилияне бар йөрәк җылысын биреп тәрбияли алар. Лилиянең балачак хыялы табиб-гинеколог булу булса да, нигәдер әнисе юлын сайлый. Башта хезмәт укытучысы, аннары логопедлык буенча ике югары белем ала.
–Болар барысы да әни-әтием ярдәме белән булды. Минем хезмәт юлым, нигездә, 10нчы номерлы коррекция мәктәбе белән бәйле. Башта укытучы булып эшләдем, хәзер логопед вазифасын башкарам. Мин балаларны бик яратам, аларның кәефләре, хәлләре белән кызыксынам, һәр бала минем өчен бер дөнья.
Шулай килеп чыкты инде, минем үз балаларым юк. Авыру кичергәннән соң табиблар миңа: «Сез әни була алмаячаксыз…» дигән куркыныч диагноз куйдылар. Нәрсә кичергәнемне сүзләр белән генә аңлата алмыйм, чөнки мин һәрвакыт күпбалалы гаилә турында хыялландым, хәтта туачак сабыйларыма исемнәр дә уйлап куйган идем. Барлык хыялларым челперәмә килде, аннары инде ирем белән дә юлларыбыз аерылды.
Шул вакытта минем әни-әтием ярдәмгә килде. Гаилә советында уртак карарга килдек: миңа бала табу насыйп булмаган икән, бер ятим баланы бәхетле итәргә, бар ана мәхәббәтемне аңа бирергә! Кирәкле процедураларны барысын да үттем, ятим балаларны сыендыручы әни-әтиләр мәктәбендә дә укыдым. Һәм менә дулкынланып көтү мизгелләре… Ниһаять, безнең өйдә могҗиза туды, бәхет дигәнең миңа колачын киң ачты — мин бәләкәй Элинаның әнисе булдым. Аңа ул вакытта 2 яшь тә 3 ай иде. Аның ничек каршыма йөгереп килеп кочып алуы, куеныма сыенуы бүгенгедәй күз алдымда. Яшьләремне тыя алмадым. Ул минеке, үземнеке! Шуннан бирле аерылганыбыз юк инде, бүген аңа 14 яшь.
Элинадан соң аның тагын бер баланы бәхетле итәсе, ана назы бүләк итәсе килә. Бу юлы 3 яшь тә 2 айлык Наташаны алып кайта. Элина белән Наташа икесе дә бер елда туганнар, аралары берничә ай гына, алар игезәкләр кебек үсеп киләләр. Ике се бергәләп 3нче номерлы балалар бакчасына йөриләр. Бу балалар бакчасын очраклы гына сайламый алар. Лилия кызларының татар телен өйрәнүләрен тели.
Хәзер икесе дә 1 нче мәктәптә 8 сыйныфта яхшы билгеләренә генә укыйлар. Наташа рус милләтеннән булса да, татар теле буенча олимпиадаларда районда гына түгел, республика буенча да призлы урыннар яулаган. Кызлар яхшы уку белән бергә, әниләренә өй эшләрендә дә бик теләп ярдәм итәләр. Элина ашлар пешерә, салатлар әзерли, бик төгәл. Наташа да аш-су остасы, камыр куя, токмач кисә, пилмән, мантыйлар пешерергә ярата.
Моннан алты ел элек бу гаиләдә тагын бер ятим кыз гаилә җылысына күмелә. 9 яшьлек Алинәнең яраткан әнисе, ике сеңелесе барлыкка килә. Тормышны азмы-күпме аңлый башлаган Алинәгә баштарак чит гаиләгә ияләшү җиңел булмагандыр билгеле. Әмма биредәге җылылык, үзара аңлашу, Лилиянең мәрхәмәтле йөрәгендә яратуның чиксез булуы аңа балалык куркуларын, шик-шөбһәләрен юкка чыгарырга ярдәм итә. Хәзер инде менә алты ел ул шушы дус, тату гаиләдә яраткан әнисенең кызы, сеңелләренә апа. Бик пөхтә, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Аларны ихластан яратучы, алар өчен иң газиз кешегә әйләнгән кеше өчен шуннан да зур шатлыкның булуы мөмкинме? «Минем кадерле кызларым» дип алар турында бик яратып сөйли Лилия.
Әле алай гына да түгел, Алинәне алып кайткач, озак та үтми гаилә әтиле дә булып куя. Яхшылык яхшылыкны чакыра диләрме әле?! Аллаһы Тәгаәнең кодрәте киң, балаларны бәхетле итәргә яратылган Лилия юлында аны бәхетле итәрдәй тормыш иптәше дә очрый.
Андрей медицина хезмәткәре, акыллы, сабыр кеше, балалар да аны үз итәләр, әти дип дәшәләр. Алар гаиләләре
белән бергәләшеп ял итәләр, көймәдә йөриләр, балык тоталар, гөмбә, дару үләннәре җыялар. Кызлар төрле нәрсәләр белән кызыксыналар, китап укырга, сканвордлар чишәргә, интеллектуаль уеннарда уйнарга яраталар, бәйлиләр, рәсем, бисердан әйберләр ясыйлар. Аларның һәрберсенең кызыклы мавыгулары бар.
–Кызларым безне гел шатландырып торалар. Кечкенәдән үк минем белән кухняда ашарга әзерләргә булышалар иде, мин аларны пешерергә өйрәттем. Быел «Әнәс» мәчетендә пешекче ярдәмчеләре булып та эшләделәр (бу эшне Әбүбәкр хәзрәт тәкъдим итте, рәхмәт аңа). Беренче тапкыр үзләре акча эшләделәр, аларга анда бик ошады. Бергәләшеп бакчада да эшлибез. Алар өйдәге хайваннарны да карыйлар, ашаталар, дәвалыйлар. Кызларым өчесе дә мәрхәмәтле, кайгыртучан, үзләрендә һәрвакыт җаваплылык сизәләр, — ди Лилия ихластан горурланып.
Аларның гаиләләре төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Билгеле, гаиләнең үз кагыйдәләре бар. Берәр проблема туганда барысы бергә җыелып, идәнгә тезелешеп утыралар да, күңелләрендә җыелганнарны уртаклашалар. Кызлар әниләренә эчке серләрен дә сөйлиләр, киңәш сорыйлар. Лилия алар өчен киңәшче дә, сердәшче дә, дус та.
Алар бергәләшеп төрле конкурсларда катнашалар, тәүге чыгышлары ятим балаларны сыендырган гаиләләр Ассамблеясында була, анда 3 урынны һәм «Әни принцессалар белән» призын яулыйлар, аннары республика форумнарында катнашалар, Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр. Былтыр һәм быел зур гаиләләре, туганнары белән «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» конкурсында катнашалар, беренче урынны яулыйлар.
Сүз уңаеннан, Лилиягә Чистай һәм Чистай районы буенча ятим балаларны сыендырган әти-әниләр клубын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ул «Бәхетле гаилә әлифбасы» һәм «Мәрхәмәтлелек арифметикасы» темалары буенча укуларда катнаша.
… Әлеге балаларга бүгенге бәхетле көннәренә килеп җитү өчен күпме тетрәнүләр узарга туры килүе берәүгә дә сер түгел. Һәрберсенең үз язмышы… Аларның үткәннәре эчендә йөрәге булган берәүне дә битараф калдырмый. Ачлы-туклы яшәүләр, ул вакытта янәшәләрендә булган якыннарының битарафлыгы, нәни йөрәкләренең куркудан дерелдәүләре…
–Кызларыгыз сезне үз әниләре булмавыгызны беләләрме? — дип Лилиягә күңелемдә булган авыр сорауны бирми кала алмадым.
–Мин аларга бу хакта сөйләү өчен уңайлы вакыт көттем. Әмма миңа кадәр бу хакта әйтеп өлгергәннәр иде инде. Мин аларга әниләренең алар белән була алмауларын, әмма Аллаһы Тәгаләнең миңа аларны бүләк итүен аңлаттым. Әниләрегезгә сезне миңа тудырып биргәннәре өчен рәхмәт дидем. Алар авыр кабул иттеләр, башта аңламадылар, бик елаштылар, әмма аннары минем белән килештеләр дип уйлыйм.
Мин үзем кечкенә чакта ук балалар йортыннан үткәндә андагы балалар турында уйлана идем. Хәтта Денис исемле малай белән дуслаштым да әле, рәшәткә аша аңа конфет-печеньеләр бирә идем, әнигә аны өйгә алып кайтыйк әле дип тә әйткәнем булды. Чит балалар булмый, һәрбер баланың бәхетле булырга һәм гаиләдә яшәргә хакы бар, — дип сөйли Лилия.
Әйе, гаиләдә генә кеше тулысы белән бәхетле була, чөнки анда аның турында кайгырталар, аңлыйлар, яраталар. Лилия үзе шундый күркәм традицияләрдә тәрбияләнә, шуңа якыннарына хөрмәте чиксез. Ни кызганыч, моннан дүрт ел элек Лилиянең төп терәге, газиз әнисе бакыйлыкка күчкән. Ә абыйсы Рөстәмнең вафатына 26 ел инде. Әтисе Наил абый, яраткан гаиләсе, абыйсының кызы Адилә, күпсанлы туганнары белән бергәләп алар нәсел җепләрен кадерләп саклыйлар, аны ышанычлы кулларга тапшыру өчен җиң сызганып тырышалар.
— Алма агачыннан ерак төшми. Алмагач мин булсам, алмалар минем балаларым, аларның кем булып үсүләре миннән тора. Аларны дөрес юлга юнәлдерү өчен барысын да эшләячәкмен, — ди Лилия үзе сыендырган кызларына бәхетле киләчәк юрап. Амин. Якты хыяллар тормышка ашсын, Үз әниләре назыннан мәхрүм калган сабыйларны кайнар куенында тибрәтеп, чын ана назы, гаилә бәхете бүләк иткән шәфкать иясе, олы йөрәкле Лилия Наил кызының бу батыр адымын Аллаһы Тәгалә үзе зурласын.
Наташа:
«Мин иң бәхетле кеше, чөнки минем яраткан гаиләм бар. Алар мине яраталар, ярдәм итәләр, кайгырталар. Мин гаиләмне бик яратам».
Элина:
«Мин бу гаиләдә яшәвемә бик шат.
Минем әти-әнием иң яхшылары. Аеруча үземнең газиз, кадерле әниемне бик яратам»
Алинә:
«Шундый гаиләм булу — зур бәхет. Мин әниемне бик яратам. Ул мине һәрвакыт тыңлый, киңәшләрен бирә. Рәхмәт, әнием!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев