Кубас авылы үткәндә һәм киләчәктә
Кубас авыл җирлегенә Кубас, Иске Иванай, Байтирәк, Березовка һәм Утяково авыллары керә. Халык саны кими, « рәхмәт әйтегез әле. Бирегә автбус йөри, Яуширмәгә бөтенләй дә йөрми ләбаса!» дигән сүзләр дә ишетелгәли. Авылның ничек яшәвенә күз салыйк әле. Биредә әлегә автобус йөри бит!
Юлбасарлар һәм тыныч хезмәт кешеләре
Риваятьләр буенча, Кубаска нигез салучы Чулманда сәүдәгәрләрне талаган һәм аздан гына Робин Гуд булып даны чыкмаган Кубассов пиратлар юлбашчысы була. Кубаслыларга бу юрама ошый: җирле тарихта аның крепостной авыл түгел, ә ирекле, дәүләтнеке булуы ассызыклана. Ә авылның чын исеме революциягә кадәр Сергиевское дип йөртелә, ул Изге Сергий Радонежский хөрмәтенә шулай аталган була. Әмма, ни хикмәт, бу исемгә авыл «ияләшми. „ Әмма ни дисәк тә, 1710 елдан башлап авыл билгеле булганнан соң биредә һөнәрләр барысы да яхшы, кирәкле булалар. Элеккеге юлбасарлар игенчеләр, терлекчеләр, тукучылар, күнчеләр, итек басучылар булып китәләр, алтын җепләр белән чигелгән ефәк билбауларны Түбән Новгородка Бөтенроссия ярминкәсенә алып баралар.
Кубаста күпчелекнең коллективлаштыруны кабул итәргә теләмәүләре бер дә гаҗәп түгел: биредә кешеләр мул тормышта яшиләр һәм үз малларыннан колак кагарга теләмиләр. Авылда яшәүче, 1940 елда туган Нина Васильевна Лазарева әтисенең ничек итеп башта колхозга керергә теләмәве, аннары барыбер колхозга язылуы хакында сөйли. Ә менә аның булачак иренең әти-әнисенең һәм тагын алты гаиләнең бөтен нәрсәләрен талап алалар, үзләрен авылдан сөрәләр. Бабайлары мондый хурлыкка түзә алмыйча акылдан яза һәм төрмәдә вафат була. Шундый аяныч язмышка дучар ителсә дә, „Доброволец“ исеме алган колхоз тора- бара күтәрелә башлый. Кубаста эш яртучы, тырыш халык яши, шуңа күрә сугыш вакытында да терлек асраучылар ачлыкка тилмермиләр. Сугыш беткәч, Иванай белән берләшкәннән соң Ленин исеме алган „миллионер колхоз“ тауга менә башлый. Биредә социалистик хезмәт геройлары эшләгән сыер абзарлары, бозау фермалары, ат, сарык абзарлары күп була. Шулай ук алма бакчалары үсә, ә Чулман буенда — помидор, кавын, карбыз парниклары була. Куйбышев сусаклагычы төзелгәннән һәм яр буйларын су басканнан соң алар Байтирәк авылына күчерелә. Нина Васильевнаның кызы Татьяна Ивановна болай дип сөйли: „Шатлык, җанлылык хөкем сөргән колхозлар турында фильмнарны караганда моның чыннан да шулай икәнен тагын бер кат искә төшерәсең, ул вакытта бездә гүя канатлар үсә иде. Болар халык бергәләшеп үткәргән җыелышлар, анда барысы да тәмәке тарта, бәхәсләшәләр, нәрсәдер тикшерәләр… 7 ноябрьдә колхозчыларны сервизлар, самоварлар, акча белән бүләклиләр, санаторийларга җибәрә иделәр“. Колхоз рәисе 1955 елда Партия чакыруына җавап биргән Лидия Максимовна Паженкованы — „утызмеңенчене“ җылы сүзләр белән искә алалар.
Коточкыч фаҗига
Бөек Ватан сугышы тәмамланган елда Кубаста коточкыч фаҗига була, кино күрсәткәндә мәктәп яна. Аппаратурага түгелгән керосин кабынып китә. Билетсызлар йөрмәсен өчен запас ишекләр кадаклап куелган була. Янгын башлангач, тәрәзәләрне ватарга рөхсәт итмиләр: дәүләт милкен саклыйлар. Ә аннары соң була инде. Егерме биштән артык кеше янып үлә. Димәк, бәла һәрбер гаиләгә килгән дигән сүз. „Бер ир-ат барлык балаларны да ишеккә ташлаган, ә үзе янып үлгән“, — дип искә ала Нина Васильевна.
Кубас зиратында элек шушы янгында һәлак булучыларның барысының да исем-фамилияләре язылган каберлек һәм тәре тора иде. Ә аннары „барысын да чистарттылар, тәрене ясадылар, ә менә исемнәрне әле язмадылар“. Ә иң начары, әлеге исемнәрне хәтерләүчеләр бетә бара. Әгәр дә аны тиз арада торгызырга туры килмәсә, һәлак булучылар турында истәлек, авыл тарихының мөһим өлеше югалачак дигән сүз.
Кубас юлсызлыгы
Кайчадыр Кубаска баручы автобуска 40 тиен, Чистайдан Балык Бистәсенә йөрүче, Кубаска да тукталучы трамвайга 24 тиен түләгәннәр. Әлеге трамвайда Нина Васильевна Чистайга сөт сатарга йөргән.
— Ун литр сыешлы бидонда кайнатылган, шулай ук ун литрлы бидонда гади сөтне иртәнге биштә көянтә белән алып барам, ә сумкада ярты литрлы банка, алъяпкыч, җиңсәләр, ак яулык. Трамвай нәкъ менә чиркәү янында туктый. Ә түбән базарга көянтә белән барасың. Анда анализлар бирәсең әле, әчемәгәнме дип тикшерәләр, ярлык бирәләр. Минем сөтем әйбәт була иде, чиратта торып алалар. Сөтне сатып бетергәч, кибеткә барып, сайкалар, сыроклар, пирожкилар, казылык аласың… Тиз-тиз кайту юлына да кузгаласың, сәгать унынчыда трамвай кире китә… Курка-курка өлгерергә дип чабасың. Өйгә кайтып керсәң, сине команда (балалар) каршы ала, әле әллә нихәтле дуслары да өстәлә, — дип сөйли ул.
Болар барысы да үткәндә. Хәзер инде андый арзан бәяләр дә, ышанычлы көндәлек транспорт та юк. Кемнең үзенең машинасы, элеккегә караганда иркенрәк йөри билгеле. Әгәр дә машинаң юк икән, юл зур проблемага әйләнә. Хәзер автобус Кубаска көн аралаш йөри һәм ул шәхси кешенеке. Аңа иртән килеп, үз эшләрен бетергәч, кичне көтмичә, узгынчы машиналар белән кире кайтып киткән кешеләрне йөртүе отышлы түгел. Кешеләргә исә автобусның Чистайда берничә тукталыш кына ясавы, аны берәр тынычрак җирдә вокзалда яисә кафеда көтү мөмкинлеге булмау да уңайлы түгел. Ә таксистлар Чистайдан Кубаска кадәр 750 сум каералар.
Икенче авырлык — юл үзе. „Республика Татарстан“ газетасында 2002 елда басылган мәкаләдә үк юл „Кубасның төп бәласе“ дип атала. Хәзер исә Утяково карьерыннан вак таш ташучы авыр йөк машиналары да аны ватып бетерә.
Ел саен юлга ямау салына һәм ел саен ул уемтылар белән каплана. 2019 елда республика властьлары борылыштан алып авылга кадәр барлык сигез километрга да яңа асфальт салырга рөхсәт биргәннәр иде, әмма ковид килде дә, акча бетте. Шулай да киләсе елда иң проблемалы ике километрны ясарга вәгъдә бирәләр.
Каты су
Хәтта XVIII гасырда яшәгән крестьян Ф.Сидоров сүзләреннән язып алынган Кубас тарихында да кубаслыларның „эчә торган су эзләү буенча аерым сергә ия булулары“ искә алына. Бу сер аларга чыннан да кирәк була: биредә һәркайда су булса да, яхшыны, йомшакны табу җиңел түгел. Авыл карст токымнарында тора, хәтта Мәдәният йортын төзегәндә дә җир асты суларының якынлыгы тамаша залындагы акустикага тискәре йогынты ясый.
Күмәкләштерү чорында ук Нина Васильевнаның бабасы 24 метр тирәнлектә кое-казыган. „Анда су яхшы иде. Ул бәрәңге утыртмады, аның янына бөтен авыл халкы су алырга йөрде. Барысы да аннан су алгач, ул: көзгә берәр чиләк бәрәңге китерерсез, — дигән. Авыл советы аны моның өчен гаепли һәм бу коега төрле чүп-чар ташлый башлый. Һәм мондый су башка булмый“, — дип сөйли хатын-кыз.
Каты суда сабын һәм кер юу порошогы эреми, анда кер юу авыр, көнкүреш техникасы яраксыз хәлгә килә. Су басымы да җитми. Авыл җирлеге башлыгы Наталья Логинова сүзләренә караганда, 2025 елда Садовая урамында су башнясы куячаклар, торба үткәргечнең яртысын алыштырачаклар: „Проект әзер инде, эшләр яздан башланырга тиеш. 2026 елда дәүләтнең акчасы булса, бу су линияләрен төгәлләячәкләр“. Яңа су яхшы булырмы — әлегә билгеле түгел. Моннан тыш, коесыз хуҗалыкларда хәтта бакчага су сибү белән дә проблема бар, өйдән исәпләгеч буенча килгән су сибәргә туры килә.
Пенсионерлар һәм бакчачылар
Хәзер күпчелек пенсионерлар яши торган авыл пенсиядә яшәү өчен аз җайлаштырылган. Биредә пенсионерлар өчен ташламалы бәядән азык-төлек сатыла торган челтәр кибете юк. Чыгымнарны кире кайтару өчен бирегә азык-төлек алып килгән шәхси кибет тотучылар бәяләрне икеләтә арттыралар. Авыл кешеләре үзләре дә, әгәр алар ниндидер азык-төлек җитештерәләр икән, шәһәрлеләр белән чагыштырганда, бәяләрне киметмиләр. Биредә ипи белән сөтне һәрвакыт сатып алып була, Биләрдән яхшы он китерәләр, ә калганын Чистайдан алып кайту отышлырак.
Кубаста йортларны Әлмәттән, Бөгелмәдән, төньяктан кайтучы бакчачылар сатып ала. Аларны Чулман һәм балык тоту мөмкинлеге җәлеп итә. Бакчачыларны да борчый торган икенче проблема: авылда җәй көне су коенырга төшәргә яр юк һәм аны төзекләндерерлек акча да юк. Яр буйларын куаклар басып алган. Су коенучылар күрше Березовкага йөриләр, әмма, әлбәттә, Чулман буендагы авылның үз пляжы булырга тиеш.
Мәктәп һәм китапханә
Кубаста тулы урта мәктәпнең булмавы кешеләрнең шәһәргә күченү теләгенә турыдан-туры йогынты ясый торган проблема. Әгәр бала тугыз сыйныфны тәмамлап, алга таба укырга тели икән, аны көн саен Чистайга алып барырга туры киләчәк, ә андый мөмкинлек бөтен кешедә дә юк. Элек Кубаста тулы унъеллык мәктәп булган, анда өч йөздән артык бала белем алган. Хәзер алар — 38 (Иске Иванайдан да, Байтирәктән дә балалар китерәләр), быел беренче сыйныфка бер бала да кермәгән. Балалар бакчасына биш бала йөри. Алга таба авылны нәрсә көтә?
Аның каравы, хәзер Интернет ярдәмендә авылда элек беркайчан да булмаган укыту мөмкинлекләре бар. Кубас китапханәсе 2022 елда „Мәдәният“ программасы буенча грант откан һәм шәһәр халкын да көнләштерерлек төзекләндерелгән. Биредә 13 мең китап һәм бушлай шөгыльләнергә мөмкин булган компьютер гына түгел, ә „интерактив-сенсор китап“ та бар. Аның турында җентекле итеп китапханәче Алина Штурмина сөйләде:
— Бездә Милли электрон китапханәгә язылу бар һәм авылның һәр кешесе, әгәр ул минем китап укучым икән, кирәкле әйберләргә заказ бирә ала. Почта адресын калдыра һәм мин аңа электрон вариант җибәрәм.
Китапханәдә 550 кеше — Кубас авыл җирлегендә яшәүчеләрнең барысы да диярлек теркәлгән. Чынлыкта укучылар азрак, әмма рус классикасы, бакчачылык һәм сәламәтлек турындагы тармак әдәбияты, шулай ук хатын-кыз романнары һәм „Сибириада“ циклыннан китаплар уңыш казана.
— Лаеклы ялда булганнар кайчак киләләр дә: миңа электрон китап бүләк иттеләр, ә мин укый алмыйм, болай да күзем начар күрә, кәгазьгә бастырылганны алсам яхшырак булыр, диләр. Бер апа оныклары өчен триллерлар һәм детективлар ала», — ди Алина.
Уңайлы китапханә — очрашулар үткәрү, әңгәмәләр кору, иҗади һәм патриотик чаралар уздыру урыны.
Ни өчен кешеләр китә
Сөйләүләр буенча, кешеләр Кубастан «КамАЗ» (һәм аның белән бергә — Чаллы) төзелгәндә китә башлаганнар. Башта төзелешкә бер кеше киткән, аның артыннан икенчеләре ияргән. Кубаста яшь гаиләләр урнашкан ике катлы күп фатирлы йортлар уңышсыз булып чыккан. Бүген алар бушап калган диярлек. СССР таркалу белән авыл дан тоткан терлекчелек бөтенләй диярлек юкка чыккан, сыер һәм ат абзарлары яраксыз хәлгә килгән.
Кубаста эш бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Авыл җирлеге башлыгы Наталья Логинованың моңа үз фикере:
— Теләгән кеше һәрвакыт эш таба. Мин эремчек, сыр ясыйм, каймак аертам. Ике сыер, дуңгызлар, бозаулар, казлар, тавыклар асрыйм. Әгәр теләк булмаса, син эшләмәячәксең дә, терлек тә асрамаячаксың.
Наталья Сәетҗан кызының улы мобилизацияләнгән, өченче елын инде сугышта һәм Яңа ел алдыннан ул фронтка аңа һәм аның белән бергә хезмәт иткән иптәшләренә 13 тартма бүләк — каз, дуңгыз мае, түш ите, балык җибәргән… Авылда маскировкалау челтәрләре үрәләр, моның өчен Байтирәктән дә хатын-кызлар килә.
Шул ук вакытта теләге булганнар көн саен Кубастан вахта белән Алексеевск районы предприятиеләренә йөри алалар, анда савымчылар, терлекчеләр, каравылчылар кирәк. Авылда андый кешеләр бар. Вахта белән ике һәм өч айга эшкә китеп, акча эшләүче ир-егетләр дә бар. Ләкин авылның үзендә оештырылган эш тә, монда производство эшләтә алырлык эшмәкәрләр дә юк.
Кубаста эшләнгән
XVIII, XIX, XX гасырларда Кубаста авыл дан тоткан продукция җитештерелгән. Аңа хәзер дә ихтыяҗ бар. Менә бу үзенчәлекле балык, табигый эремчек, хуш исле көнбагыш мае, яңа пешкән икмәк, Нина Васильевна Лазарева бүләк иткән бик тәмле кабак согы кебек, нәкъ менә шушында ясалган дип әйтәсе килә. «Кубас кабак согы», «Кубас көнбагышы» — матур яңгырый. Кайчандыр авыл дан тоткан тукучылык белән хәзер Алексеевскида шөгыльләнәләр, ә күнчеләр якын-тирәдә юк шикелле. Бәлки, булыр әле…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев