Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл Ялан авылында гомер итүче Вәсилә апа Мөэминованың бар тормышы изге гамәлләрдән тора

Безнең илебездә ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә ел саен Әниләр көне билгеләп утелә. Кадерле, газиз әниләребез!

Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйм. Сезгә сәламәтлек телим. Балаларыгызга терәк булып, алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттэ яшәргә язсын. Гаиләнең йөрәге сез, иминлекнең терәге сез, һәркемнең иң кирәге сез. Авылыбызда яшәүче хөрмәткә лаек әниләр бик куп. Барысы турында да язып бетерү мөмкин түгел.

Бу язмам авылдашым Вәсилә апа Мөэминова хөрмәтенә булыр. Гомер узган саен артка борылып карыйсың да, үткән еллар, үткән юллар турында уйланасың. Вакыты-вакыты белән бала чакларыңны, мәңге кабатланмас кыз чакларыңны, ул гомернең үзенә генә хас матурыкларын исеңә төшерәсең…
Вәсилә апа күрше Кызыл Болгар авылында туа. Ләкин ун яшендә, 1959 елны кызчык әнисе белән Кызыл Яланга күченеп килә. Фатыйма әбигә авыл башында урнашкан кәнсәләрдә эш һәм тору урыны бирәләр. Кечкенә чагымда алар бүлмәсеннән күренеп торган күкеле сәгатьне күзәтә идем. Авыл очында аның яшендәге кызлар-малайлар күп була. Вәсилә апа, Рауза апа, Көмәйрә апа, Суфия апалар бергәләп Рәшидә апаларда җыелып уйный торган булганнар.
«Фәһима апа безгә бер сүз дә әйтми иде» дип исенә төшерде ул. Элек авыл кызлары 8 сыйныфтан соң сыер фермасына эшкә бара торган булганнар. Вәсилә апа да 15 яшеннән 2 ел сыер сауган. Үзенең беренче эш хакына тегү машинасы һәм киемнәр алып кигән. Мин үзем дә хәтерлим, ул вакыттагы кызлар берсеннән-берсе уздырып, биегрәк итеп чәчләренә прическалар ясыйлар иде. Бәйрәмнәрдә кызлар җыю гадәттә иде. Безгә дә җыелып утырганнары булды.

Ул бик актив булып кичәләрне оештырып үткәрә иде. Озын чәчле, чибәр, гел елмаеп, барлык кешеләр белән дә уртак сүз табып, сөйләшкәндә матур итеп көлеп җибәрә торган Вәсилә апа иде ул. Матур җырлый, очып бии иде. 7 класста укыганда ук чигәргә өйрәнгән. 15-16 яшьләрендә үзенең тегү машинасында тегә башлаган. Башкаларга да күлмәкләр тегеп биргән. Машинада ришелье чигеше белән тәрәзә пәрдәләре, кашагалар чиккән.

1971 елның февралендә алар авыл егете Хәким абый белән тормыш корып җибәргәннәр. Ул да елмаеп кына тора торган кара чәчле, кара кашлы, озын буйлы егет иде. Аны авыл халкы бик башлы диләр. Наладчик булып эшләгәндә механизмнарның кайсы җире ватылуын бер тыңлап караудан ук белә торган булган.
Вәсилә апа 20 ел буе авылыбызның почтальоны булып эшли. Бу 1986-2006 еллар. Шуннан пенсиягә китә. Почтаны Татар Талкышыннан алып кайтыр өчен башта колхоз атын җигеп йөри. Аннан соң үзләренең тайларын җигәргә өйрәтәләр. Авыл почтальонының эше бик авыр да, дәрәжәле дә эш иде ул. Авылның хәзерге кебек асфальт урамнары, такыр тыкрыклары юк иде бит.

Язын-көзен ул урамнар сазлыкка әйләнә иде. Аякта резин итек, авыр сумка. Кышкы салкыннарда толыплар киеп йөргәнен Вәсилә апа үзе генә беләдер. Почтальон сумкасы ничек авыр булмасын? Электрон формат, кесә телефоннары, интернет булмаган заманнарда фәрештәгә тиң иде бит алар. Һәр кеше берничә журналга, газетага языла иде. Халык бик яратып «Азат хатын», «Чаян», «Сөембикә», «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газета-журналлары ала иде. Сумкаларында хатлар, котлау открыткалары, посылка-бандерольләр, телеграммалар, түләү квитанцияләре, имза куеп ала торган судтан, военкоматтан килгән документлар һәм пенсияләр. Барысы өчен җавап кына биреп бетер!

Үзебез дә укудан кайтканда, почта бүлекчәсеннән бәйрәмнәргә матур открыткалар ала идек. Ә бүлекчәнең диварларына ук сеңгән, посылка-бандерольләргә мөһер сугар өчен кулланыла торган эретелгән сургуч исен кем генә хәтерләми икән?
Ул очрашкан саен «Минем яраткан кызларым кайткан» дип кочаклап алып сөйләшә иде…
Вәсилә апа белән Хәким абый Мөэминовлар берсеннән-берсе чибәр өч бала тәрбияләп үстерделәр. Беренче уллары Нияз. Ул җырчы, гармунчы, көрәшче, авыл сабантуйларында батыр кала, эретеп ябыштыручы булып эшли. Авыл халкына да бик ярдәмчел иде. Йорт-җирләрен бик матур итеп төзеде ул. Ләкин 2019 елда бу гаиләгә көтмәгәндә зур кайгы килде. Барысын да тирән хәсрәткә салып, ана йөрәгенә зур җәрәхәт ясап, аяусыз үлем аны якты
дөньядан алып китте.
Икенче уллары Гаваз хатыны Альбина белән Чистайда яшиләр. Ике бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары өйләнгән, кызлары югары белем ала. Бик матур яшиләр. Өченче балалары Гөлназ. Казан авыл хуҗалыгы академиясен кызыл дип­ломга бетерде. Бүгенге көндә финанс эшләре буенча җаваплы хезмәттә эшли. Сентябрьдә аның юбилее булып үтте. Ул әти-әнисенә һәм туганнарына, аларның балаларына бик ярдәмләшеп яши. Гөлназ әтисе белән әнисен үзенә Казанга алып китеп табиб­лар ярдәме белән дәвалап, тәрбияләп торды. Ләкин күптән түгел гаилә башлыгы Хәким абый каты авырудан савыга алмый дөньялыктан бакыйлыкка күчте. Алар бергә 53 ел гомер иттеләр!
Вәсилә апабызның шушы елның 1 июнендә 75 яшьлек юбилее булып үтте.
Вәсилә апа бик көчле, куйган максатларына ирешүчән, кешеләр белән яхшы мөгаләмәдә. Кая гына чакырсалар да, иренеп тормый ул. Казанда булса да, кайтып җитә. Пенсиягә чыккач дин белемнәрен үзләштерде. Биш намазын калдырмый, соңгы юлга озатканда да булыша.

Аның бик матур шөгыле бар. Ул кечкенәдән үк чиккән кеше, хәзерге заман чигү үрнәкләрен-алмаз мозаикасын кулланып та бик күп картиналар эшләгән. Аның бөтен өен шушы картиналар бизи, аларның саны 30дан артык. Кул эшләре күргәзмәсенә барырлык. Әле күпмесен бүләк итеп биргән. Аның аш-суга кулы ятып торганын ничек әйтмисең инде! Бу турыда миңа килене Алсу да сөйләде. Улы Нияз да әнисе пешергән җәймәләрен бик яратып ашый торган булган.

— Гөбәдияләре ашап туймаслык, ничек кенә тырышсак та, аныкы кебек булмый. Ул үзенең йөрәк җылысын кушып пешерә, аның кулы тәмле, — ди Алсу.

Алсу бу гаиләгә 19 яшеннән килде, кызлары кебек. Алисә белән Алинәне үстерешкән өчен каенанасына бик рәхмәтле. Зур рәхмәте Гөлназга. «Апа, сиңа нәрсә алып кайтыйм», — дип кенә тора икән.
Аларның 4 онык һәм 3 оныкчыгы бар. Алисә исемле онык­лары гаиләсе белән диндә. Ике уллары Сөләйман белән Ибраһим бик тәртипле балалар, ерактан ук исәнләшеп үтәләр.
Вәсилә апа! Бәйрәм белән сине. Бу көн синең өчен елмаю, җылы сүзләр һәм иң матур теләкләр белән тулсын. Балаларың үзләренең уңышлары, казанышлары белән шатландырып торсыннар. Мин сиңа күтәренке кәеф, шат күңелле булып калуыңны телим. Тормышыңның һәр минуты бәхет һәм шатлык белән тулы булсын. Сәламәтлек дигән байлыктан Аллаһыбыз аермасын.
Зөлфия Садыйкова.
Кызыл Ялан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев