Керем аласы килгән, әмма миллионга якын акчасыннан колак каккан
Чистайда яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз полициягә мошенниклык турында гариза яза.
Зыян күрүче Телеграм каналда бер ир-ат белән танышуы, аның актив аралашуы, үзе турында сөйләве һәм хәтта шәхси очрашуга килергә теләве турында хәбәр итә. Берничә көннән әлеге ир-ат бер платформада инвестицияләр белән шөгыльләнүен әйтә, әлеге ханымга да югары керем вәгъдә итеп, бу эшкә кушылырга тәкъдим итә. Озак та үтми әлеге хатын-кыз белән аның «танышы» элемтәгә чыга, янәсе бу тәҗрибәле инвестор. Ул аңа платформада теркәлергә, верификация үтәргә ярдәм итә, 250 доллар күләмендә беренче взносны кертергә үгетли.
— Хатын-кыз «уңышлы килешүләр»нең скриншотларын күрә, озакламый керем аласына ышанып, криптовалюталы опеацияләрдә дә катнаша. Әмма саллы сумма керткәннән соң мошенниклар аңа экран демонстрациясен кабызуын үтенәләр һәм шул вакытта аның счетыннан бөтен акчасын урлыйлар, — дип сөйләделәр Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте бүлегендә.
Үзенең алданганлыгын аңлап, ул инвестицияләр турында мәгълүматлы танышы ярдәмендә акчасын кире кайтарырга тели. Әмма счетта бары тиеннәр генә калган була. Гомуми зыян 930 000 сум тәшкил итә.
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек тикшерүчесе РФ ҖК 4 бүлеге, 159 маддәсе буенча җинаять эше ачты («Мошенниклык»).
Полиция кисәтә: интернеттагы финанс тәкъдимнәре белән сак булыгыз! Мошенниклар еш кына гарантияләнгән табыш белән «җиңел акча» яисә «файдалы инвестицияләр» тәкъдим итәләр. Акчагызны салыр алдыннан белгечләр белән киңәшегез яисә бу өлкәдә белемегезне арттырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев