Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кешеләрне сөендереп яшәгез!

Кешенең иң зур байлыгы — аның сәламәтлеге. Авырап киткәндә аның кадере тагын да арта, сәламәтлекнең никадәр кирәкле булуын тагын да ныграк аңлыйсың… Ярый әле шул вакытта ярдәмгә чакырырдай кешеләр, ак халатлы шәфкать ияләре — ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләребез бар дип сөенәбез.

Тормыш булгач, төрле хәлләр килеп чыга, авыру дигәннәре дә көттереп тормый шул. Аеруча өлкән яшьтә… Безгә дә тормыш иптәшем өчен ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга туры килде. Бәхетебезгә, ул бик тиз, санаулы минутларда килеп җитте. Ачык йөзле, мөлаем хезмәткәрләр Илдар Пулман улы Газизов һәм Ирина Юрьевна Ромованы күргәч, күңелгә җылы кереп китте, сораулы карашларыбыз аларга юнәлде… Ә алар безне тынычландырдылар авыруны бик яхшылап, игътибар белән карадылар, тиешле ярдәм күрсәттеләр.

 Әлеге язмабызда әнә шушы игелекле һөнәр ияләренә олы рәхмәт сүзләребезне, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сәламәтлек, тынычлык белән гомер итегез, авыр, әмма игелекле хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын. Һәрчак шулай кешеләрне сөендереп яшәгез!

Вафиннар гаиләсе, Чистай шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев