Китереп биргән товарны тикшерү мәҗбүри
Зарарланган товар белән вәзгыятьне чишәргә белгечләр ярдәм итә
Телевизор сатып алдык, китергәннән соң аның экраны зарарланган булуы ачыкланды. Районыбызның бер авылында яшәүче шундый хәлгә дучар булган.
Үзенең тормыш иптәше белән бер ир-ат көнкүреш техникасы кибетендә кыйммәтле телевизор сатып алган. Сатучы сатып алучылар янында товарны, коплектацияне, тиешле техник документларны тикшергән. Товарның сыйфаты сатып алучыларны канәгатьләндергән, алар тиешле бәяне түләп, товарны машиналарына куярга уйлаганнар. Әмма төрелгән хәлдә телевизор җиңел машинага сыймаган. Шул чакта сатучы товарны тагын өстәмә акча түләп үзләре китереп бирергә тәкъдим иткән. Сатып алучы килешергә мәҗбүр булган. Икенче көнне товарны өйгә китереп, сатып алучыга тапшыралар, әмма ниндидер актка имза куелмаган була, товар кулланучы тарафыннан тикшерелмичә кабул ителә.
Шул ук көнне хуҗалар телевизорны көйләү өчен мастерны чакыралар. Телевизорны кабызганнан соң аның экраны зарарланган булуы ачыклана. Шул вакытта «Кем гаепле?» дигән сорау килеп баса.
Товарны китереп бирү тәртибе турында аңлатуларын сорап ир-ат Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына мөрәҗәгать иткән.
Белгечләр кулланучының сорауларына җентекләп җавап бирделәр.
— Товарны китереп бирү — өстәмә хезмәт күрсәтү һәм кибет аны таләп итәргә тиеш түгел, ә тәкъдим итәргә, сатып алучыга бәясе, китереп бирү шартлары һәм китереп бирү вакыты турында мәгълүмат бирергә мөмкин, — дип аңлата Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Светлана Саломеева. — Закон товар китереп бирүчене йөкне яисә багажны югалту, тулысынча булмау һәм зарарлану (бозылу) очраклары булганда җаваплылык турында кисәтә. Китерелгән зыян китереп бирүче тарафыннан товарның бәясе күпмегә түбәнәюгә карап, ә зарарланган товарны төзәтү мөмкинлеге булмаганда аның бәясе күләменә карап түләнә.
Әмма әлеге очракта китереп бирү турында килешү төзелмәгән, ә китерелгән товар тикшерелмичә кабул ителгән.
— Телевизорның бозылган механизмын вакытында күрмәгән кулланучы белән территориаль орган белгечләре ярдәмендә бәхәсле хәл тыныч хәл ителде. Сатучы товарны кире кабул итте һәм сатып алучыга товарның ярты бәясен кире кайтарды, — дип билгеләп үтте Светлана Саломеева.
Кулланучыларга мондый хәлгә юлыкмас өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк
• кибеттә товарны китереп бирүне рәсмиләштергәндә һәм акча түләгәндә китереп бирелмәгән товар өчен накладнойга кул куймагыз;
• китереп бирелгән товарны кабул иткәндә аны яхшылап тикшерегез. Әгәр дә күренеп торучы зарарланган җире очраса, бу хакта кабул итү-тапшыру актында күрсәтергә, товарны кибеткә кире кайтарырга һәм аны алыштыруларын таләп итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев