Күңелләр тынычлык тели
Чистай Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе белән Мөслим авылы мәктәбендә очрашу кичәсендә булып кайттык.
Якты, иркен мәктәп бинасына килеп керү белән мәктәп елларым әйләнеп кайткандай, яраткан укытучыларымны, бик тә дус, бердәм булып укып йөргән сыйныфташларымны күргәндәй булдым. Укучылар, укытучылар белән бергәләп кояш нурларыннан балкып торган залга җыелдык. Мәктәп коллективы безне ачык йөз белән каршы алды.
Завуч Ләлә Нәкыйп кызы Сафиуллина бүген мәктәпкә кадерле кунаклар килүе турында әйтеп китте һәм сүзне мәктәп директоры Любовь Васильевна Шишковага бирде. Ул кунакларның килүенә бик шат икәнен, әлеге очрашуның бик әһәмиятле булуы турында фикерләрен җиткерде.
— Шушы очрашу безнең тарихыбызга да матур мизгел булып кереп калыр, — диде ул.
Очрашуга, мәктәп укучылары белән бергә авылда иҗат итүче шагыйрәләр, уллары хәрби операциядә булган әниләр килгән иде.
Олы йөрәкле, мәрхәмәтле әниләр өчен Дания Миңнегулова белән Фидания Бикмөхәммәтованың яраткан, йөрәк түреннән чыккан җырларын тыңлаганда күңелләр дулкынланмый калмагандыр. Чистай шәһәреннән килгән кунаклар — «Энҗеләр» берләшмәсе әгъзасы Хөрия апа Низамова белән Кояш Тимбикова премиясе лауреаты Розалия Шәйхетдинова күңел җылысын сыйдырган шигырьләрен бүләк иттеләр. Берләшмәбез башка шәһәрләрдә яшәп, иҗат итүчеләр белән дә тыгыз элемтәдә тора. Китапханәче Рузилә Хәмзина берләшмә әгъзаларының иҗат җимешләреннән торган бик матур күргәзмә тәкъдим итте.
Безнең берләшмәдәге талантлы авторларның иҗатларын районыбызда чыгып килүче «Чистай хәбәрләре» газетасында укый аласыз. Хәрби операциядә булган егетләребезгә посылкалар җыю, хатлар язу эшендә дә актив катнашабыз. Күңел түрендә йөрткән хисләрен шигырь юлларына салып, янәшәдәгеләрен сөендереп торучы кешеләр булу шатландыра.
Мөслим авылында да шигъри җанлы, сабыр, тыйнак шәхесләр гомер итә. Гөлүсә Галәветдинова, Энҗе Прокофьева, Айсылу апа Минһаҗева, Венера Мәхмүтова, Фәния Нуруллина, Ленар Хәбибуллин, Клара Миннекиевалар белән безне авыл китапханәчесе Гөлназ Әхмәтҗанова «Авылыбыз җәүһәрләре»ндә таныштырып үтте.
Мәктәп укучылары җирле шагыйрьләрнең шигырьләрен бик оста итеп сөйләделәр. Татар кызларына гына хас булган тыйнаклык белән халкыбызның милли бизәкләр белән чигелгән киемнәрен кигән кызлар бию башкардылар.
Бүгенге көндә Мөслим авылы егетләре махсус хәрби операциядә катнашып, безнең тынычлыгыбызны саклыйлар. Тәрбияле, тырыш, олы йөрәкле, курку белмәс, кыю уллар үстергән әниләр — Ләлә Яруллина, Фаилә Абдуллина, Раилә Шәмсетдинова, Лилия Ермолаева, Регина Мөэминова, Гүзәлия Вәлиева, Рәзинә Шәмсетдинова, Инга Шәмсетдиновалар алдында баш иеп олы рәхмәтләребезне әйтәбез. Илебездә тынычлык урнашып, Аллаһы Тәгалә балаларга гаиләләре, әти-әниләре белән шатлыклы очрашулар насыйп итсен!
Очрашудан әнә шундый изге уй-теләкләр, матур хисләр белән кайттык. Бүген барыбызның да йөрәкләре тынычлык дип тибә.
Розалия Шәйхетдинова, «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев